«Иремнең сөяркәсенең баласын уллыкка алдым...»
Рәсимәнең аерылышу турында таныклык алуына төгәл ике ел иде. Һәм шушы вакыт эчендә Ринатның үзе дә, сүзе дә булмады һәм менә көтмәгәндә пәйда булды...
Рәсимә ишектә элекке ирен күреп, аптырап калды. Аптырарлык та шул... Ринат юрганга төрелгән баланы күкрәгенә кысып тоткан иде.
«Ринат?» – дип гаҗәпләнде Рәсимә кымшанырга да куркып...
...Ике ел элек Ринат аңа берни әйтми-аңлатмый чыгып киткән иде. Мөнәсәбәтләрдән туйдым, яңа хис-кичерешләр телим дип гаҗәпкә калдырган иде ул Рәсимәне. Ул иренә китмә дип тә, гаиләне саклыйк дип тә ялынмады, ялвармады. Рәсимә белә иде: әгәр дә ир-атны китмәскә күндерсәң, алга таба тагын да начаррак булачак. Ә ул Ринатны ярата иде. Яратты һәм аның белән аерылышуны үзенчә кичерде. Аларны тиз аердылар, чөнки балалары һәм бүлешерлек мөлкәтләре юк иде. Һәм менә күпме вакыт узгач, ул кабат пәйда булды. Рәсимәгә нәүмиз күз карашын төбәгән һәм күкрәгенә бала кысып тоткан...
«Рәсимә, кертәсеңме?» – дип сорады Ринат күзләрен яшерергә теләп. – Аның ашыйсы киләдер инде, памперсын да алмаштырырга кирәктер...»
«Әлбәттә, кер», - диде Рәсимә.
Ринат фатирга узды, аяк киемен салды да баланы бүлмәгә алып кереп китте. Ул баланы диванга яткырды да Рәсимәгә карады.
«Чишендерә тор әле, зинһар. Мин хәзер машинадан әйберләрне алып керәм», - диде Ринат.
Барысы да бик көтелмәгәндә булды, Рәсимә Ринатның өйдән чыгып китеп, бала белән икәү генә калганын да сизмәде. Ул бу балага ничек якын килергә дә белми иде.
Бала шыңшый башлады, күрәсең, аңа фатирда эссе иде. Рәсимә тиз генә диван янына килде, баланы төргән юрганны чишеп җибәрергә теләде. Аңа нәни генә, сөйкемле йөз карап тора иде. Бу гөнаһсыз сабыйны күреп, Рәсимә үзе дә елмаеп куйды. Бәләкәч тә аңа текәлеп карады, хәтта тынычланды да, елавыннан туктады.
«Йә, бәләкәч, нишлибез инде синең белән?» – дип елмайды Рәсимә.
Озакламый Ринат әйләнеп керде. Ул зур гына сумкасын идәнгә куйды да, элекке хатынына карады.
«Менә... Әнкәсе куып чыгарды безне... Бер генә барыр җир дә юк, бәлки син безне беразга гына булса да кертеп торырсың дип уйладым. Яшәр урын табу белән чыгып китәрмен. Син борчылма, Рәсимә!» – дип хәлне аңлатты Ринат.
Рәсимә элекке иренә карады да, нәрсә әйтергә белмәде. Әйтерсең, бөтен уйлары, сүзләре башыннан чыгып очкан иде. Нәрсәдер әйтергә кирәк бит, тик нәрсә...
Рәсимәнең аерылышу турында таныклык алуына төгәл ике ел иде. Һәм шушы вакыт эчендә Ринатның ым-шымы булмады һәм менә көтмәгәндә пәйда булды...
Үзе генә дә түгел бит әле. Рәсимә аны куып та чыгарган булыр иде, әмма бала булгач, болай эшләргә батырчылык итмәде.
Баланың киемнәрен алмаштырып, ашатып, йоклаткач, Ринат белән Рәсимә кухняга чәй эчәргә чыкты. Бактың исә, Ринат Рәсимәне тиккә генә ташлап китмәгән икән теге вакытта.
