news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иремнең җитәкче булуы мине хезмәтчегә әйләндерде...

news_top

Ирем Разил зур компаниядә бүлек җитәкчесе итеп билгеләнгәч, аның уңышларына ихлас сөендем. Ул бу максатына бик озак барды: тырышып эшләде, белгечлеге буенча бөтен әдәбиятны укып чыкты, квалификация арттыру курсларын узды. Аның яңа вазифасы һөнәри казанышларын тану гына түгел, гаилә казнасын да сизелерлек арттыру мөмкинлеге иде.

Разил җитәкче булганнан соң, беренче атналар гадәттәгечә узды. Ирем яңа бурычлары һәм киләчәк перспективалары турында канатланып сөйләде, үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлегеннән илһамланды.

Аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр башта сизелмәсә дә, тора-бара ачыктан-ачык күренә башлады. Разил өйдә таләпчәнрәккә әйләнде: мин пешергән ризыкны, өйдәге тәртипне гел тәнкыйтьләде. Минем дә эштә булуымны онытты, ахры.

«Ә нишләп һаман кичке аш әзер түгел? Мин җидедә кайтам дип кисәттем бит», – диде ул беркөнне керә-керешкә, исәнләшеп тә тормыйча.

«Мин әле эштән кайттым гына, өлгермәдем», – дидем мин, пәлтәмне сала-сала.

«Сине минем ач кайтасымны белә идең бит. Вакытыңны дөресрәк планлаштырырга кирәк», – диде ул ачулы гына.

«Разил, мин алтыга кадәр эшлим, аннан балаларны бакчадан алам. Кайчан пешереп өлгерергә тиеш соң мин?»

«Алданрак әзерләп куярга яки ярымфабрикатлар алырга була бит».

«Ә өйгә кайтышлый нигә үзең кибеткә кереп алмыйсың?» – дидем ачуым кабарып.

«Миндә хәзер җаваплылык зуррак. Вакытымны мондый вак-төяккә әрәм итә алмыйм».

Шундый сөйләшүләр көндәлек хәлгә әйләнде. Разил үзен гаиләдә дә башка статуста күрә башлады; яңа вазифасы аны көнкүреш мәшәкатьләреннән азат иткән төсле иде.

Ул бик югары таләпләр куя башлады: күлмәкләре идеаль итеп үтүкләнгән, аяк киемнәре ялтырап торырга, ә кичке аш төгәл сәгатендә бирелергә тиеш. Минем дә көне буе эштә булуымны исәпкә дә алмый.

«Күлмәкне начар үтүкләгәнсең», – диде ул беркөнне иртән көзге алдында.

«Мин аны кич, балалар йоклагач үтүкләдем».

«Игьтибарлырак булырга кирәк иде. Хәзер тышкы кыяфәтем бик мөһим», – диде ул.

«Алайса үзең үтүклә яки химчисткага бир», — дидем түзә алмыйча.

«Ахмак сүз сөйләмә, мондый вак-төяккә вакытым юк».

«Ә минеке бармы? Мин дә эшлим, җитмәсә өй эше тавык чүпләп тә бетмәслек...»

«Синең эшең минеке кадәр җаваплы түгел», — диде ул гамьсез генә.

Бу сүзләр тәмам җаныма тиде. Разил — сәүдә компаниясендә бүлек җитәкчесе, ә мин — мәктәптә укытучы. Минем эшем дә аз җаваплылык таләп итми, тик ирем генә аны әһәмиятсез дип саный.

Бигрәк тә аның балалар тәрбияләүгә мөнәсәбәте үзгәрүен авыр кабул иттем. Элек без ата-ана вазифаларын тигез бүлә идек, ә хәзер ул җитәкче булуын балаларны караудан азат ителү дип кабул итә.

«Нигә син Адиләне табибка алып бара алмыйсың? Бүген җитәкчелек белән мөһим киңәшмәбез бар», – диде ул кызыбыз авырып киткәч.

«Ә минем дәресләр? Мин аларны калдыра алмыйм».

«Башка кеше алыштырсын яки «больничный» ал».

«Нигә аны мин алырга тиеш? Ул синең дә кызың бит!»

«Мин хәзер башка дәрәҗәдә. Мондый «пүчтәк» нәрсәләр өчен эштән китеп йөри алмыйм».

«Балаңның авыруы «пүчтәк»ме?!»

«Син минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңлыйсың... Минем эш мөһимрәк».

Вазифасы иремне тамырдан үзгәртүен менә шунда аңладым. Ул тәкәббер, эгоист һәм гаилә ихтыяҗларына ваемсыз кешегә әйләнде. Өйдәге бөтен мәшәкать минем өскә өелде, ә ул таләпчән «әфәнде» роленә керде.

Җитди сөйләшеп карауның нәтиҗәсе булмады. Разил үз-үзен тотышында проблема күрми, моны яңа рольгә яраклашу гына дип саный. Карьера баскычыннан күтәрелүе аңа гаиләдә махсус өстенлекләр бирә дип чын күңелдән ышана.

«Хәзер мин күбрәк акча эшлим, димәк, уңайлырак тормышка хакым бар», – дип аңлатты ул үз позициясен.

«Мин дә эшлим һәм гаилә бюджетына үз өлешемне кертәм!»

«Синең өлешеңне минеке белән чагыштырып та булмый».

«Эш акчада гына түгел. Мин балалар белән шөгыльләнәм, өйне карыйм...»

«Шуннан нәрсә? Бу — синең әни һәм хатын буларак төп вазифаң».

«Ә әти һәм ир буларак синең вазифаларың?»

«Гаиләне тәэмин итү. Менә шуны эшлим дә инде мин».

«Гаилә — акча гына түгел бит!»

«Иң мөһиме — акча. Калганнары — аның нәтиҗәсе».

Бу сөйләшүләр аның дөньяга карашы никадәр үзгәрүен күрсәтте. Разил гаиләне иерархия буларак кабул итә башлады: ул — патша, ә калганнар аңа хезмәт итәргә тиеш.

Ул өйгә хезмәттәшләрен чакыра башлагач, түземлегем чигенә җитте. Разил минем «идеаль хуҗабикә» ролен уйнавымны, затлы ризыклар әзерләп, кунакларга хезмәт итеп йөрүемне таләп итә иде.

«Җомга көнне хезмәттәшләрем килә. Берәр үзенчәлекле ризык пешер», — диде ул.

«Җомга көнне мин соңга кадәр эшлим, педсовет була».

«Алайса алданрак әзерләп куй».

«Кайчан? Минем ресторан шеф-повары булып эшләргә вакытым юк!»

«Бу минем карьера өчен мөһим», — дип үзенекедә торды ирем.

«Ә минем арып кайтуым мөһим түгелме?»

«Минем имидж кадәр үк түгел».

Бу сөйләшү соңгы тамчы булды. Ирем тулысынча эгоист тиранга әйләнде. Ул гаиләне комфорт чыганагы һәм амбицияләрен канәгатьләндерү урыны буларак кына күрә. Аның карьера үсеше безнең мөнәсәбәтләр өчен каһәр булып чыкты.

Гаиләнең киләчәге турында җитди уйлана башладым. Үзен хезмәтче итеп күргән кеше белән яшәү чыдап булмаслык. Күрәсең, ультиматум куярга яки аерылышу турында карар кабул итәргә вакыт җиткәндер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар