«Ирең белән мөнәсәбәтләрең ничек, дип сорыйсыз»: Гөлназ Батталова Россиягә кайткан
Америкада яшәүче җырчы Гөлназ Батталова, ике баласын алып, шушы көннәрдә Россиягә, туган шәһәре Чаллыга кайтты. Кызы Эмманы балалар бакчасына бирергә дә өлгерде. Гөлназның сторисларын актив күзәтеп баручылар артистка шәхси тормышына кагылышлы сораулар юллый башлаганнар икән.
«Директымда сораулар бик күп килә. Ирең белән мөнәсәбәтләрең ничек, бөтенләйгә күчендегезме әллә, дип сорыйсыз. Ирем белән барысы да яхшы. Әйе, ул безнең белән кайтмады, мин монда ялгызым гына, балаларым белән кайттым. Без Чаллыга күченмәдек, элеккечә үк Америкада яшибез. Без кунакка, дүрт айга кайттык. Июль ахырында бертуган энемнең туе. Ул минем өчен бик якын. Энем кечкенә чакта ук аның туенда кунак булырга хыяллана идем. Еракта яшәвемә карамастан, мин бу мизгелне калдыра алмадым. Энемнең туена минем ирем дә кайтачак.
Узган ел мин, Николас белән авырлы булу сәбәпле, кайта алмаган идем. Быел кайта алдык. Косметологларга йөрергә , массажлар алырга җыенам. Америкада бу бик кыйммәт һәм яхшы белгечләр табуы да авыр.
Моннан тыш мин якыннарым, дусларым белән очрашырга җыенам.
Минем дустым Линараның безгә килүе дә бик уңайлы булды. Без Россиягә алар белән бергә очтык. Ялгызым гына ике бала белән юлга чыгарга кыймпас идем», – дигән Гөлназ.