Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремне сөяркәсеннән кире кайтарып, аңа кабат кияүгә чыктым…»

Минем бер дигән ирем бар: эчми, акчаны яхшы эшли, өйдә дә бөтен нәрсә төзек, кызларыбызны да бик ярата. Әмма бер мизгелдә ирем безне ташлап, башка хатынга китте. Ә мин ике бала белән торып калдым.

news_top_970_100

Ул киткәнче мин бернинди куркусыз хатын идем. Тыныч кына, бәхетле яшәдек, балаларны үстердек, сәяхәт иттек. Бер-беребезне яратабыз дип уйлый идем.

Шуңа күрә иремә гаиләдә күңелсез була башлагандыр һәм шулай итеп үзенең төссез гадәти көннәрен төрләндерергә теләгәндер дип уйлыйм.

Тормышыбызда «өченче көчнең» барлыкка килүен шактый тиз сизеп алдым. Ирең белән 10 ел бергә яшәгәч, аның хәрәкәтләрендәге, сүзләрендәге, үз-үзен тотышындагы һәрбер үзгәреш шундук күзгә чалына.

Менә мин дә иремнең көндәлек эшләре турында бик таркау гына сөйләвенә, әле өстәвенә аның көндәлек режимында сәерлекләр дә җитәрлек булуына игътибар итә башладым. Ә сораштыра башласаң, үпкәли, киреләнә, аннан янәсе балалар белән уйнарга дип күрше бүлмәгә кереп китә. Аның кияүгә җыенган кыз кебек гел-гел көзге янында бөтерелүен, башындагы пеләшенә борчылуын күргәч, шикләрем тагын да ныгыды. Монда инде беркатлы юләр кыз бала да эшнең нидә икәнен чамалый ала.

Ә соңыннан аларның эшендә мәҗлес булды һәм анда барысы да ирләре, хатыннары белән чакырулы иде. Көндәшемне тану өчен миңа әллә ни зирәк булу таләп ителмәде — иремнең йөзен күзәтү җитте. Әле иң кызыгы шул, ирем ул кыз белән мөмкин кадәр сирәк сөйләшергә тырышты, бүселгән кыяфәт чыгарды, әмма барысы да аңлашыла иде. Дөресен әйтәм, мин аны ул кадәр яшь һәм чибәрдер дип уйламаган да идем. Ул туташның иремне ничек үзенә каратуы да аңлашылды. Мин бераз кырысрак, таләпчән. Ә ул бөдрә чәчле, һәрбер ир-атка аның белән ничек соклануын белдерә ала торган бер сөйкемле сөяк инде.

Шикләремне ныгыту өчен, мәҗлестә бөтен игътибарым шул кызда булды. Ялгышып кына аның киемен, үз-үзен тотышын тәнкыйтьләп, әле аның кадәр әрсез кеше күргәнем юк иде дидем. Һәм… иремнән гомердә дә ишетмәгән сүзләр ишеттем. Ул исерек иде, тыелып тормады һәм «ул синнән йөз мәртәбә яхшырак, матуррак, тәмлерәк пешерә» дип әйтеп ташлады. Аның белән күптәннән очрашуын, мине яратмавын һәм аерылырга әзерләнүен дә әйтте. Мин төне буе елап чыктым. Әмма моның исерек баштан әйтелгән сүзләр икәнен уйлап, барысын да җайга салырбыз дип өметләндем.

Иртән могҗиза булмады, ул китте. Алмашка кием генә алды. Ә икенче көнне аннан: «Аерылырга гариза бирәм», - дигән СМС-хәбәр килде.

Нишләп болай булды, нигә ул миннән шулай читләште дигән сораулар белән үземне җәфаладым. Моңа бары бер генә аңлату таптым: ул мине хатын-кыз итеп күрми башлаган, ә мин исә балалар, хуҗалык, көнкүреш белән артык мавыгып киттем. Икенче баламны тапканнан соң нык тазардым һәм бөтенләй үземне карамый башладым. Әмма минем моның өчен гаилә акчасын һәм вакытны сарыф итәсем килмәде. Ә ахырда иремне югалттым.

