Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Иремнең тән тиресе саргая башлаганын сизеп алдым... Куркыныч диагноз куйдылар"

Зәйдә яшәүче Нәгыймуллиннар көтмәгәндә зур сынау алдында кала. 2018 елның мартында гаилә башлыгы, 27 яшьлек Риваль Нәгыймуллинда куркыныч авыру ачыклана - бавырында яман шеш. Ике ай Казан клиник онкология диспансерында дәвалану курслары уза, тик файдасы булмый. Нәтиҗәләр начар, чир артка чигенергә теләми. Хәзерге минутларда егетне дәвалап аякка бастыру өчен якыннары акчалата ярдәм итә алган һәркемгә зур өмет баглый.

news_top_970_100
“Иремнең тән тиресе саргая башлаганын сизеп алдым... Куркыныч диагноз куйдылар"

“Тора-бара гына иремнең тән тиресе саргая башлаганың сизеп алдым”

Тормыш иптәше Эльвира белән матур гына яшәп, киләчәккә якты планнар корып, кызлары Ралинәне үстереп ятканда гаиләнең ишеген борчу җиле кага. Авыру дигәнең сорап килми бит. Баһадирдай гәүдәле, балачактан спорт белән шөгыльләнгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган Ривальдә мәкерле авыруны көтмәгәндә генә ачыклыйлар. Сызланып, авыртып, сәламәтлегенә зарланып йөрми ул, бары тик тән тиресе генә саргая башлый. Авыру үзен март аенда гына сиздерә.

- Ривальнең хәле китеп, алай каты авырганы булмады. Берничә тапкыр эче авыртуы хакында гына әйтте. ФГДС ясаттык, табиблар барысы да яхшы дип әйтеп килделәр, биргән анализлар да начар түгел иде. Тора-бара гына иремнең тән тиресе саргая башлаганын сизеп алдым, ләкин ул вакытта да үзен әйбәт хис итте. Күрәмсең, авыруның башлангыч стадиясе гына булгандыр. Борчылдым, тик артык игътибар бирмәдек. Арган яки һава торышы шулай тәэсир итә, тиздән барысы да узар дип өметләндем. Тик көннәр үтә торды, тән тиресенең төсе үзгәрмәде. Безгә кунакка килгән әни дә куркуга калып, Ривальнең тән төсе үзгәргәнен сизеп алды. Күңелдә тынычлык бетте, шуннан соң хастаханәгә барырга дигән карарга килдек. Билгеле, начар авыру булыр, безнең гаиләгә шундый зур сынау килер дип беребезнең дә уйлыйсы килмәде, - дип искә ала Эльвира Нәгыймуллина.

“Гаиләбез өчен авыр көннәр башланды"

Әле күптән түгел бәхетле тормыш иткән Ривальгә сирәк очрый торган, катлаулы диагноз куялар: “Клацкин шеше”, ягъни бавыр шеше. Авыру нәтиҗәсендә кешенең тән тиресе саргая. Кызганыч, котычкыч диагноз инде чир кискенләшкән вакытта гына куелган. Татарстанда аны дәвалый алмыйлар.

- Хастаханәдә Ривальне тикшерделәр, анализлар бирдек. Нәтиҗәләре тетрәндергеч булды, куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Без шок хәлендә калдык, бу вакыйгаларны әле дә куркыныч төш кебек искә алам. Гаиләбез өчен бик авыр көннәр башланды, әллә никадәр дәвалану курслары, уколлар, дарулар алдык. Көн саен хастахәнәгә йөрдек. Ике ай буе Казан клиник онкология диспансерында дәвалану курслары уздык, химиотерапия алдык. Куркыныч диагнозга ышану, аны кабул итү бик читен. Ләкин шулай тәкъдир дәфтәреңә язылган икән, без кабул итәргә һәм көчле булырга тиешбез. Чир чи­генергә уйламый, тик без өметебезне өзмибез, һәрдаим алга барырга тырышабыз. Бүген безнең бөтен көчебез яраткан иремнең гомерен саклап калуга сарыф ителә.

