Төн уртасы якынлашып килә. Ә мин бүлмәдә хатынымның кайтканын көтеп утырам. Тугыз яшьлек кызым Сөмбел әнисенең кайтканын көтеп җиткерә алмады, бүлмәсендә «мес-мес» килеп, тәмле итеп яклап ята. Әмма минем уйларым бик моңсу һәм төшенке. Әле бер ел элек кенә безнең гаилә тормышыбыз бәхетле, гамьсез һәм тыныч иде. Мин заводта инженер булып эшләдем, хатыным – хисапчы, сау-сәламәт, шат кызыбыз үсеп килә.
Ләкин мин эшләгән завод ябылгач, барысының да асты-өскә килде. Мин эшсез калдым һәм хатын җилкәсендә яши башладым. Эш табарга күпме тырыштым, шалтыратмаган таныш-белешем калмады, барысы да, шалтыратабыз, дип әйтәләр дә, җир йоткандай юкка чыгалар. Берсе дә шалтыратмый. Хәтта таксист булып эшләр өчен дә үз машинаң булу кирәк, ә без әле машина алырлык акча җыймаган идек. Акча коточкыч дәрәҗәдә җитмәде. Җыеп барган акча да судай акты. Хатыным Дилә кулыннан килгәнчә гаиләне тартты, теләсә нинди өстәмә эшкә алынды, өч фирмада исәп-хисап алып барды. Ә ашарга пешерәм, эш эзләп, сөйләшүләргә йөрим һәм кичләрен хатыным кайтканны тәрәзәдән карап көтәм.
Ә ике ай элек хатынымның тормышында башка ир пәйда булды. Мин моны сиздем. Дилә өйгә төн уртасы җиткәндә генә кайта башлады, кайвакыт исерткеч эчемлек исе дә килгәли. Әгәр элегрәк шимбә көннәрендә генә эшләсә, хәзер исә аны еш кына якшәмбе көннәрендә дә «эшкә чакырта» башладылар. Мине үзе янына якын җибәрмәскә дә төрле сәбәпләр табып кына торды. Белмим, әгәр ул вакытта барысын да уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшкән булсак, бәлки әле, нәрсәне дә булса саклап та калып булыр иде. Барысы да җайланыр, көйләнер, дигән өмет бар иде, әмма без сөйләшмәдек. Минем Диләм – бик чибәр, уңган һәм сабыр хатын-кыз. Иде. Ә хәзер ул – салкын һәм чит... Кайвакытта ул өйдә бары тик үз вазифаларын гына башкара, ә чын тормыш белән кичләрен өйгә кайтканчы яши кебек тоела.
Ул төнне ул беренче мәртәбә өйдә кунмады. Дөрес, шалтыратты анысы.
«Илдар, мине көтмә, яме. Безгә күпмедер вакыт аерым яшәп торырга кирәк. Соңыннан әйбәтләп сөйләшербез. Сөмбел синең белән торыр инде, яме?» – диде.
Һәм шуның белән – шул! Бергә яшәгән 10 ел заяга узган кебек тоелды. Күңелгә шулкадәр авыр булды.
«Әти, әни безне ташлап киттеме?» – дип сорады иртән кызым.
«Юк, кызым. Без еш ызгыша башладык, шуңа бераз аерым яшәп торырга кирәк», – дидем.
«Әти, әни безгә хыянәт итте. Мин аның бер абый белән машинада үбешеп утырганын күрдем. Минем, сиңа әйтеп, кәефеңне бозасым килмәде...» – диде Сөмбел, чын олыларча. Кызым бу вакытта чыннан да күпкә олыгаеп киткән кебек тоелды миңа.
Кызымның чәчен үрү шундый проблема булыр дип, башыма китереп карамадым. Сөмбелнең чәчләре озын, куе, кап-кара. Ә Дилә һәр иртә аларны бик пөхтәләп, тип-тигез итеп үреп куя иде. Ә мин булдыра алмадым. Йокысыз һәм борчулы төннән соң, кулларым калтыранды. Ә Сөмбел моны бик җайлы гына хәл итте: дәресләрдән соң кыска чәч белән кайтып керде. Ә толымы пакетта ята иде...
