Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремнең әтисе өйдән чыгып китеп, үлгәнчегә кадәр авылга кайтмады, хат язмады»

Теләче районы Казаклар авылында «Гаилә елы»на багышланган «Җылы безнең гаилә учагы» дип исемләнгән кичәдә Теләче районы Олы Нырсы авылыннан Мансур һәм Рауза Хитмәтовлар гаиләсе белән таныштым. Мансур абый һәм Рауза апа башларыннан кичкән авырлыклар, ташлап киткән әтиләре һәм нәсел-буынны ачыклау серләре турында сөйләде.

news_top_970_100
«Иремнең әтисе өйдән чыгып китеп, үлгәнчегә кадәр авылга кайтмады, хат язмады»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Кичәнең геройлары – тормыш юлыннан матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче матур гаиләләр иде. Кичәнең алып баручысы Зөлфия Ибраһимова әйтеп үткәнчә, Мансур һәм Рауза Хитмәтовлар – гаиләләр арасыннан иң өлкән пар. Рауза апа утлы күмер төсле күзләре белән сирпеп карап, Мансур абыйның күңелен яулап ала, икесе дә бер авылдан булган егет белән кыз 1972 елда гөрләтеп туй ясый һәм гаилә корып җибәрә.

Гаилә бәйрәменә икесе дә шәҗәрә төзеп алып килгәннәр. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда, өй эше итеп, шәҗәрә төзеп алып килергә куштылар. Әтидән ишеткәннәрне һәм туганнардан сорап, шәҗәрә төзедем. Ирем Мансурның да туганнарыннан сорашып, шәҗәрә төзедек. Архивларга бармадык. Шәҗәрәне оныкларга да күрсәтәбез, алар да бик кызыксынып карый. Һәр гаилә әби-бабаларын белеп торырга тиеш», – дип аңлатты Рауза Хитмәтова.

Мансур абый һәм Рауза апа Хитмәтовлар белән, кичә тәмам булганнан соң, әңгәмә корып алдым.

«Ирем Мансурга 6 ай булган вакытта каенатам улын калдырып чыгып киткән»

– Без тормыш иптәшем белән икебез дә Олы Нырсы авылыннан. Мин югары очта яшәдем, шунда туып үстем, – дип сүзен башлады Рауза апа. – Иптәшем агымсулар аркылы, күпернең икенче ягында – түбәнрәк урында яшәде. Мансур абыең безнең белән дус булып йөреп, килгәләп йөрде. Мине күзәтеп йөргән. Ә мин клубка да чыкмый идем, тыйнак булдым. Шулай итеп, танышып, очраша башладык. 2 елдан артык матур гына, тәртипле генә очрашып йөрдек, аннан соң гаилә корырга исәп иттек.

Мин 2 ел хисапчы булып эшләдем, аннан соң авыл советында секретарь итеп сайладылар, һәм пенсиягә чыкканчыга кадәр шул вазифада булдым.

Ирем Мансур гаиләдә 1 генә бала булган. Сугыш арты, авыр заманнар... Каенанам Фәһимә үзеннән 16 яшькә яшь Нигъмәтулла исемле егетне йортка керткән, ул егетнең кием-салымы да булмаган. Шуннан, булачак ирем Мансур туган. Каенанамның бер аягы зәгыйфьрәк иде. Аңа карап, аксаклап йөрмәде, колхоз эшендә дә эшләде, тормышны да алып барды. Каенатам яшь кеше дә булгач, санлап та торасы килмәгәндер: «Йортка кергәч, тамагы туя башлады», – дип әйтә торган иде каенанам. Ашлар пешергәч, ашаган вакытта: «Сөяк кимер», – дип әйткәч: «Сөяк кимерергә мин эт түгел», – дип әйтә икән Нигъмәтулла абзый. Йортка кергәч, «права качать» итә башлаган. Каенанам белән каенатам тыныч яшәмәгән.

Читтән кайткан бер әби килеп: «Материал сатам, алмыйсыңмы, кызың Фәһимәңә күлмәк тектерер идең», – дип әйткән каенанамның әнисенә. Күпмедер сыер мае биреп, күлмәклекне алып кайтканнар.

Каенанам сөйли: «Төшке ашка кайттык та, Фатима түтинең Ташкенттан кайткан кызлары материал алып кайтканнар, Фәһимәгә дип, бер күлмәклек алдым», – дигән әби. «Сезнең үзегезгә генә булсын», – дип, материалны алып чыгып киткән дә, бүкәнгә куйган да, балта белән чапкан, ди. Әбигә дә, каенанама да материал эләкмәгән. «Әрәм иттең, нишләп шулай эшләдең, өскә кияргә кием дә юк», – дип әйткәннәр Нигъмәтулла каенатама.

Шулай итеп, йортка керсә дә, каенанамнан 16 яшькә яшьрәк каенатам үзенең усаллыкларын күрсәтә торган булган. «Әйдә, читкә китик», – дип тә әйткән каенанага. «Мин әнине ташламыйм, бала белән кайда яшәргә, кайда торырга кирәк, мин китмим», – дигән каенанам. Ирем Мансурга 6 ай булган вакытта, каенатам улын калдырып чыгып киткән һәм гомеренең соңгы елларына кадәр өйгә әйләнеп кайтмады.

Ирем Мансурның әтисенең Мәүлитҗан исемле энесе безнең сыйныфта укыды, бергә укыдык без. «Безнең абыйның читкә чыгып киткәннән бирле бер тапкыр кайтканы юк», – дип сөйләшкәч, гаҗәпләндем. Читтәге абыйларыбыз посылкалар җибәрә, кайталар, хатлар язалар иде бит. Каенатамнан исә бернинди хәбәр булмаган. Шул чыгып китүдән үлгәнчегә кадәр авылга кайтмады, хат язмады.

«Каената икенче гаилә дә корып караган, рәтләп тора алмаган»

– Исән икәнлеген белдегезме?

– Белдек. Мин авыл советында секретарь булып эшләгән вакытта хат килеп төште. «Минем эшләгән хезмәт хакыннан «за бездетность» тоталар, чыннан да улым Мансур барлыгы турында справка җибәрегез әле», – дип язган Нигъмәтулла бабай. Каенанамның ачуы килде.

– Каенатагызның икенче гаиләсе булганмы?

– Икенче гаилә дә корып караган, рәтләп тора алмаган. Үзебезнең авылныкы булган әле ул. Безнең авылдан чыккан кешеләрнең, күченеп, Пермь якларында яшәүләрен белә идем. Шуннан кайтучылар: «Әллә ничә аерылды, әллә ничә өйләнде», – дип әйтә иделәр.

– Шулай булуга карамастан, бу хәлләр сезне куркытып калмадымы?

– Юк, Мансур белән гаилә кордык. Каенатам монда кайтып янап, куркытып йөрмәде. Аннары хат кына язгалаганы булды. «Мин балага дип җибәргән алимент акчасына син капка эшләтеп ятасың икән» кебек эчтәлектәге. Урамның бер кырыенда каенатамның әтиләре, каршысында ук каенанамның йорты иде. Капка эшләгәннәре күренеп торган – аңа да ишетелгән, күрәсең.

Үлгәнче бер тапкыр да кайтмады. Әнә шул бер тапкыр хат язып карады да баласын бар дип тә белмәде... «Әти» дип әйтергә тилмереп үскән балаңның бар икәнен дә белмәгәч, мин сиңа Олы Нырсы авылында балаң барлыгы турында справка язмыйм, ачуланма», – дип хат язып җибәрдем. Шуннан соң хат-хәбәре булмады. Кайтучы-килүчеләр хәбәрләрен әйтә иделәр. «Фәләнгә өйләнде, аның белән дә рәтләп тора алмый», – дия иделәр. Бәхете булмаган Нигъмәтулла бабайның. «Салырга» да яраткандыр инде...

Каенанам озын гомерле булды, 98 яшькә кадәр яшәде. Бик тату яшәдек. Урамга чыгып: «Синең эштән кайтканыңны көтәм әле, кызым кайтып килми микән, дип әйтәм», – дия торган иде. Якын итеп, «кызым» дип әйтә иде ул миңа. Үзе дә булдыра алган кадәр булышты, балаларымны карашты. 3 бала үстердек: Рамилә, Марсель һәм Илсур. Балаларым өчесе дә авылда, тормышлары әйбәт, Аллаһка шөкер, исән-сау яшибез. Аллаһы Тәгалә саулыкларыбызны биреп, саулык белән яшәргә насыйп итсә иде.

– Мал-туарлар асрыйсызмы?

– Мал-терлекләребез бар, хәзер инде улыбыз белән киленебез кайгырта, малларны алар карый. Терлек азыгы әзерләгән вакытта күмәкләшеп эшлибез. Сыерыбыз, әтәч-тавыкларыбыз бар. Сөт тә саткалыйбыз. Без дә мал-терлекләр карап яшәдек, хәзер бу эшне улым белән килен башкара. Бүгенге көндә без – бик кадерле әти белән әни, бабай белән әби, өйдә 3 оныгыбыз бар.

«Беребезнең ачуы килсә, икенчебез эндәшми тора»

– Бергә булыйк, аерым торыйк, диләр. Сезнең моңа караш нинди?

– Без хәзер авыр эш эшли алмыйбыз, булдыра алган кадәрен генә эшлибез. Аерым яшәсәк, мал да асрый алмас идек, тату булып яшәгәндә бергә яшәүгә ни җитә! Улым да, йокыдан торуга: «Нихәл, әни», – дип исәнләшә, Аллаһка шөкер. Оныклар бер дә яныбыздан китми. Алар да безне ярата.

– Мансур абый белән бергә яшәвегезгә ничә ел булды?

– 52 ел. Тату яшибез. Элекке кешеләр, кызы белән кияве тату торсын дип, үзләренә күрә киңәшләрен, нәсыйхәтләрен биргәннәр. «Кызым, кияүгә чыгасың, анда сиңа бер каенана. «Әни» дип йөр, эшеңнән кайтканда якты чыраең белән кайтып кер, матур итеп яхшылап сөйләш, «әни» дигән сүзеңне күп итеп әйт», – дип әйткән иде әтием.

Ярый, Аллаһка шөкер, ирем дә җиңел-җилпе – тиз кабынып китә торган түгел. Беребезнең ачуы килсә, икенчебез эндәшми тора. Минем ачу килсә: «Ярар, Раузам», «Аңладым, Раузам», – ди ирем. Менә шулай итеп яшибез.

Хәзер төпчек улымның гаиләсе белән бергә яшибез. Аларның 3 бала. Бәхеткә, безгә дә яхшы килен туры килде, Аллаһка шөкер. Бик тәртипле, акыллы киленебез. Кода-кодагыйларыбыз да исән.

– Мансур абый әтисез үсүен сиздерә идеме?

– Ул инде аның үз эчендә булгандыр. Мин уйнап-көлеп тә: «Синең әтиең юк бит, атасыз бит син», – дип әйтмәдем. Ул минем туганнарым янына килгәч, үз туганнары шикелле – якын итеп яшәдек, Аллаһка шөкер.

Шәҗәрә төзү турында: «Бала җиде буынын белеп үсәргә тиеш»

– Рауза апа, гадәттә, авыл балалары ишле гаиләдә үсә, бертуганнарыгыз бармы?

– Ул вакытта балалар күп туган, мин – әнинең 10нчы баласы. Әни мине 48 яшьтә тапкан. Хәзер генә ул 1-2 бала табалар. Миннән олы абыйларым бар. 1946 елда туган абыем 11нче сыйныфка кадәр укыды, башка абыйларга караганда, мин шул абыемны бик якын иттем, сагындым. Ул Казан дәүләт химия-технология институтын тәмамлагач, Пермь якларына химия заводына эшкә китте, заводта авария булгач, кеше язмышын коткарыр өчен, агулы газны йоткан. Кызганыч, озак яшәмәде…

– Туганнарыгыз күп, ә шулай да барысын бергә туплап, шәҗәрә агачын төзегәнсез. Ничек булды бу, эшне нәрсәдән башладыгыз, архивларда утырдыгызмы?

– Мин хисапчы булырга укыдым, аннан соң бер иптәш хатын белән намазлар укырга өйрәнә башлагач, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга бардык. Анда читтән торып укыган вакытта, безгә нәсел шәҗәрәсен төзеп алып килергә куштылар. Балалар нәселне белсеннәр дип микән, мин сорамасам да, әтием туганнарыбыз турында сөйли торган иде. Шулай итеп, туганнардан сорашып, әтидән ишеткәннәрне кертеп, шәҗәрәне төзеп алып килдем.