Ривальнең хәле көннән-көн кискенләшә бара. Казан табиблары авыруның бик тиз таралуы, катлаулануы хакында хәбәр итәләр. Бу очракта вакытның һәр мизгеле кадерле. Егетнең әти-әнисе, тормыш иптәше, дуслары чит илдә дәвалау үзәкләре, тәҗрибәле белгечләр эзләргә керешә. Кая гына анализлар юллап, хат җибәреп карамый алар. Ниһаять, Мәскәүдәге фәнни-клиник үзәк егетне кабул итәргә әзер булуын хәбәр итә. Шулай ук Нәгыймуллиннар Көньяк Кореядәге Asan medical cente клиникасы белән дә элемтәгә керә. Бүген Ривальне чит ил табиблары дәвалый.

- 30 май көнне Риваль әни белән Кореягә очты. Кызганыч, мин кызым белән калдым һәм бара алмадым. Без аларны өйдә көтәбез, хәзер иң мөһиме – терелеп, аякка басып кайтсын. Бөтен җаным шуның белән. Күп еллар Кореядә эшләгән белгеч нәкъ менә бу чирне дәвалауда махсуслашкан, бу юнәлештә зур тәҗрибә туплаган. Шуңа күрә өметләребез зурдан, - ди Эльвира.

“Палата бәясе кыйммәт, тәүлегенә 30 мең сум”

Риваль Көньяк Корея клиникасында икенче химиотерапия узган. Булган акчасын экономияләү өчен егет, кирәкле процедураларыннан соң, ялланган фатирга урнаша. Палата бәясе кыйммәт, тәүлегенә 30 мең сум. Шуңа өстәп, чит илдә дәвалану, операциягә түләү өчен зур суммада акча кирәк. Нәгыймуллиннар гаиләсе өчен әлеге сумманы җыю авырдан бирелә, шуңа күрә алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый. Егетнең танышлары социаль челтәрдә махсус төркем булдырып ярдәм акчасы җыюны оештырып җибәргән, аның нәтиҗәсендә ярты сумма җыелган.

Ривальнең тернәкләнеп өене, гаиләсе янына кайтасы килә... Шуңа күрә ул изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Гаилә һәр ярдәмгә рәхмәтле.

- Риваль яшәү өчен һәр көн көрәшә, савыгуына зур ышаныч баглый. Никадәр генә авыр булса да, нык тора. Ул ахырга кадәр көрәшергә әзер, ләкин матди ярдәмнән башка булмый. Изге күңелле кешеләр барлыгына ышанабыз. Кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр ярдәмнәреннән ташламасыннар иде. Ривальне вакытны сузмыйча, тиз арада аякка бастырырга, бу начар чирне җиңәргә телибез. Ки­рәк­ле сумманы мәр­хәмәт­ле кеше­ләр­дән башка җыя алмаячакбыз, - ди Эльвира.

Көньяк Корея клиникасында алга таба дәвалану һәм операция ясату өчен зур суммада акча кирәк. Ривальнең савыгып кайтуын өйдә яраткан хатыны, ике яшьлек кызы һәм әти-әнисе көтә.


Ривальгә ярдәм итү өчен реквизитлар: 

ЯНДЕКС. ДЕНЬГИ - 410016912904679
QIWI КОШЕЛЕК - 7 937 590 66 82
СБЕРБАНК КАРТАСЫ
2202 2003 3179 9377 (Әтисе - Равиль Рафаилович Н)
79274596424 (Әнисе - Рамзия Мударисовна Н)
Банк ДЕВОН-КРЕДИТ
4038420021921943 (Риваль)
Тинькоф-банк
5213243850922442 (Риваль).

Ривальнең аккаунтлары - @rival_will_win һәм vk.com/pomogi_rival


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100