Безнең өйдән ерак түгел генә бер чәчтарашханәдә минем туган апа эшли, Сөмбел, шуның янына кереп, хәлне аңлаткан икән.
Мин диванга утырдым да, ике куллап башымны тоттым. Ир-атлар еламый, ир-атлар кайгыра гына. Безнең нәни Сөмбелебез бер төн эчендә зур кызга әйләнде.
Ә соңыннан телефон шалтырады. Дустым Мансур икән.
«Сәлам, «хуҗабикә»! Нәрсә, ашың пешеп өлгердеме әле? Бер сәгатьтән сине үзем эшләгән фирмада көтәм. Шефның синең белән күрешәсе килә», – ди бу миңа.
«Әй Мансур, анда килеп йөрерлек хәлдә түгел әле мин, кәеф тә, теләк тә юк. Аннан мин әллә нихәтле җиргә барып карадым инде, барыбер танышларын яки «блат» белән генә алар», – дидем.
«Илдар, син аңламыйсыңмы соң? Мин синең өчен сорадым, бүген син – «блатной». Башыңны эшләт. Әйдә, елак малай кебек киреләнеп торма, яме! Иртәгә сиңа иртәнге тугызга гараж кабул итәргә!» – дип, мин ык-мык килеп торганчы кызу-кызу гына әйтеп тә бирде.
Мондый шалтыратуны 1 ел көттем бит мин!
«Рәхмәт, Мансур дус!» – дидем.
«Син нәрсә, бәхетеңнән телсез калдыңмы әллә анда? Рәхмәтне нишләтәсен үзең беләсең. Беренче хезмәт хакыннан синнән – шашлык. Кызларыңны да үзең белән алырга онытма», – дип көлде Мансур.
Мондый дуслар булганда яшәргә була икән әле!
«Кызым, мин иртәгә эшкә барам», – дигән гап-гади сүзләрне озак әйтә алмый йөрдем.
...Ә шашлык искиткеч тәмле булды. Кызым Сөмбел белән генә. Диләсез.
Сөмбел, гадәттәгечә, җәйгә Диләнең әти-әнисе янына авылга кайтып китте. Ә мин, ниһаять, вакытымны да, көчемне дә кызганмый эшләдем.
Берсендә кич хатыным килеп керде. Мин үзем генә түгел идем.
«Мине бигрәк тиз оныткансың икән», – диде Дилә.
Шулай да хатын-кыз кызык инде ул. Аның безне ташлап башка ир-ат янына чыгып китүе – гадәти хәл икән. Ә ул киткәннән соң ничә ай үткәч минем өйгә яңа хатын-кыз алып кайтуым ярамады, янәсе, «бик тиз тынычланганмын». Боларын эчемнән генә уйлап куйдым.
«Әйе, тынычландым», – дидем, берни булмагандай.
Хатыным борылды да фатирдан чабып диярлек чыгып китте.
«Дилә, ачкычларны ишек янында калдырсаң да була!» – дип калдым артыннан.
Әмма көзге алдында ачкычлар юк иде.
Көз якынлашып килә, 1 сентябрь. Кызым белән телефоннан сөйләшкән саен, Сөмбел «әни белән яшим» дип әйтер дип, бик курыктым. Бу турыда сөйләшүне мөмкин кадәр сузып килдем. Сөмбел үзе шалтыратты.
«Әти, син мине кайчан килеп аласың? Минем мәктәпкә форма, киемнәр аласы бар. Әби әйтә, җәй көне мин үсеп киткәнмен, киемнәрем кечерәйгән, ди», – диде кызым.
