Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иремнең сөяркәсенә бүләк алдым...

Без ирем белән 5 ел чамасы элек социаль челтәрдә таныштык. Мин шундук аңа башымны югалтып гашыйк булдым. Аны яратмаслык та түгел шул, андагы искиткеч юмор хисенә теләсә кайсы юморист көнләшерлек иде. Динар миннән 12 яшькә зуррак, элек йөргән кызы белән озак вакыт бергә яшәгәннәр, әмма язылышмаган булганнар.

news_top_970_100

Без танышкан вакытта Динар инде «йөреп туйган» һәм гаилә тормышына әзер иде. Ул бик тә балалар теләде, аеруча малай турында хыялланды. Берничә ай аралашканнан соң без аның фатирында яши башладык. Бу фатир аның әбисеннән мирас булып калган иде. 1,5 елдан соң без өйләнештек һәм озакка сузмыйча балалар турында уйлана башладык. Әмма күпме генә тырышсак та, берни дә барып чыкмады. Анализлар буенча без икебез дә сау-сәламәт. Дәвалаучы табибым мине тынычландырырга тырышты, янәсе, әле бер ел ул берни дә түгел, күп гаиләләрдә шулай була икән.

Һәм менә пандемиянең иң кызган чагында, якынча бер ел элек мин балага узганымны белдем. Шундый көтелгән, тансык бала иде, әмма вирус белән бәйле бу хәлләр мине шундый куркытты. Беренче вакытларда хәтта өйдән чыгарга да котым оча иде, чыксам да кулымнан перчатка, битемнән масканы салмадым. Ирем кибеттән алып кайткан барлык әйберне дә спиртлы сыеклык белән чистарта идем. Динар миңа караганда тынычрак булды, әмма аның бизнес белән җитди проблемалары башланды, заказ бирүчеләре акчаны кичектереп түли башлады, күпләр гомумән аның хезмәтләреннән баш тартты.

Мин балага узганчы гаиләдә төп табыш Динарның эшеннән килә иде. Мин челтәрле маркетинг белән акча эшләдем, дусларга, туганнарга көнкүреш химиясе, косметика саттым. Моның белән күптәннән шөгыльләнәм инде, шуңа күрә даими клиентларым бар, әмма пандемия чорында минем дә керем кинәт кимеде. Дусларымның күбесе эшсез калды, аларда косметика кайгысы түгел иде.

Иремнең бөтенләй акчасыз вакытлары да булды, ризыкка, бензинга, коммуналкага һәм башка шуның ише чыгымнарга минем акчаны тоттык. Мин үзем өчен боларның барысы да вакытлыча гына дип хәл иттем: вирус тиздән безнең тормыштан китәчәк һәм безнең матди хәлебез элеккечә яхшы булачак дип уйладым.

Ирем бурычка 10 мең сум акча биреп торуны сорагач, мин, әлбәттә, аны-моны уйламадым, бирдем. Ни өчен бурычка икәнен аңлатам. Безнең гаиләдә гадәт шундый: һәрберебезнең дә акчасы үзенеке аерым. Бергә яши башлаганда Динар миңа караганда 3-4 мәртәбә күбрәк акча эшли иде. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләрне, өй өчен ниндидер зур әйберләр сатып алганда, бергә ялга баруларны, ризыкларның күп өлешен ул түли иде. Мин, гадәттә, интернетка, телевидениегә түлим, тәмле-татлы әйберләр, җиләк-җимешләр сатып алам, ә калган акчамны шәхси ихтыяҗларыма тота идем. Әгәр элек ниндидер сәбәп белән ирем миннән акча алып торса, ул аны миңа гел кайтара иде, гәрчә минем бервакытта да бу хакта исенә төшереп торганым, сораганым булмады. Беренче вакытларда бу минем өчен ниндидер кыргыйлык та булып тоелды әле, чөнки безнең гаиләдә әти белән әнинең уртак бюджет иде.

10 мең сорагач, нәрсә алырга җыенасың дип кызыксындым. Машинаның нәрсәсендер төзәтәсе бар диде, мин машиналарда әллә нәрсә аңлап бетермим, шуңа артык төпченеп тормадым. Берәр ай чамасы узды. Юар өчен машинага пычрак керләрне тутырганда, иремнең кофта кесәсеннән чек таптым. Эчке кием кибетеннән 9,5 меңлек чек иде бу!

