Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирен чабарса, нишләргә?

Ирен чабарганда, вирусны әйләнә-тирәдәгеләргә ияртмәскә тырышыгыз.

news_top_970_100
Ирен чабарса, нишләргә?

Ирен чабару — герпес авыруы һәркемгә иярергә мөмкин. Ирен читендәге сулы куыклар бик каты кычыта һәм әчетеп тора. Дәваламасаң, ул башка кешеләргә дә иярергә мөмкин. Шуңа күрә герпесны мөмкин кадәр тиз арада дәвалый башларга кирәк. Шул уңайдан  Вести. Медицина сайтында чыкты.

Гадәттә, герпес салкын тигәннән чыга диләр. Ләкин бу авыруны вирус китереп чыгара. Ул грипп вирусы белән бәйле түгел. Без вирусның төрләре, аның ничек килеп чыгуы турында язып тормабыз. Бары шунысын гына аермачык әйтеп китик: кешенең иммунитеты көчсезләнгәндә, организм вируска каршы тора алмый һәм ирен чабарып чыга.

Герпес башланганда ирен кырые ярылып китәргә, сулы куыклар барылыкка килергә мөмкин. Аларның диаметр 1–4 мм була ала. Бу яралар атналар буена төзәлми, кычыта һәм әчетә. Кулга ияреп, вирус тәннең башка урыннарына да күчәргә мөмкин.

Ирен чабарганда вируска каршы препаратлар эчәргә кирәк. Моның өчен табиб белән киңәшеп, бары тик ул кушкан даруны гына алырга кирәк. Әгәр вакытында дәвалый башласаң, герпесны тиз арада бетереп була. Хәтта берничә сәгать эчендә дә герпестан арыну мөмкин. Тик башлангыч стадияне уздырып җибәргән очракта, герпесны дәвалау атналарга сузылырга мөмкин.

Ирен чабаруны дәвалау өчен халык чаралары да бар. Мәсәлән, алоэ гөленең согы ярдәм итәргә мөмкин. Гөл ботагын кисеп алып, чабарган урынга шуның согын сыгып чыгарырга, яки яфракны куеп торырга була. Пластырь белән беркетеп, яфракны чабарган урынга төн буена куеп калдырсаң да ярый.

Пихта мае белән дә шундый ук процедура ясарга була. Пихта мае сыланган пластырьны ун минуттан артык тотмау хәерле.

Сырганак (облепиха) мае да ирен чабарганда дәваларга ярдәм итәргә мөмкин. Аның составындагы органик кислоталар, каротонидлар һәм витаминнар төрле яраларны дәвалау өчен бик файдалы. Сырганак мае герпес башланып, сулы куыкчыкларның урыны кутырлагач аеруча яхшы ярдәм итә.

Чабарган урынга чәй агачы эфир маен сөртеп куярга да була. Аны көнгә берничә тапкыр сөртергә кирәк. Куыклардан соң барлыкка килгән кутырны чәй агачы эфир мае белән майлап торсаң, тизрәк төзәлә.

Кутырлаган урынга сарымсак кисәге куйгалап алсаң, яралар төзәлү җиңеләя. Аны көненә 6–7 тапкыр өч тәүлек дәвамында куллану хәерле.

Герпес чыкканда кара чәй, теш пастасы, бал сылап куярга да мөмкин.

Сырганак мае, алоэ һәм каланхэое сокларын бергә кушып файдаланып, кутырлаган урыннарны тизрәк төзәтеп була.

Ләкин халык чараларын кулланганда да, вируска каршы препаратлар һәм майлар да файдалану кирәк.

Герпес белән авырганда шоколад, тәмләткечләр, чикләвек, майлы һәм борычлы ризыклар, алкоголь, помидор, куе чәй, кофе, баллы ризыклар ашарга ярамый. Бу вакытта чи яшелчә, диңгез продуктлары, сөт продуктлары, майсыз ит, суган һәм сарымсак, үлән чәйләре куллану хәерле.

Ирен чабарганда, бу авыруны әйләнә-тирәдәгеләргә ияртмәс өчен тырышырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100