«Иремнең туганнары фатир өчен талаша»
Танышым тормышындагы күңелсез хәл турында сөйләде.
Иремнең әбисе үлде. Җирләгәнче үк, туганнары квартирасы өчен талаша башлады. (Үлгәнче үк чыш-пыш киләләр иде инде). Башта иремнең апасының улы «минеке була» ди – әби, аңа васыять итәм, дип вәгъдә иткән. Чынында васыять булмаган. Аннары иремнең абыйсы: «Мин монда яшим, беркемне дә кертмим!» – ди. Аның улы өйләнмәкче була – планнары зурдан икән. Апасы әйтә: «Яшә, ләкин минем өлешемне миңа бир, мин өлешемне чегәннәргә сатам», – ди. Кайнанам исә үз өлешен сорый.
Ирем бернәрсә дип тә әйтми. Аны әнисе дә яратып бетерми иде, әби дә өнәмәде. Үзенә бернәрсә дә эләкмәсен аңлый. Бер караганда, фатирны бит инде 4 өлешкә бүләсе генә – 2 ир туган, 1 кыз туган, кайнанабыз. Шулай гадел булыр иде. Миңа бер генә әйбер аңлашылмый – нигә ул гомумән бу сөйләшүләрдә катнаша, әле мине дә алып бара. Бөтен нервым чыгып бетте. Кайтканда әйткән идем, «зато бушлай «Санта-Барбара» карадың, ди. Бүтән аягыңны да атламыйсың, дидем.
Ә хәзер иремнең абыйсы, апасы һәм кайнана безне бөтенләй күралмый – алар безне ниндидер хәйләкәр план уйлап чыгарган да, фатирны алып калырга уйлый, дигән фикергә килгән. Мин МФЦда эшлим. Алар фикеренчә, МФЦда эшләгән һәркем җайлы гына кеше фатирын үзенеке итә ала икән. Фатирны алам дип талашып йөрмәсәк тә, талашның уртасында калдык. Иремне эт итеп сүктем, ул миңа үпкәләде.