«Беләсең бит инде, мин бер кешедә машина йөртүче булып эшләдем... 19 яшьлек малай кебек аның кызына гашыйк булдым. Алия чибәр кыз иде, яшь кан... Башым бөтенләй буталып бетте ул чакта. Аннан башка берни турында да уйлый алмадым. Синнән киткәннән соң без аның белән бергә яши башладык. Әтисе каршы түгел иде, әмма хәер-фатыйха бирергә дә атлгып тормады. Ә дүрт ай элек Алия бала тапты. Шуннан соң ул акылдан шашкан кебек булды. Миңа да, балага да акыра башлады... Яшьлеген урладым дип мине гаепләде. Кыскасы, баланың гел елап торуларына түзмәде, безне куды да чыгарды. Теләсә кая барыгыз, диде. Әти-әнисе ярдәм итүдән баш тартты, янәсе, мин әти кеше, үзем җаен табарга тиеш... Ә кызларының баланың әнисе булуы алар өчен берни түгел. Ә миңа нәрсә эшләргә? Әни янына алып кайта алмыйм бит инде мин аны! Апам да ике баласы белән аның янында яши бит. Кыскасы, минем барыр җирем юк иде. Синең белән арабыз шулай булып беткәнгә ачуланма инде, Рәсимә! Кума безне, зинһар. Бераз акча эшләгәч, фатир снимать итәрмен, Алла боерса. Баланы гына кая куярга белмим. Бакчага бирергә бәләкәй әле...» – дип авыр сулады Ринат.
Рәсимә ялда иде. Ул элекке ире эштә булганда баласын карашырга ризалашты. Соңыннан баланы яслегә урнаштыру өчен иптәш хатыны белән сөйләшеп карарга да вәгъдә бирде.
Ринатның улы Самир Рәсимәгә ошады, алар уртак телне тиз таптылар. Самир көйсез бала түгел. Рәсимә әни кешенең үз баласын шулай урамга куып чыгаруына ачынды. Үз балаңны ничек калдырып була, акылга сыймаслык бит! Бу бит синең бәгырь җимешең, үз каның...
Рәсимә нәни Самирга көннән-көн ныграк ияләшә барды. Ул Ринат баланы алып күченеп киткәч, нәрсә эшләячәген башына китерә алмый иде. Рәсимә гел бала турында хыялланды, ә ире каршы иде, балага узудан саклый торган дарулар эчәргә кушты. Һәм менә, ниһаять, аның өендә дә бала пәйда булды, гәрчә үзе теләгәнчә булмаса да...
Берсендә Ринат бераз салып кайтты. Ул эше белән җүнләп берни барып чыкмавын сөйләде. Рәсимә Ринатның тагын бераз бала белән аның фатирында яшәп торуына каршы булмавын әйтте.
«Озын сүзнең кыскасы, миңа вахтада эш тәкъдим иттеләр. Акчасы әйбәт чыга бугай. Әмма миңа арбамны калдырыр урын юк бит. Үзем белән төзелешкә алып бара алмыйм бит инде ул баланы!» – диде Ринат.
Рәсимә Ринаттан бала турында шундый сүзләр ишеткәч, бик гаҗәпләнде. Ринатны ачуланып ташлыйсы килде аның, әмма ачулы сүзләр урынына бөтенләй башка сүзләр чыкты:
«Баланы миндә калдыра аласың...» – диде Рәсимә.
«Ә син ничек эшләячәксең? Мин сезгә акча җибәреп тора алмыйм. Сине тәэмин итәргә көчемнән килмәячәк...» – диде Ринат.
«Миңа синең акчаң кирәкми! Үзем җаен табармын...» – диде Рәсимә Ринатның сүзләренә үртәлеп.
Ринат сөенде.
Икенче көнне ул әйберләрен җыйды да эшкә китте.
Рәсимә белән Самир ялгызы калды. Эшкә ничек чыгарга икәнен башына да китерми иде Рәсимә. Аның бераз туплаган маясы бар барын, әмма бала белән ул акчага гына озак җан асрап булмаячак. Шулвакыт ул Самирны ярты көнгә генә булса да яслегә урнаштырырга уйлады. Җитәкчесе кеше хәлен аңлый торган ир-ат иде, аның хәленә керде һәм ярты смена гына эшләргә рөхсәт итте.
