news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иренә пычак кадаган да йокларга яткан» – Эчеп йөргән ирен үтергән хатынны хөкем итәләр

news_top
«Иренә пычак кадаган да йокларга яткан» – Эчеп йөргән ирен үтергән хатынны хөкем итәләр
"Татар-информ" архивы

Башкортстанның Нефтекама районара тикшерү бүлеге биредә яшәүче 41 яшьлек хатынга гаепләү белдергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 19 июньдә бу хатын 36 яшьлек ире белән талаша. Ул ирен хәмер эчү белән мавыгуда гаепли. Аннары хатын пычакка ябыша, иренә берничә тапкыр кадый. Яраланган ир ваннага кереп бикләнә. Хатын исә йокларга ята.

Иртәнге якта хатын ванна йозагын ватып ача, иренең үлүен күреп ала. Ул хокук саклаучыларны чакыра. Башта, ирем үзенә-үзе кул салды, дип сөйли. Ләкин ирнең аркасында да пычак белән яраланган эзләр була. Бу яраны ул үзенә-үзе ясый алмас иде.

Әлеге фаразны судмедэксперт раслый. Дәлилләр туплангач, хатын гаебен таный. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар