Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремнең сөяркәсенә бала таптырдым»

Язмыш Чулпаннан көлде: аның баласы юк иде, була да алмый һәм моңа бер генә табиб та дәва таба алмады. Ел ярым элек Чулпанның гаилә тормышы да чәлпәрәмә килде: ул иренең хыянәтен кичерә алмады һәм алар аерылышты, дөресрәге, ире аны ташлап китте.

news_top_970_100

Бала тудыру йортының баш акушеры Чулпан Ринатовна озын буйлы, мәһабәт гәүдәле егеттән чәчәк гөлләмәсе алды да, аңа карап елмайды һәм кулына яңа туган сабыйны сузды.

«Гаиләгезгә зур бәхет, сәламәтлек телим! Безгә тагын килергә язсын», — диде Чулпан Ринатовна.

Ир-ат һәм аның яшь хатыны да аңа җавап итеп ихлас елмайды, акушер ханымның һәр пациентка булган ихтирамы, җылы мөнәсәбәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр. Саубуллашкач, яшь гаилә машиналарына таба китте, ә Чулпан Ринатовна куллары белән үз-үзен кочаклап роддом болдырында алар артыннан карап калды. Ул кешеләргә һәр көнне шушындый бәхетле мизгелләр бүләк итә һәм яңа туган сабыйларны әниләре белән роддомнан чыгару минутларын бик ярата иде. Соңыннан ул бәхетле гаиләләрнең артыннан карап кала, аларны дөньядагы иң зур бәхет көтәдер дип чын күңеленнән ышана һәм моның чыннан да шулай булуын тели иде. Әмма үзенә мондый бәхет насыйп булмады шул…

Язмыш Чулпаннан көлде: аның баласы юк иде, була да алмый һәм моңа бер генә табиб та дәва таба алмады. Ел ярым элек Чулпанның гаилә тормышы да чәлпәрәмә килде: ул иренең хыянәтен кичерә алмады һәм алар аерылышты, дөресрәге, ире аны ташлап китте.

«Мин синнән китәм. Башка хатын-кызга гашыйк булдым. Кичер мине», — диде аңа ул вакытта Рәшит.

«Рәшит! Нәрсә сөйлисең инде?! Без синең белән сигез ел бергә. Синең өчен моның бер мәгънәсе юкмыни соң?» — диде Чулпан.

«Элек бар иде. Ә хәзер юк, — диде хатынының елавына ачуы чыга башлаган Рәшит һәм тавышын күтәрде. — Миңа инде утыз яшь, аңлыйсыңмы? Мин бала телим. Ә син буш, кысыр! Син алдадың мине!»

«Нигә алай дип әйтәсең миңа? Мин сиңа әле туй алдыннан ук бала таба алмаячакмын дип әйткән идем. Син барысын да белдең һәм ризалаштың!» — дип кычкырды Чулпан да.

«Шуннан нәрсә? Мин ул вакытта балалар турында уйламадым да, ә хәзер уйлыйм! Альбина синнән яшьрәк, аның белән һичшиксез балабыз булачак!» — диде Рәшит.

«Нигә миңа боларны сөйлисең соң син?» — дип тагын да ныграк елый башлады Чулпан.

«Уф, әйдә истерикасыз гына, ә! Елак, сытык хатыннарны җенем сөйми!» — дип кычкырды ир.

«Шулаймы? Ярар, бар, бар, чыгып ычкын! Күралмыйм сине!» — дип тузынды Чулпан да.

Рәшит китте… Башта Чулпанга җирәнгеч күз карашы белән байтак карап торды әле ул.

Ул вакытлардан хәйран сулар акты инде, әмма Чулпан иренең үзен ташлап китүе белән һич килешә алмады. Үткән тормышны, үпкәләрне онытырга да, берәр кеше табып тыныч кына яшәргә бит инде. Ярар, яратусыз, мәхәббәтсез дә булсын ди, ялгызы булмас иде ичмасам. Күпләр шулай яши әле. Әнә һичьюгы үзләрендә эшләгән анестезиолог Рәсим яки ашыгыч ярдәм йөртүчесе Дамир. Тегесе дә, монысы да әллә ничә мәртәбә очрашуга чакырып карады инде, ә ул мәктәп укучысы кебек һаман кылтая.

«Тиле! — диде үз-үзенә Чулпан. Әмма чит ир-атларның куллары үзен кочаклавын, назлавын күз алдына китерсә, чирканып куя иде.

Ул әле дә Рәшитне ярата иде шул. Өстәвенә, эчке тавышы да утка май өстәп тора:

«Әйдә, әйдә, чык кияүгә, сине тагын ташласыннар, таптап китсеннәр, ә син тагын чык… Үзеңне алдап булмый ул. Юньле ир-атларга бала кирәк, ә син кысыр, таба алмыйсың, ә юньсез ирләр синең үзеңә кирәкми…» — дип үчекләп тора күңеле.

Чулпан авыр сулап куйды да, ординаторлар бүлмәсенә кереп китте. Бүлмә әзрәк җилләсен дип ишекне ачык калдырган иде. Шуннан шәфкать туташы булып эшләгән Алсуның тавышы ишетелде.

«Кит инде?! Чулпан Ринатовнаның иренең сөяркәсе монда ятамыни? Тучны безнең Чулпан Ринатовнаныкымы? Ә кайсы палатада?» — диде кыз.

«Бишенчедә. Альбина исемле, каракучкыл гына кыз, борыны янында миңе дә бар. Миңа ирем әйтте, ә аңа Рәшит үзе сөйләгән. Шушы көннәрдә күрешккәннәр алар, әле көлешеп тә торганнар, сменаларны санап чыгарганнар да, аның баласын Чулпан таптырачак икән. Ләкин Рәшит кенә курка ди, Альбинаның кем булуын белмәсә ярар иде ди. Хәтта янына да килми икән. Бала белән чыкканда гына киләм дип әйткән. Альбина да, Чулпан Ринатовнаның Рәшитнең элекке хатыны булуын белми икән».

Чулпан Ринатовна санитарка Динәнең тавышын таныды. Чыннан да, аның ире Рәшит белән эшли иде шул, димәк, алар аралашырга мөмкин.

«Чистый Санта-Барбара киносы белән бер инде. И, кызлар, ярар чиләкләремне коридорда ташлап килгән идем, идәннәремне юып бетерим. Онытканчы дип сөйләргә килгән идем бит», — диде Динә.

«И, Аллам!» — дип авыр сулап куйды шәфкать туташы. — Менә бит тормыш ничек. Әгәр минем ирем шулай миңа хыянәт итсә, әле яңа хатыны монда бала табарга да килсә, мин төнлә мендәр каплап үтерер идем, билләһи».

Ә Чулпанның күзләреннән яшь тәгәрәп төште. Аяк тавышлары тынганын көтеп торды да бүлмәдән чыкты. Гаиләсен җимергән шул хатынны күрәсе килеп, ул яткан бишенче палатага таба атлады.

Альбина караватта утырып тора иде. Кулында алма, үзе тәрәзәгә караган. Ни гаҗәп, тулы гәүдәле, алсу йөзле бу кыз Чулпанның күңелендә нәфрәт уятмады, бары тик ниндидер чиркану, җирәнү кебек хис кенә барлыкка килде.

Менә шушы зур күкрәкле кызга алмаштырганмы инде аны Рәшите…

Әлбәттә, Альбина Чулпаннан чама белән ун яшькә яшьрәк иде, әмма зур корсагы, иске халаты белән әбиләр кебек күренә иде. Чулпан башын селкеде дә чыгып китте. Ә төнлә Альбинаның тулгаклары башланды һәм аны бала тудыру бүлмәсенә алып кереп киттеләр.

Бу төн кизү табиблар өчен бик авырга туры килде. Дүрт хатын берьюлы бала таба башлады. Әмма иң авыры Альбинаныкы булды. Чулпан башка хатыннарны шәфкать туташына һәм акушеркага тапшырды да, Альбинаны үз карамагына алды. Альбинаның улы бик зәгыйфь булып туды, көч-хәл белән тавыш чыгара алды. Ә Альбина хәтта улына күз салырга да өлгермәде, йоклап китте.

«Ничек гаҗәп! Шундый тулы гәүдәле хатыннан бигрәк зәгыйфь, бәләкәй бала туды», — диде шәфкать туташы.

«Була инде андый хәлләр. Аны палатага чыгарыгыз, ял итсен», — диде дә Чулпан бала табучы башка хатыннарның хәлен белергә китте.

Алсу бик кызыксынып Чулпан Ринатовнаны күзәтте, янәсе, ул әле генә элекке иренең баласын кулына алганын белми дип уйлады. Чулпан да Алсуның нәрсә уйлаганын чамалады, ләкин кылын да селкетмәде, берни сиздермәде. Нәрсә булса шул була инде, хәзер берни дә эшләп булмый…

Тагын бер хатынның хәле катлаулы иде. Чулпан бар нәрсәсе турында да онытты, хатынга тизрәк баласын табарга ярдәм итте һәм үксеп елаган анага кычкырудан кып-кызыл булган баласын алып килде…

Хатыннар балаларын табып бетергәч, Чулпан Ринатовна балалар ята торган бокска килде һәм анда Рәшитнең улын эзләп тапты. Ул ничектер бик уяу йоклый иде, әле тәне селкенеп куя, әле йөзен җыерып куя… Чулпан аңа озак карап торды, соңыннан кулына алды да, әкрен генә аны тирбәтә башлады. Бала төрелгән иске, төсе уңып беткән пеленкага эре-эре күз яшьләре тамды. Кинәт кенә Чулпан үзен дөньядагы иң бәхетсез кеше итеп хис итте…

Ул сабыйны урынына яткырды да, үзенең бүлмәсенә кереп китте. Пледка төренеп диванга ятты, күзләрен йомды да, Рәшиттән дә, Альбинадан да үзенә китергән газаплар өчен үч алырга теләвен уйлады.

Ә иртә таңнан роддомда коточкыч шау-шу купты: Альбинаның яңа туган улы югалган! Яшь хатын илереп елый-елый коридорда әрле-бирле йөри, һәр палатада шушы хәлне сөйлиләр. Чулпан Ринатовнаны эзләделәр, ләкин ул бер җирдә дә юк иде. Альбинага тынычландыра торган укол ясадылар, әмма дарулар кайгыдан тилергән анага шундук ярдәм итмәде, ниһаять, ул күз яшьләренә буылып караватына ятты.

Табиблар полиция чакырганчы, шушында, урында ук ачыклык кертергә теләде, гәрчә, Альбина полиция чакыртырга теләсә дә. Санитарка Динә апа Альбинага Чулпан Ринатовнаның кем булуын сөйләп өлгергән иде инде. Һәм яшь хатынның коты очты, улын башка күрмәячәген аңлаган иде ул. Хатын кабат елап коридорга чыкты һәм шундук Чулпан Ринатовна белән кара-каршы очрашты.

«Кайда минем улым? Кайда ул?» — дип кычкырды ул каршысында тып-тыныч торган хатынга.

«Кайда булырга тиеш, шунда. Бокста ул. Палатагызга керегез. Хәзер аны имезергә алып киләләр. Ә нәрсә булды соң?» — диде Чулпан.

«Син аны урладың! Ирең өчен үч алырга теләп урладың, мин беләм бит!» — дип кычкырды Альбина үз-үзен белештермичә.

Алар янына кешеләр җыелыша башлады, әмма Чулпан Ринатовна беркемгә дә игътибар итмичә, тыныч кына әйтеп куйды:

«Кычкырмагыз, тынычланыгыз, бөтен роддомны аякка бастырдыгыз. Сезнең улыгыз бик зәгыйфь, авыру булып туды, мин аны педиатрга консультациягә алып бардым. Табиб рекомендацияләрен роддомнан чыкканда выписка белән бергә бирерләр. Сездән үч алыргамы? Үзегезне шуңа лаек дип уйлыйсызмы?..» — диде Чулпан.

Чулпан Ринатовна башын горур тотып, борылып китеп барды. Ләкин аның баланы урлап качарга теләгәнен, хәтта инде аны алып таксига чыгып утырганын, тик соңгы минутта кире уйлап, клиникага кергәнен беркем дә белми иде. Бәхетсез ананың улын югалту кайгысыннан өзгәләнгәнен белә торып тыныч яши алыр идеме соң ул? Юк! Һәркемнең үз намусы бар шул. Әгәр язмышында шулай язган икән инде, ахмаклык эшләү һәм нәрсәнедер төзәтергә теләү бик үк дөрес түгел. Чулпан Ринатовна чыннан да педиатрга барды, алар икәүләп баланы карадылар, доктор нидер язды һәм аны баланың әнисенә тапшырырга кушты. Чулпан Ринатовна үз бүлегенә кайтты да, күңелендә гаҗәп тынычлык тойды…

Кич ашарга әзерләгәндә Чулпан бернәрсә ачык аңлады: ул ялгыз булырга теләми иде. Аңа бала кирәк. Әти-әнисе баш тарткан балалар азмыни? Шуларның берсен уллыкка алыр. Әмма моның өчен аның ире булырга тиеш шул, фиктив булса да. Башына анестезиолог булып эшләгән Рәсим килде. Ул инде берничә мәртәбә Чулпанның игътибарын җәлеп китәргә тырышып карады.

«Хм, — дип елмайды хатын бу кинәт килгән уеннан. — Ә нәрсә? Бергә эшлибез, аны яхшы беләм, алай начар ир-атка охшамаган, шат күңелле, ярдәмчел», — дип уйлады үз эченнән генә.

Чулпан озак уйлап тормады, Рәсимгә шалтыратты да сөйләшергә теләвен әйтте һәм үзенә чакырды. Рәсим торт, чәчәкләр һәм тагын бер пакет әйбер төяп, ярты сәгатьтән килеп тә җиткән иде инде.

«Ә болар нәрсәгә соң?» — дип елмайды Чулпан пакетка ымлап.

«Ну, син ничек теләгән идең соң? — диде ул һәрвакыттагыча күтәренке күңел белән. — Син бит нигә чакырганыңны әйтмәдең. Менә ул-бу була калса дип төянеп килдем. Әгәр безнең романтик очрашу икән — торт һәм чәчәкләр. Ә болай чәй эчәргә генә чакырган булсаң — монда колбаса, ипи, печеньелар, әле тагын чәй дә алдым. Ә краныңнан су ага икән, инструментларым машинада гына, хәзер алып керә алам!» — дип елмайды Рәсим.

«Юк, юк, инструмент кирәкми, — диде Чулпан эче катып көлеп. Аннан Рәсимне кулыннан тотып алды да, кухняга алып кереп китте. — Син барыбер әзерләнә алмаган булыр идең, чөнки мин сиңа тәкъдим ясыйм» — диде хатын.

«Нинди тәкъдим?! — дип гаҗәпләнүдән кашларын сикертте Рәсим.

«Рәсим, өйлән миңа!» — дип турыдан әйтеп салды Чулпан.

«Ничек? Хәзер үкме! Соң урамда төн бит инде…» — дип кулларын як-якка җәйде ир.

«Ярар, — диде дә Чулпан кисәк кенә җитди кыяфәткә керде. — Сиңа минем белән фиктив рәвештә булса да гаилә корырга кирәк. Мин уллыкка бала алырга телим, ялгыз яшәп арыдым, туйдым. Әмма моның өчен миңа ир кирәк. Ә минем ирем, беләсең инде, әллүр, хәзер башканың ире…» — дип көлде Чулпан, әмма бу юлы шат көлү түгел иде инде.

«Ә мин тотам да ризалашам — диде Рәсим йөзе елмаю әсәре дә чыгармыйча. — Ләкин бер төзәтмә булачак. Әгәр син баланы уллыкка алмыйча, кызлыкка алсаң, бу синең хыялларыңа аяк чалачакмы?» — дип сорады Рәсим.

«Нишләп „кызлыкка алсаң“ дисең, Рәсим?» — диде Чулпан гаҗәпләнеп.

«Чөнки минем ике яшьлек кызым Адилә бар. Хатыным Адиләгә 6 ай вакытта безне ташлады, Мәскәүгә сөяркәсе янына китте. Шул вакытта мин сезнең шәһәргә күченеп килдем, монда минем әни яши. Мин эштә булганда ул оныгын карый. Әгәр син минем хатыным булырга ризалашсаң, шуңа өстәп кызымны да алачаксың? Телисеңме?» — дип сынап карады аңа Рәсим.

