Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремнең саранлыгына чыдап булмый, эчке киемнәрне дә аннан яшереп алам...»

news_top_970_100

Ирем соңгы елларда чыдап булмаслык саранга әйләнде, карунлыгына түзәр әмәлем калмады. Һәр сумны, һәр тиенне саный. Шуның аркасында кимсенәм, үземне чын хатын-кыз итеп тоя алмыйм, чөнки минем дә матур киенәсем, иремнән яхшы бүләкләр аласым килә.

Дөрес, бергә яши башлаган чорда да Фәрит юмартлыгы белән аерылып тормады, тик мин аның вакчыллыгын аның акыллы, сакчыл булына һәм экономияләргә теләвенә сылтый идем.

Аның үтә дә сакчыллыгы әле туйга әзерләнгән вакытта ук сизелде – минем ул вакытта матур, кабарып торган ап-ак туй күлмәге киясем килде. Тик ул вакытта Фәрит мине мәктәп чыгарылышында кигән ак күлмәгемне кияргә мәҗбүр итте. Күз алдына китерәсезме?

«Ат бәясенә нигә күлмәк кирәк инде сиңа? Гомергә бер тапкыр киеп, шкафта тузан җыеп ятар өчен шулкадәр акчаны җилгә очырыргамыни хәзер! Әнә Яңа елда бик матур күлмәк кигән идең, ки шуны гына», – диде.

Ул вакытта мин тәмам аптырадым.

«Соң ул күлмәк 11 классны бетергәч чыгарылыш кичәсенә кигән күлмәк иде бит! Туема шуны кияргәмени миңа?» – дидем гаҗәпләнеп.

Ә Фәрит өзми дә куймый:

«Син тазармагансың, ул күлмәк бик килешә сиңа, тап-таман. Ә акча бик кирәк булачак әле безгә. Бер кияр өчен күлмәк алып акча әрәм итәрлек рәт юк...» – ди.

Туйны да күп кунак җыеп ресторанда уздырырбыз дип уйлаган идем. Ә Фәрит моны да юкка акча исраф итү дип санады, янәсе, ЗАГСка гына барып язылышырга да, акчаны җыеп, йә машина, йә кыйммәтле җиһаз алырга кирәк, диде. Ул вакытта Фәритнең бу дәлилләре белән килештем, анысы, чөнки туй өчен төп чыгымнарны әти-әниләр үзенә алды. Үзем дә күзем-башым тонып гашыйк булган идем, бөтен нәрсәгә «алсу күзлек» аша караганмын инде.

Фәрит машинаны да 2 ел узгач кына алды, ә минем өчен тиен санап, бөтен нәрсәне экономияләп яши торган тормыш башланды. Бергә 22 ел яшибез инде, 2 балабыз бар. Улыбыз Наилгә 19, кызыбыз Алинәгә 13 яшь. Иремнең машиналар ремонты белән бәйле кечкенә бизнесы бар. Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

Улыбыз институтка укырга керде, түләп укый. Алинә мәктәптә яхшы укый, табиб булырга хыяллана. 10 ел элек ипотекага 3 бүлмәле фатир алдык. Аңа кадәр кайнанамнар белән яшәдек. Ипотеканы әле япмадык, тагын 5 ел түлисе бар.

Фәритнең бизнесында да төрле вакытлар була, әле бар, әле юк дигәндәй. Мин ай саен якынча 40 мең хезмәт хакы алам, премияләр дә яхшы чыга, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Ипотекага ай саен 12 мең түләп барабыз, шулай ук улыбызның укуына түләргә, тагын квартплата, интернет – кыскасы, боларның барысына да минем хезмәт хакым кереп бетә. Шуңа күрә, акмаса да тамып тора дип, тегү белән дә шөгыльләнәм. Заказга күлмәкләрдән башлап пәлтәләргә кадәр тегәм. Шулай ук урын-җир комплектлары да тегәм, аларны да миннән яратып алалар.

