Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремнең яңа хатыны балаларымны миңа каршы котырта...»

news_top_970_100

Әнисә, үпкә яшьләрен сөртә-сөртә, балалары белән соңгы сөйләшүне искә төшерде. Озакламый, алар кайтырга тиеш, ә аның үз балаларын күрәсе килми. Гап-гади хәл: аерылышканнан соң, ире «ял көннәре әтисе»нә әйләнде һәм әллә нидә бер балаларны үзе янына алып китә башлады. Ә соңыннан Айдар аларны үзенең яңа яры Эльмира белән таныштырды. Ә тегесе шундук аларның дус кызына әйләнде дә куйды. Әмма Әнисәнең җанына тигәне бу гына да түгел иде.

Һәрвакыттагыча, «үзе турында чын дөреслекне» сөйләгән «изге җаннар» табылып кына торды. Элекке иренең яңа хатыны бөтен кешегә Әнисәне «начар әни» дип сөйләп йөргән икән. Имеш, балаларын карамый, алар белән шөгыльләнми, сәламәтлекләрен кайгыртмый, алимент акчаларын үзенә генә тота икән...

Әнисәнең туганнан туган апасы Илсинә шул Эльмира белән бер оешмада эшли. Һәм берничә ай элек Әнисә янына килеп, яңалыклар сөйләде. Тик аннан бер дә шатланмады һәм нәрсә эшләргә дә белмәде. Сеңлесен якларгамы, әллә тагын яңа нечкәлекләрне белешергәме?

«Ярар, юкка борчылма әле, Әнисә. Сине ул җилбәзәкнең эшендә чуртым да белми, хәтта очрата калсалар да, игътибар итмәячәкләр, танымаячаклар. Ә син ничек теләгән идең соң, Айдар бөтен кешегә дә сине мактап йөрер дип уйлаган идеңме?» – диде апасы Илсинә.

«Ярар инде ул, Айдар мине бөтен кешегә «кабәхәт» дип сөйләп йөри. Әмма теге чәчби? Минем балаларга кем соң ул шулкадәр? Имеш, мин аларны начар тәрбияләгәнмен, аларны карамыйм, алар белән шөгыльләнмим. Табылган икән коткаручы, 2 тапкыр кинога алып барган да, үзен минем балаларның әнисе дип тойган!» – диде Әнисә, ачынып.

Ул кичтә Әнисә чыгырдан чыкты һәм Эльмира турында һәм аның балаларга мөнәсәбәте турында нәрсә уйлый, шуны әйтте дә салды. Хәтта очрашуларны каршы булып, шарт та куйды. Хәзер Айдар, суд карары буенча, балалар белән билгеле бер вакытта гына очраша иде.

Ә Эльмира балаларның мәхәббәтен яуларга тырышты. Әгәр әниләре кырыс тәртиптә яшәтсә, Эльмира янында балалар үзләре теләгән вакытта йокларга ятты, рәхәтләнеп мультик карады. Төшке ашка аш ашарга? Юк, әлбәттә, пицца һәм шаурма. Үз артларыннан җыештырырга? Юк, алар хезмәтче түгел бит. Һәм балалары кире кайткан саен, Әнисә аларны кырыс тәртипкә буйсындырырга тырышты. Һәм балаларыннан: «Әти белән Эльмира апа янында рәхәтрәк», – дигән сүзләрне торган саен ешрак ишетә башлады...

Соңгы мәртәбә, ялларда балаларны үзләренә алып киткәч, Айдар аларны аквапаркка алып барды. Улы Самат шалтыратты, нәрсә эшләгәннәрен сөйләде. Тик очраклы гына әйткән бер сүзе Әнисәнең күңеленә тиде. Димәк, үз әниләре начар, ә Эльмира яхшы булып чыга?

Нишләргә белмичә тилмерде дә Илсинә апасын чакырды.

«Алар кечкенә бит әле, нигә шулай миңа каршы котырта ул аларны? Ә нигә узган атнада Самат температура белән авырып ятканда үзләренә алып китмәделәр соң? Авырып яткан баланы төн буе йокламыйча карасыннар иде. Аквапаркка барырга ярыймы, дип миннән сорап та тормадылар. Хәзер көне бу суда чупырдап кайталар да, аннан мин дәвалыйм. Яки нигә түгәрәкләргә алар йөртми? Аларда булганда, балаларга теш чистартмасалар да ярый, аннан ул аларны теш табибына йөртми бит! Миңа кала!» – дип өзгәләнде Әнисә.

«Булды, җитте, елама!» – диде Илсинә.

«Үртәләм, нык үртәләм. Ул бит үзен аларның әнисе дип саный, гәрчә әле Айдарга кияүгә дә чыкмаган. «Минем матурларым» дип язып, балалар белән фотоларын интернетка куя. Минеке? Үләм мин, чистый. Аның «мәхәббәте» аркасында ярты ел эчендә балаларым миннән читләшеп бетте!» – дип елады Әнисә.

Илсинә тәлинкәсенә салат салырга дип үрелде дә көлемсерәп куйды. Һәрвакыттагыча инде. Әлбәттә, Эльмирага шундый әни булу ошый. Балалар белән аралашудан уңай хисләр генә, ә аларны чынлап тәрбияләүдә тамчы да катнашмый. Тик башкасы гаҗәп, Әнисә кебек начар әни ничек итеп шундый яхшы балалар үстерә алган соң?

«Ул хатын сине белми, Әнисә. Сезнең аерылышу тарихын да Айдардан ишетеп кенә белә, тик сине бөтен җирдә яманлап йөри. Әле синең урыныңны да яуламакчы була», – диде Илсинә.

«Әйе. Ләкин Эльмираның начар булуын балаларга ничек аңлатасың, бәлки, зуррак булсалар, аңларлар иде дә. Ә анда, алар янында – ирек. Балаларның дәресләрен карашуларын сораган идем, Гүзәл беренче класста гына укый бит әле. Ә Эльмира, дәрес әзерлисе урынга, аларга уен уйнарга рөхсәт иткән, рәсем ясаткан. Пицца һәм роллар тәмле булса да, аларны көн саен ашарга ярамаганын ничек аңлатырга? Ә аңа барыбер, аның яхшы буласы килә», – диде Әнисә.

«Нәрсә дим. Балаларың аны шулай җиңеп булганын аңлагандыр. Чит кеше балаларын тәрбияләргә бик атлыгып тора икән, балаларыңны аңа бир», – диде апасы.

«Ничек инде?» – диде Әнисә аптырап.

«Менә шулай! Берничә айга биреп тор. Әнә хет көн саен пицца ашатсын, аквапаркка алып барсын. Балаларың йөргән түгәрәкләрнең исемлеген, расписаниесен язып бир дә, балаларыңны илтеп бир шуңа. Син дә әзергә-бәзер генә, балаларыңның дәресләре каралганда, авырмаганда, ял көне генә әни булып алырсың. Ял ит, ә ул әнә гел карап торсын. Бәлки, белмәгән кешене «чәйнәүдән» туктар. Бичәсенең телен тыймаган өчен Айдарыңа да сабак булыр», – дип киңәш итте апасы.

Әнисә уйга калды. Әйбәт фикер, әмма ул булдыра алырмы соң? Бер карасаң, ярты ел эчендә ул, балалары өчен көрәшергә теләп, шәүләгә генә әйләнеп калды.

«Аңа чит кеше балалары нәрсәгә кирәктер, аңламыйм. Айдарга үзенең идеаль булуын исбатларга телиме? Аңа калса, җүнле ирләрдән хатыннары китми. Ярар, Айдары чукынып китсен, ә нигә минем балаларыма мине алмаштырырга тели соң ул?» – дип үрсәләнде Әнисә.

Нинди генә хәл булса да, чыгу юлы берничә була. Әнисә дә хәзер нәрсә эшләргә белми баш вата. Балаларын вакытлыча гына элекке иренә һәм Эльмирага җибәреп торыргамы, кабат суд аркылы аларның аралашуын чикләргәме, әллә балаларына бу хәлләрнең чын асылын аңлатып карарга тырышыргамы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100