Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремнең әнисе һәм әбисе безнең белән яши башлагач, мәхшәр башланды...»

news_top_970_100

Мин Нияз белән 6 ел элек таныштым. Бергә фатир яллап яшәдек. Бюджетны аерым алып бардык, чыгымнарны икегә бүлдек. Рәхәт яшәдек, акча эшләдек, киләчәккә планнар кордык. Ә Ниязның бер хыялы бар иде – зур йорт сатып алып, шунда әнисе, әбисе һәм минем белән бергә яшәү. Ярар, алар – яхшы кешеләр, безнең мөнәсәбәтләребез дә әйбәт, яшәп карарга була, дип уйладым.

Без күп эшләдек, акча җыйдык. Мин дә үзем җыйган акчаның бер өлешен бирдем, йорт таптык, сайладык һәм сатып алдык. Минем беркемгә дә бәйле буласым килми, шуңа күрә болай хәл иттек: ул үзенең акчасына йорт сатып ала, ә мин үз акчама фатир алам. Дөнья хәлен белеп булмый бит, үз почмагым булып торсын, дип уйладым.

Барыбыз бергә яши башладык, һәм бер мизгелдә мин тормышыбызның нык үзгәргәнен аңладым, кыскасы, мәхшәр башланды. Башта без Нияз белән тәүлек дәвамында бергә идек. Бергә уянабыз, кочаклашып, иркәләнеп ятабыз, бергә ашарга әзерлибез, иртәнге каһвәне бергә эчәбез, бергә ванна керәбез... Без боларны 6 ел буе бергә эшләдек, һәм бу – безгә бик рәхәт иде.

Ә хәзер без болай эшли алмыйбыз! Нияз янында чытлыклана алмыйм, шаярта алмыйм, теләсә кайсы вакытта кочаклый, үбә алмыйм һәм бу – минем өчен бик авыр. Үземне сәхнәдәге кеше кебек һәм тамашачыга ошарга тиеш кеше кебек хис итәм. Тик монда тамашачы – Ниязның әнисе һәм әбисе!

Элек без аның әнисе һәм әбисе белән айга шул 1 мәртәбә очраша идек, һәм ул вакытта алар миңа изге кеше кебек тоела иде: барысы да бер-берсен ярата, хөрмәт итә, сагыналар... Аерым яшәгәндә, мин дә аларны ярата идем. Ә хәзер әнисе һәм әбисе белән бергә булган вакытта ачуым гына чыга.

Яңа йорт сатып алгач, әлбәттә инде яңа җиһазлар, кирәк-ярак та алына. Без барысын да бергә сатып алабыз, чөнки Нияз белән алга таба да бергә яшәргә телибез. Тик әнисенә әле бу ошамый, әле теге әйбер ошамый, сабый бала кебек көйсезләнеп кенә тора. Әбисе дә нәкъ шулай. Аларның болай кылануыннан мин генә түгел, Нияз да аптырашта.

Ярар, өй минеке түгел, аңлыйм, тик мин дә өйне тәртипкә китерүдә үз өлешемне кертәм бит. Һәм бу өйдә үземне хуҗабикә итеп тоясым килә. Әмма миңа гел кемгәдер юл куярга, компромисска барырга, Ниязның әбисе һәм әнисе фикеренә колак салырга туры килә.

Кыскасы, болай бергә яшәү нык «шәп» бүләк булды... Соңгы арада башымда гел бер уй:фатир ачкычларын кулыма алуга ук, берни дә әйтеп тормыйча, берүзем яшәргә күченеп китәрмен ахры. Мөнәсәбәтләр ачыкларга да, нәрсәдер аңлатып торырга да җыенмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100