Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында хатын-кызларга киңәш язды.
«Ирегезне тәрбияләүдән баш тартыгыз. Ирегез хаклы булып чыкмаса, аны битәрләмәгез, бер-берегезне җиңүче яки җиңелүче итеп билгеләмәгез, кеше хатасын санап тормагыз.
Кешене тәрбияләү, үзгәртергә маташу – начар фикер.
Күңелгә ятышсыз сүзләр авыр тәэсир калдыра.
Аны ничек яратуыгызны гына әйтегез», – дип киңәш итә хәзрәт.