«Бик телим!» — диде Чулпан.

Ул Рәсимнең ялгыз әти булуын башына китереп тә карамый иде. Хатынының хыянәтеннән соң сынмавы-сыгылмавы, алга таба да яшәргә үзендә көч таба алуы һәм гел шат күңелле булуы Чулпанны сокландырды. Ул Рәсимне кулыннан тотты, әмма кыенсынып, оялып куйды.

«Алма бәлеше пешердем, чәй эчәбезме?..» — диде Чулпан.

Бу көннән соң өч ел узды инде.

Чулпан нәни Адиләне өзелеп ярата иде, кызчык та аңа шундый ук мөнәсәбәттә булды. Ул Чулпанга «әни» дип кенә эндәште. Рәсим дә бик бәхетле иде.

Бер кичтә инде Адилә йоклап киткән иде, Чулпан иренең иңенә башын салды да әкрен генә әйтеп куйды:

«Рәсим… Беләсеңме, мин ышанып бетмим, әмма… Уф, ничек әйтергә…» — диде.

«Кадерлем, нәрсә булды? Син инде берничә көн әллә ничек кенә йөрисең», — диде Рәсим елмаеп.

«Рәсим, мин авырлы! Тестларга ышанмаган идем, бишне ясап карадым, барыбер ышанмадым. Ә бүген мине клиникада Зәйтүнә Әхтәмовна тикшерде, ул бездәге иң яхшы гинеколог бит, беләсең. Ышана да алмыйм, Рәсим, мин бала көтәм!» — диде Чулпан.

«Ну, Чулпааан! Чулпан-йолдызым минем, шундый яратам мин сине!» — дип хатынын кочаклады ир.

Алар икесе кочаклашып, киләчәкләре турында хыялланып әле бик озак утырды.

«Мин сиңа малай алып кайтам!» — диде Чулпан.

«Юк инде, булмас. Мин кызлар гына ясый беләм!» — дип көлде Рәсим.

Ярты ел чамасы узды. Чулпан Рәсимнең эштән кайтканын көтеп, кухняда ашарга әзерләп йөри. Ул әле эштән соң Адиләне дә балалар бакчасыннан кереп алырга тиеш иде, шуңа күрә берәр сәгатьсез кайтмас. Кинәт ишектә кыңгырау шалтырады, бу Чулпанны гаҗәпләндерде. Кем булыр икән? Ул ишекне ачты да аптыраудан кашлары өскә сикерде: аның каршында Рәшит басып тора иде. Кулында зур гөлләмә.

«Чулпан, мин синең белән дуслашырга килдем…» — диде ул элекке хатынының күзләренә туры карап.

«Нишләп әле шулай… Ничә ел узды бит инде. Ә хатының Альбина, улың?» — диде Чулпан.

«Беләсеңме, ул бала минеке булмаган икән. Альбинаның сөяркәсе булган, шуның баласы ул. Мин ДНК-тест ясаттым. Кыскасы, без синең белән ашыгып аерылышканбыз. Аннан соң тагын бер хатын белән яшәп карадым, ләкин сине оныта алмадым. Әйдә, яңадан башлап карыйк, Чулпан. Син бала теләгән идең, әйдә балалар йортыннан алырбыз. Сиңа да җиңел түгелдер, бала таба алмагач сине кем кияүгә алсын…» — диде Рәшит.

Чулпан Рәшит тотып торган гөлләмне читкә этәрде дә, аңа үзенең түгәрәкләнеп килгән эчен күрсәтте.

«Гафу, ләкин безнең гаиләдә мин кысыр булмаганмын икән…» — диде.

«Охо, бездә кунаклар бармы?!» — дигән тавыш ишетелде Рәшит артыннан. Рәсим белән Адилә кайтып җиткән икән.

«Юк», — дип җавап бирде Чулпан ирен һәм кызын фатирга уздырып һәм Рәшитнең борын төбендә ишекне ябып куйды.

«Бу иптәш юл гына сорады», — диде Чулпан.

«Шулаймы? Ә кая барасоң ул?» — диде Рәсим.

«Бәхеткә. Бәхеткә юлын югалткан ул, ләкин табуы икеле инде хәзер…» — диде Чулпан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100