Үземнекен эшләгәч, иптәшемнең шәҗәрәсен сораштыргалап яздык. Каенанам да, туганнар да булышты. Әмма дә ләкин архивларга йөреп эзләмәдек.

«Бала җиде буынын белеп үсәргә тиеш», – дип әйтә иде безнең әти. Үземнең балаларым җиде буын нәселен белә. Шәҗәрәне оныкларыбызга да күрсәтәбез. Диварга элеп куймасак та, стенкада тора. Шәҗәрә турында сөйләшә башласалар, оныкларым стенкадан шәҗәрә материалын тартып чыгара. Һәр гаилә әби-бабаларын белеп торырга тиеш, дип саныйм. Хәзер инде шәҗәрәне дәвам итеп эшләп бетереп була, ләкин аны зуррак материалга бастырып чыгарырга кирәк, миннән соң кызыксынсалар – эшләрләр, – диде Рауза апа.

Мансур Хитмәтов: «Аллаһы Тәгалә насыйп иткәндер, хәзер инде мин 12 ел мәчет имамы вазифасында»

Минем әңгәмәләшкәнне Мансур абый Хитмәтов сабыр гына тыңлап торды, соңыннан ул да әңгәмәгә кушылды. Аз сүзле Мансур абый сорауларга төгәл, кыска итеп җавап бирде. Һәр минут исәптә – өйлә намазы вакыты да якынлашып килә иде, шуны да уйлагандыр.

– Рауза апа белән танышу вакыйгасы исегездәме?

– Армиядән кайткач, булачак хатынымның абыйсы Харис белән дуслаштым. Бергәләшеп кичәләргә чыга идек. Күрешкән вакытта Рауза белән дә танышу бәхете тәтеде. Бергәләп киноларга, клубка чыга башладык, концертларга йөргәләдек. Аллаһы Тәгаләнең насыйбы белән, озак та тормый, өйләнештек.

– Хәзерге вакытта сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Аллаһы Тәгаләбез насыйп иткәндер инде... Хәзерге вакытта мин Олы Нырсы мәчетендә имам вазифасын башкарам. Инде 12 ел. Теләчегә барып дин гыйлемен алдым. Тәҗрибәле, белемле хәзрәтләр укытты безне. Алланың биргәненә шөкер, хәзер гарәпчә дә Коръәнне укыйбыз. Авылда да хатын-кызларга гарәп телен өйрәтү дәресләрен алып барабыз. 20ләп хатын-кызыбыз гарәпчәгә өйрәнде. Ир-атлар да әкренләп тартыла. Гарәпчәгә өйрәтү буенча эш алып барабыз.

Иганәчеләр булмады, халык ярдәме белән 3 катлы яңа мәчет салып чыктык. Бөтен шартлар бар. 2 ел элек мәчеткә газ керде. Анда яшьләребез дә, олырак кешеләр дә килгәли. Ифтар мәҗлесләрен дә шунда үткәрәбез. Гаилә белән, балаларыбыз белән уразаларны исән-сау тотарга насыйп итсә иде.

– Рауза апа сөйләгәннәрдән, гаиләгез – ныклы терәгегез булып тора, димәк.

– Рауза белән 52 ел бергә гомер итәбез. Тагын күп еллар гомер итәргә насыйп итсә иде. Олы кызым – укытучы, уртанчы малаем МЧСта эшли, төпчек улым гаиләсе белән безнең белән яши. 2 катлы яңа йорт салып чыктык – шунда торабыз. Гаиләбез бик тату, Аллаһка шөкер.

– Яшьләр авылда каламы?

– Юк, китәләр. Эш юк бит, фермалар юк. Күбесе районга, шәһәргә китә. Хуҗалыкларын, өйләрен ташлап китүчеләр юк. Күбесенчә пенсия яшендәгеләр яши. Аларның балалары кайтып-китеп йөри.

…Әңгәмә тәмам булганнан соң, Мансур абый белән Рауза апа, кулга-кул тотынышып, өйлә намазына ашыкты. Менә шулай, Мансур һәм Рауза Хитмәтовлар гаиләсе кебек, картлык көнендә дә пар канатың белән бергә исәнлектә-саулыкта, аек акылда булып, дус-тату торып, намазлар укып, барчабызга да тигезлектә яшәргә насыйп булса иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100