Кызыма киемнәр алырга барганда, Диләне дә чакырдык. Үзем генә барырга әллә ничек, дөрес әйбер ала белмәм, дип уйладым. Ә кызым бик сөенде. Менә элеккеге кебек, өчәүләп, сәүдә үзәгендә кибетләрдә йөрдек. Сөмбелне баштанаяк киендерәсе иде, ул чыннан да ничә ай эчендә тартылып, үсеп киткән. Бәхетле әни белән кыз әллә никадәр кием киеп карады. Пакет-пакет итәк, күлмәк, блузка, туфлиләр алдык. Аннан мәктәп букчасын дәфтәр, ручка-каләм, буяулар белән шыплап тутырдык. Кичкә Сөмбел тулысынча әзер иде инде. Әле ярый җәй буе акча туплаганмын. Алҗып-арып, үзебез яраткан кафега кереп утырдык. Читтән карап торганда, без бәхетле, дус-тату гаилә кебек күренгәнбездер. Әмма Диләнең эчтән дулкынланганы, борчылганы сизелеп тора. Кайчандыр мин яраткан чибәр йөз артында бөтенләй чит хатын-кыз яшеренеп торганын бик яхшы аңлыйм һәм сизәм. Хатыным хушбуен да үзгәрткән, чәчләреннән башка ис килә, хәер, ул хәзер чит ир белән йоклый бит...
1 сентябрьдә эштән иртәрәк киттем. Ә өйдә кызган май һәм сарымсак исе килә, димәк, Дилә без яраткан борщны пешергән. Кызым белән икебезгә бер кәстрүл бәрәңге боламыгы һәм бер таба тутырып кәтлит тә әзерләгән. Сөмбел белән безне инде 2 ел беркемнең дә болай иркәләгәне, тәмле ашатканы юк иде.
Бу гаилә бәйрәме бик күңелле узды. Кызым, бик мавыгып, дуслары, партадашы, укытучысы турында сөйләде. Ә соңыннан кинәт кенә тынып калды һәм әнисенә күтәрелеп карады. Бераз тынып торганнан соң: «Әни, син гелгә кайттыңмы?» – дип сорады.
Аның бу соравында шулкадәр өмет иде. Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.
«Юк, кызым. Әниең тагын бераз утыра да үз өенә кайтып китә. Аның хәзер башка өе бар», – дидем. Бу сүзләрне икеләнерлек урын калдырмыйча, нык әйттем, әмма йөрәк әрнеде.
«Әни, әйдә серләшеп алыйк», – дип елмайды Сөмбел, әнисенә карап.
Кызлар Сөмбелнең бүлмәсенә кереп китте. Кызыма әни җылысы җитмәгәнен бик яхшы аңлыйм. Мин аның өчен кулымнан килгәннең барын да эшлим, әмма мин – ир-ат бит...
Хатыным кызым бүлмәсеннән ике сәгатьтән соң чыкты. Шушы вакыт эчендә мин тын алырга да куркып утырдым. Кызым әнисе белән озаграк сөйләшсен, серләшсен...
«Сөмбел тезләремдә йоклап китте. Тезләремә борынын төртте дә елады. Аны чәчләреннән сыйпадым һәм сулык-сулык килүдән җилкәләре селкенеп куйганын сиздем. Эх, нәрсә эшләдек соң без?» – диде Дилә.
«Шулай да, хатын-кыз – бик кызык җан иясе инде. Нишләп БЕЗ соң әле ул?» – дип, эчемнән генә уйлап куйдым.
«Сезнең монда шундый рәхәт, җылы. Ә мин яшәгән өйдә җил уйнап тора. Мин хәтта анда кызымны да алып килә алмыйм. Өемнең монда икәнен беләм, әмма кире кайта алмыйм. Илдар, кума мине...» – диде Дилә.
Бу сүзләрдән соң хатынымны кочып аласым, күзләреннән, иреннәреннән үбәсем килде. Әмма бу – беренче хисләр генә иде. Мин телефонны алдым да такси чакырттым. Ә соңыннан хатынымның таксига утырып киткәнен тәрәзәдән карап тордым.
Дөньядагы иң газиз, изге әйберсен саткан – хыянәт иткән кешегә кабат ышанып буламы соң?