news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирен бер сугуда үтергән хатынны тотканнар

Хатын иренең мәетен ишегалдындагы сарайда җиргә күмеп куйган.

news_top
Ирен бер сугуда үтергән хатынны тотканнар
Башкортстанның Уфа районында яшәүче хатын ирен үтерүе турында үзе әйтергә мәҗбүр булган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

10 майда бу хатын ире белән талашкан. Шуннан соң ул, пычак алып, иренә бер тапкыр суккан. Ир шул ук мизгелдә үлгән. Хатын иренең мәетен ишегалдындагы сарайда җиргә күмеп куйган.

20 майда 43 яшьлек ир югалу турында полициягә күршеләре мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр бу җинаятькә ирнең хатынының катнашы булуын ачыклаган. Җыелган дәлилләр йогынтысында, хатын ирен үтерүе турында әйтергә мәҗбүр булган. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар