Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иремнең читтә баласы бар. Сөяркәсе аралашуларына каршы булды, ә мин шуңа газапланам...

news_top_970_100

Ирем шактый озак вакыт – 3-4 ел башка хатын-кыз белән очрашып йөрде. Бу вакыт өчебез өчен дә бик авыр булды – ирем дә ике арада йөреп газапланды, мин дә җәфаландым. Ул хатыннан улы туды. Мин иремә бернинди ультиматум да куймадым, бары тик «бер карарга кил дә, урык-сурык йөрмә, икебезнең берсен сайла» дип кенә әйттем. Һәм ул сайлады.

Ул мине, дөресрәге безне – 2 балабыз белән мине сайлады. Бу хәлләр булганда, сөяркәсеннән туган бала бик кечкенә, яшь ярымлык кына иде әле. Иремнең минем белән калырга теләвен белгәч, ул хатын моны тыныч кабул итте, күз яшьләре, янаулар, шантаж булмады. Күрәсең, ул да болай яшәүдән туйган һәм үз тормышын җайга салырга теләгәндер. Ул иремә бала белән аралашуны тыйды, бала әле бәләкәй, әтисен сирәк күрде, тиз онытачак, диде. Башка гаиләдә яшәүче әтисе аңа кирәкми, диде.

Акча ягыннан да бернинди дәгъва булмады. Ул хатын әйткәнгә карасаң, ул да иремне онытырга һәм тормышын яңа биттән башларга теләгән. Ирем бераз кайгырып йөрде дә тынычланды. Миңа калса, хәзер ул баласын исенә дә төшереп карамый бугай. Ә мин бу хакта гел уйлыйм, ул бит аның баласы, аның каны! Ул бит кайдадыр яши, бәлки, авырыйдыр, берәр нәрсәгә мохтаҗдыр, ә ирем бу хакта белми дә һәм белергә дә тырышмый.

Мин ул хакта уйлаганда, куркып куям... Өстәвенә, безнең очракта барысы да тыныч булды – мин теләсә нинди нәтиҗәгә дә әзер идем. Мин ирем белән генә түгел, ә аның сөяркәсе белән дә ачылып, барысын да уртага салып сөйләштем. Һәм бер генә тапкыр да түгел. Кычкырышмадык, талашмадык, чәч йолкып сугышмадык, ә ике олы хатын-кыз, әни буларак, тыныч кына сөйләштек, аңлаштык. Мин балага карата бернинди шарт та куймадым, бары тик сөяркәсенә карата гына иде минем шартым. Мин иремнең баласы белән аралашуына каршы булмавымны шундук әйттем. Мин хәтта ул баланың минем балалар белән аралашуына да каршы түгел идем. Әмма сөяркәсе үзенчә сайлады, ул теләсә нинди аралашуга каршы иде. Менә хәзер ирем, берни булмагандай, тыныч кына яшәп ята, ә мин газапланам...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 октябрь 2023
    Исемсез
    Уже очен тапкан карасын.Ирегез анын белэн удовольствие алыр очен йоклаган ана бала кирэк булган.
  • 23 сентябрь 2023
    Исемсез
    Кычытмаган җирне кашымагыз. Что то сез дөресен язып бетермисез. Кем инде сөяркәсендә калган баланы уйлый. Ышандыра алмыйсыз бит, үскәнем. Ирегез кире шуңа китәр дип уйлыйсыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100