«Сез иң мөһиме үз эшегезне тулысынча эшләгез, ә калганнарын вакытыгызга һәм көчегезгә карап», - диде җитәкчесе.
Кайвакыт Рәсимә эшен берничә көн алга җитәрлек итеп эшләп бетерә дә, бала белән утырырга берничә көн өстәмә ял ала. Кайчан да булса бу баладан аерылырга туры киләчәген уйлап, Рәсимәнең йөрәге кысылып куя иде. Ринат улын алып китәчәген әйтте бит. Рәсимә элекке ирен кайтарырга теләми иде, ә менә Самирны алып калырга...
Әмма көннәрдән бер көнне Ринат шалтыратты һәм монда үзенең яңа тормыш башлавын, кире кайтып йөрергә җыенмавын берни булмагандай әйтте. Рәсимәгә Самирның әнисенең телефон номерын бирәм диде.
«Бөтен кәгазь эшен аның белән хәл ит инде. Теләсәң малайны үзеңә калдыр, аның миңа кирәге юк...» – диде Ринат тыныч кына.
Юк, Рәсимәнең элекке ире тамчы да үзгәрмәгән иде! Рәсимә иреннәрен кан чыкканчы тешләде. Әтисенең үз баласына шушы кадәр битараф булуыннан кычкырып елыйсы килә иде аның. Әгәр инде бала әтисенә дә, әнисенә дә кирәкми икән, үзенә калдырыр, уллыкка алыр. Шул ук кичтә Рәсимә баланың әнисенә, Алиягә шалтыратты. Ул хәзер үк баланы килеп алачагын әйтте. Үзе генә дә килергә җыенмый бугай. Рәсимәне улын урлауда гаепләргә тели булып чыкты. Полиция белән проблемадан качып булмады. Рәсимәгә күрсәтмәләр бирергә, баланы элекке иренең алып килүен һәм аны карап торырга кушуын, улын үзе белән алып китәргә теләмәвен, нәни Самирның әтисенә дә, әнисенә дә кирәкмәвен, шуңа күрә аны үзенә уллыкка алырга теләвен сөйләде.
«Элекке ирегез китүгә үк полициягә хәбәр итәргә иде!» – дип мыгырданды сорау алган кече лейтенант.
«Мин болай булыр дип уйламадым бит... Хәзер Самирны уйлап йөрәгем әрни, ач түгел микән, берәр җире авыртмый микән... Минем элекке ирем Ринат әнисе балага гел акырып-бакырып тора дигән иде. Мин бала өчен бик борчылам....» – диде Рәсимә.
«Ярар. Барыгыз, өегезгә кайтыгыз, ял итегез. Сезнең өчен няня роле бетте. Баланың законлы әнисе бар. Ул карар», - диде лейтенант.
Рәсимә өенә кайтты. Күзләре Самирның идәндә аунап яткан имезлегенә төште, хатынның яңаклары буйлап күз яшьләре акты. Малай аның янында нибары ай ярым булды, ә ул аңа шулкадәр ияләнде. Хәзер борчыла иде. Ул кабат Ринатка шалтыратырга булды, Ринат белән сөйләшкәндә баланы алып китүләрен әйтте.
«Ну нәрсәгә елыйсың соң? Алиядә әзрәк аналык хисләре уянгандыр! Ни пычагыма инде ул бала сиңа?» – диде Ринат көлеп.
Рәсимәнең Ринатның бу тозсыз сүзләрен тыңларлык көче юк иде, телефонын сүндерде. Йөрәге өзгәләнә, ә уйлары тынгы бирми. Ике ай узды, әмма Рәсимә Самирны берничек тә оныта алмый. Төшләрендә дә Самирның елаганын, аны тынычландырырга теләгәнен күреп дертләп уяна иде. Әмма бала юк иде...
Берсендә эштән соң паркта йөргәндә Рәсимә теге вакытта үзеннән сорау алган кече лейтенант Илдарны очратты. Ир-ат аңа якынрак килде һәм елмайды.
