Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирең алдында сексуаль булып күренү өчен 9 киңәш

Социаль челтәрләрдәге «Психология» сәхифәсендә хатын-кызларны сексуаль булу серләренә өйрәткәннәр.

news_top_970_100
Ирең алдында сексуаль булып күренү өчен 9 киңәш

1. Хатын-кыз чәче белән уйнап торса, ир-атларга бу күренеш ошый. Бигрәк тә чәчне җыйганда керешне яки заколканы авызыңа кабып торсаң, моны көчле җенес вәкилләре бик сексуаль момент дип табалар.

2. Югары киштәдән әйбер алу өчен аяк очына басу шулай ук читтән сексуаль булып күренә икән.

3. Тар чалбар яки итәк киягә маташып, сикергәләп алу – сексуаль булуның тагын бер сере.

4. Өй буйлап пижама яки иреңнең футболкасын, күлмәген киеп йөрү аларга ошый.

5. Хатын-кызның җылынасы килеп, ире кочагына сеңеп телевизор каравы, йоклап китүе көчле затларның күңеленә хуш килә.

6. Аның эше тыгыз булганда тәненең ачык урыннарына кулың белән кагылу – монысы мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрү өчен бер ысул.

7. Кулың белән аның күкрәгенә кагылу ир-атларга ошый.

8. Ир-атның күзенә карап торган арада иренеңне тешләп кую сексуальлек билгесе булып санала.

9. Мультфильмдагы Шрэк мәчесе күзләре белән, ягъни күзләрне зур итеп ачып, аңа матур итеп карап тору да ир-атларга ошый. Мондый хатын-кызны ничек яратмыйсың, ди?

Ә ирләр үзләре бу киңәшләр белән килешәме икән соң? Аларга нинди хатын-кыз сексуаль булып күренә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100