Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирен көткән Ләйсән: «Телефон шалтыраганда, балалар: «Әни, бу әтидер», – дип йөгереп килә»

news_top_970_100
Ирен көткән Ләйсән: «Телефон шалтыраганда, балалар: «Әни, бу әтидер», – дип йөгереп килә»

Алабугадан мобилизацияләнгән Илдарның (исеме үзгәртелде) хатыны Ләйсән өйдә 2 баласы белән калган. Илдар инде берничә ай махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти. Гаилә тарихын "Новая Кама" район басмасы яза. 

Ләйсәннең тәрәзә төбендә замиокулькас – «хатын-кыз бәхете» гөле үсә, аны 10 ел элек тормыш иптәше бүләк иткән булган.

Ләйсән белән Илдар 2010 елда таныша. 1 елдан соң, егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. 2013 елда – кызлары, тагын 3 елдан уллары туа. Гаилә ипотекага фатир ала. Ремонт ясау һәм машина алу хыяллары белән янып йөргән вакытта, гаилә башлыгы мобилизациягә эләгә.

Көтелмәгән хәл булды. Башта шок хәлендә идем. Аннан соң ирем Казанда җыю пунктында булды, һәр ял саен кызым белән Казанга барып йөрдек. Анда бару мөмкинлеген биргән өчен, район башлыгына рәхмәтлебез, – дип сөйләгән Ләйсән.

Хәзер ул тормыш иптәшенең шалтыратуларын көтеп яши.

Телефон шалтыраган саен, балалар: «Әни, әни, бу – әти шалтыратадыр», – дип йөгереп килә. Барыбыз да көтеп яшибез. Эштә, өйдә, ял көннәрендә, эш көннәрендә – бервакытта да телефонны кулдан төшермим. Илдарның һәр шалтыратуы безнең өчен мөһим, – ди хатыны.

Кызлары Лилия әтисенә хатлар яза, уллары Ильяс танк һәм медаль рәсемнәрен ясый. Балаларның иҗатын әни кеше посылка белән әтиләренә җибәрә. Ләйсән иренә һәм аның хезмәттәшләренә кирәкле әйберләрне дә җыеп җибәргән. Мастер-класс узып, окопта яна торган шәмнәр ясарга өйрәнгән.

Хатын-кыз сүзләренчә, район җитәкчелегенең булышуы да төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә.

Һәр әни, хатын, бала янына уллары, ирләре, әтиләре кайтсын иде. Аларны көткән һәркем көчле булырга тиеш. Һәр хатын-кызга Аллаһы Тәгалә бәхет бирсен, – дип тели ул.

Илдарның улы быел балалар бакчасын тәмамлый. Бу бәйрәмдә һәм тәүге тапкыр мәктәпкә барганда әтиләре яннарында булыр, дип өметләнәләр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 март 2023
    Исемсез
    Рэхмэт фэрештэлэре Кин колачларын жэеп рэхмэтеннэн ташламасын иде берук.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100