«Җинаятьчеләр аулап йөрисезме?» – дип моңсу гына елмайды Рәсимә.
«Ничек әйтергә? Болай, карап йөреш әле. Бәлки миңа кушылырсыз?» – дип сорады Рәсимәдән.
«Каршы килмәс идем», - диде Рәсимә.
Тегене, моны сөйләшеп йөри торгач, Илдар Самир турында әйтеп ташлады.
«Беләсезме соң әле, әнисе ул баланы сездән алып киткән көнне үк балалар йортына илтеп биргән бит. Эшне яптылар, шуңа күрә башка сезне чакырып тормадык», - диде Илдар.
Бу сүзләр Рәсимәнең йөрәген меңгә телде. Самир балалар йортында... Рәсимә өчен газиз, бик якын булган сабый...
«Кайсы детдомга тапшырган икән, белмисезме?» – дип ашыга-ашыга сорады Рәсимә.
«Белмим шул. Әгәр теләсәгез белешә алам?» - диде Илдар.
«Зинһар өчен белешеп карагыз әле, үтенәм!» – диде Рәсимә өмет тулы күзләрен Илдарга төбәп.
Илдар Рәсимәгә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Алар бер-берсенең телефон номерын алды. Икенче көнне Илдар Самирның кайсы детдомда булуын шалтыратып әйтте.
Рәсимә шундук детдомга чыгып йөгерде. Ул баланы үзенә уллыкка бирүләрен сорап мөдиргә ялынды.
«Беләсезме, без гаилә парларына өстенлек бирәбез. Сез ялгыз хатын, чит кеше баласы нәрсәгә кирәк сезгә....» – дип аклана башлады мөдир.
«Мин законнарны бик әйбәт беләм. Сез баш тарта алмыйсыз, хәзер закон буенча баланы уллыкка алу өчен гаиләле булу мәҗбүри түгел. Самир миңа үз балам кебек...» - диде Рәсимә еларга җитешеп.
Мөдир Рәсимәне балага пыяла аша карарга чакрыды. Нәни Самирны күргәч, Рәсимәнең йөрәге дерт итеп куйды. Ул баланы уллыкка алу өчен документлар җыя башлады һәм күп тә үтмәде, аларны детдомга илтеп тапшырды.
Документларны тикшерү, карау бик озакка сузылды. Илдар Рәсимә белән паркта еш очраша башлады һәм аны тынычландырырга тырышты. Барысы да яхшы булачак дип ышандырды ул аны.
«Сез бала белән бер-берегезгә туган да түгел бугай инде, әмма аның әнисе теге хатын түгел, ә сез кебек... Үз әнисенә караганда да ныграк борчыласыз. Күрәсең, ул элекке ире өчен сезнең белән үчләшергә теләгәндер...» – диде Илдар.
«Әй, кем белсен инде аны. Чукынып китсеннәр шунда, иң мөһиме – тизрәк Самир минем янга кайтсын иде. Ул бит анда ялгызы, берүзе. Шулкадәр бала булганда аны кем яхшылап кайгыртсын инде...» – дип борчылды Рәсимә.
Илдар серле генә елмайды да, Рәсимәгә ярдәм итәргә вәгъдә итте...
Инде икенче көнне үк Рәсимәгә баланы уллыкка алырга рөхсәт бирүләрен хәбәр иттеләр. Ул монда Илдарның катнашы бар икәненә шикләнми иде...
Ул фатирына бала җиһазлары сатып алды һәм билгеләнгән көнне Самирны алырга китте. Рәсимә детдомнан чыкканда бик гаҗәпкә калды, чөнки аны чәчәк букеты тотып Илдар көтеп тора иде. Ул Рәсимәне һәм Самирны үзенең хезмәт машинасында кайтарып куйды. Чәй эчеп утырганда Илдар Рәсимәнең фидакарьлегенә, көчле рухлы булуына соклануын, аның белән якыннанрак танышырга теләвен дә әйтте. Самирга әти булырга да каршы түгел иде Илдар...
Самирның үз әтисе белән әнисе башка бервакытта да уллары турында кызыксынмады, аның турында белешмәде, Рәсимә белән Самирның язмышында алар башка очрамады.