Тегәргә балачакта ук әнием өйрәткән иде, ул тегү фабрикасында эшләде. Җәй көннәрендә фабрикада аңа булыша идем, тегелгән вак-төяк киемнәрне, урын-җирләрне үтүкләп тордым һәм бу эш белән җәй буена ярыйсы гына акча ала идем. Гомумән, кече яшьтән үк эшне һәм үз көчең белән акча эшләүнең ни икәнен яхшы беләм. Дөресен әйткәндә, бөтен эшнең дә рәтен беләм, хәзер дә гел нәрсәгәдер укып-өйрәнеп торам. Интернетта курслар узып, төрле тортлар пешерергә өйрәндем. Заказларым шактый җыела. Шушындый өстәмә эш белән дә ай саен кимендә 30-40 мең акча эшләп торам. Әмма бу акчалар тагын гаиләгә, ашарга-эчәргә китеп бетә.

Ирем үзе дә тәмле ашарга бик ярата, кофе булса, аның да иң кыйммәтлесе, ит, сөт ризыклары фермерлардан булырга тиеш. Тәмәкене дә кыйммәтлене ала, үзе өчен акча жәлләми. Ә менә мин хәтта яхшы косметика да ала алмыйм. Тушь, иннек, кремнарны иң очсызлысын алырга туры килә.

«Нигә бизәнергә сиңа? Ул кадәр сыланырга яшь кыз түгел инде син!» – ди ирем.

«Карт әби дә түгел әле, минем дә матур күренәсе килә», – дип аңлатып карыйм. Тик иремнең үз туксаны туксан.

Хатын-кызның 10 меңгә эчке кием, өчәр меңлек крем, ярты хезмәт хакы бәясендәге пәлтә алуын аңламый, нигә кирәк алар, дип уйлый.

Берсендә бер яңа крем алдым, шуны күрде дә бәясен сорый. 3 меңлек икәнен белгәч, кара тавыш чыгарды.

«Әнә үзебезнең 100 тәңкәлек кремнар ярамаганмы синең битеңә?» – ди.

Чит ил компанияләре Россиядән өч тиенгә сатып ала да меңләтә арттырып сата, дип, интернетта укыганын сөйли башлады. Әле җитмәсә, элек әнисенең битенә ачыган каймак сылаганнарын искә төшерде.

«Әнә, әни битенә гомер бакый ачыган каймак, катык сөртте. Әле дә яшь кызлар кебек күренә!» – ди.

Мин язгы курткамны 7-8 ел киям инде, модасы чыкканга да биш былтыр узды. Быел исә үзем пәлтә тегеп кидем, әле аның тукымасын да иремнән теләнеп кенә алдым. Драпның кай арада шулай кыйммәтләнүенә мырлады. Ул үзенең бөтен акчасын банкта тота, миңа азык-төлек алырга гына акчалата бирә. Әле бөтен чекларны карый, тикшерә. Минем хезмәт хакы картага күчә, аны да шундук банкоматтан алып, үзенә күчереп куя. Менә шулай яшибез. Мин хәтта трусикларны да, гомумән, эчке киемне иремнән яшереп алам, өстәмә эшләремнән бераз яшереп калдырырга туры килә...

Ә дус кызларым ирләрен мактый. Әле 8 Мартка алтын-көмеш бүләк итәләр, йә акчалата бирәләр, йә үзләре берәр кыйммәтле әйбер сатып ала. Ә минем Фәрит 8 Мартка да, Яңа елга да, туган көнгә дә бер бөртек чәчәк тә тотып кайтмый. Үзең алырсың дип, 1 мең, иң күп дигәндә 3 мең акча бирә.

Үземне хатын-кыз итеп түгел, ә гел баш күтәрми эшләп торырга тиешле эш аты кебек хис итәм. Ә хатын-кыз бәхете, үзеңне кадерле, сөекле, бердәнбер итеп тою? Төшкә дә кергән бәхет түгел, кыскасы. Әлбәттә, өй, балалар һәм муллык өчен кирәген аңлыйм. Тик вакыт уза, озакламый мин дә картаячакмын, һәм менә ул вакытта миңа тәгаен берни дә кирәк булмаячак инде.

Күпләр, нигә мондый карун белән яшисең соң, дияр. Белмим, мин дә аны үземчә яратам инде, Фәрит тә гаилә өчен тырыша, эчми, кул күтәргәне юк.

Үзем өчен акча тотарга куркып, акча жәлләп тә туйдым. Нишләргә?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100