Мин аерылышуга каршы килмәдем, барысына да ризалаштым. Без яшәгән фатир минеке, әти-әнием бүләк иткән иде. Шулай булгач, әллә ни бүлешерлек әйбер булмады. Ирем яңа мәхәббәте белән күрше кварталда фатир «снимать» итеп яши башлады. Мин бу хәл белән килешеп кенә калмадым, аны үземнән җибәрдем һәм алга таба ничек яшәргә икәнен уйлый башладым.

Эш таптым, чөнки ирем түләгән алиментлар безгә бөтенләй җитми иде. Бар көчемә эшләдем һәм эштә мине тиз арада күтәрделәр. Үземне дә карый башладым. Спортзал, бассейн, косметолог… Һәм инде ярты елдан үземне танымый идем. Зифа гәүдәле, үз-үзен тәрбияләгән ханым.

Бу вакыт эчендә без ирем белән күрешүдән туктамадык. Ул балалар янына еш килә, мин дә аны бернинди начар уйсыз өстәл янына чакырам, сөйләшеп утырабыз. Кайвакыт ул хәтта яңа хатыны белән ничек яшәве турында да сөйли иде. Яшермим, аның безгә килеп йөрүенә көчкә түздем, чөнки аны әле дә ярата идем. Әмма барысы да яхшы дигән кыяфәт чыгарып йөрдем.

Иремнең минем белән хатын-кыз буларак кызыксына башлавын шундук сизмәдем. Ул вакытта безнең аерылышканга бер ел, ә аның яңа хатынына өйләнгәненә дүрт ай иде. Элекке ирем безгә көн саен диярлек кереп йөри башлады, хәтта «синнән бүген шундый тәмле ис килә, маникюрың матур» дип шактый интим тоелган комплиментлар да ясый башлады. Әмма иң мөһиме — ул еш кына хатыныннан зарлана башлады. Аны аңларга да була. Хатыны эшеннән китте һәм шундук аның муенына утырды. Балалар табарга теләмәде, янәсе, әле бик яшь. Әйе инде, бала-чага, нибары 31 яшь кенә! Өен дә артык карап тормады, элекке иремнең дә кыяфәте бик чиста-пөхтә түгел иде.

Менә шул вакытта мин яраткан ир-атымны, балаларымның әтисен кире кайтару шансы барлыгын аңладым.

Бервакыт мин аның бездә кунарга калуын сорадым, имеш, әтиләренең әллә нигә бер бездә кунуына кызларыбыз да бик шат булачак. Бу чакыруны күптән көткән кебек, ул шундук ризалашты. Кызлар әтиләре белән рәхәтләнеп уйнадылар, сөйләштеләр дә йокларга киттеләр. Ә мин үземнең шактый гына ачык халатымны кидем дә элекке иремне чәй эчәргә чакырдым.

Барыбыз да олы кешеләр инде, бу кичнең ничек тәмамланганын аңлыйбыз. Шул мизгелдән башлап, мин чын мәгънәсендә элекке иремнең сөяркәсенә әйләндем. Дөресен әйтәм, миңа ошады. Бу качып-посып очрашулар миңа ир-ат белән яшәүнең яңа якларын ачты һәм ирем белән безнең темпераментның әле бик яхшы булуын күрсәтте.

Бу тарихны озакка сузып тормыйм. Ярты елдан без аның белән кабаттан рәсми рәвештә ир белән хатын булдык. Инде 10 ел икенче тапкыр бәхетле гаилә булып яшибез. Күрәсең, бу хәлләр безгә бик кирәк булган.

Күпләр ирең сиңа хыянәт иткән, ә син аны кичергәнсең, син көчсез кеше дип әйтер.

Ә менә мин киресенчә уйлыйм. Көчсезлек — ул кулларыңны салындыру һәм бәхетең өчен көрәшмәү. Әйе, ирем хәлләр майтарды һәм минем моны ничек кичергәнне бер Аллаһ кына белән. Әмма башка ир-атны очратып, мин аны иремне яраткан кебек ярата алыр идемме? Моңа да гарантия юк. Ә мин 10 ел бергә яшәгән иремне, балаларымның әтисен кире кайтардым һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 октябрь 2023
    Исемсез
    Умница, молодец
  • 5 июль 2023
    Исемсез
    Молодец
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100