Мин шундук монда хыянәт «исләре» сизеп алдым. Беренчедән, бу кибеттә йөкле хатын-кызлар өчен эчке кием сатмыйлар, ә бу вакытта мин 5 нче айда һәм корсагым шактый гына түгәрәкләнеп килә иде. Икенчедән, чектагы дата ирем миннән 10 мең акча сораган көн белән туры килә. Әмма бу иремнең миңа хыянәт итүенә төгәл дәлилләр түгел иде әле. Шулай да минем чын дөреслекне беләсе килде.

Ирем кич эштән кайтты һәм ванна бүлмәсенә кулларын юарга кереп китте, ә телефонын ишек янындагы тумбочкада экранын аска каратып калдырды. Телефонын ачып карамакчы булдым, әмма мин белә торган пароль туры килмәде, күрәсең, үзгәрткән булган.

Динар ваннадан чыккач, телефонын биреп торуын сорадым.

«Динар, телефоныңны биреп тор әле, зинһар, бер клиентыма шалтыратасы бар иде. Миннән 3 меңлек косметикага заказ бирде, алдан акчасын да түләмәде, хәзер телефонын алмый. Алып торыйм әле, яме?» — дигән булдым.

«Әйе, ал, әйдә экранын ачып бирим», — диде ирем.

«Юк, мин синең парольне беләм бит», — дидем.

«Ә, мин аны алмаштырдым бит. Телефондагы мәгълүматларны саклау өчен парольне алмаштырырга кирәк дигән хәбәр килгән иде беркөнне. Бармак эзе белән ачтым, мә ал», — дип елмаеп телефонын миңа сузды.

Менә шул мизгелдә мин телефонын аның битенә алып орырга әзер идем, әмма тыелып калдым. Шунда ук барысын да әйткән булсам, барыбер әллә никадәр аклану, сылтау тапкан булыр иде һәм мин ышанган да булыр идем, мөгаен.

Динар миңа телефонын бирде дә минем арттан барды, күрәсең, мине телефонында актарыныр дип курыккандыр.

Мин клиентымның номерын җыйдым, аның белән сөйләштем дә телефонны кире иремә бирдем. Клиентым янына барам дип алдап, өйдән чыгып киттем. Шәһәр буйлап машинада йөрдем, өйгә аяк та атлыйсы килмәде. Шулкадәр авыр иде бу мизгелдә, әмма балам хакына тынычланырга тырыштым.

Өйгә бик соң кайттым, ирем йоклап киткән иде, мин кайтып яткач уянды, нишләп соңга калуымны сорады. Мин клиентым белән озак сөйләштек дип коры гына җавап бирдем. Аның йоклап киткәнен көтеп яттым да иремнең бармаклары белән телефонын ачарга тырыштым. Беренче тапкырдан ук барып чыкмады, шактый азапландым. Телефонын ачкач, әлбәттә, анда берни дә тапмадым: СМСлар да, мессенджерларда язышулар да, фотолар да юк иде. Мөгаен, мин телефонын кире биргәч, бөтенесен дә бетереп ташлагандыр. Мин озак кына аның телефонында бетерелгән файллар саклана торган папканы таба алмый интектем. Үземнең телефоным башка төрле, ә иремнең телефонында бу папка әллә кая яшерелгән иде.

Бераз актарынгач, таптым мин ул папканы. Анда эш буенча әллә никадәр фото һәм теге мин эзләгән фото да килеп чыкты. Эчке киемнән генә төшкән кыз иде. Бу фотоны үземә җибәреп куйдым да, Динарның телефонында җибәрелгән хәбәрне бетердем. Иренмәдем, чекта күрсәтелгән кибетнең сайтын эзләп таптым. Теге хатын кигән эчке кием шушы кибеттән алынган иде. Кызның фотосын принтерда бастырып алдым да, аңа чекны беркеттем. Беренче вакытка кирәк булган әйберләремне җыйдым, чек белән фотографияне һәм телефонны йоклап яткан ирем янына куйдым. Ә үзем дус кызыма кунарга киттем.

Икенче көнне иртән телефоныма иремнең шалтыратуыннан шартлый язды. Минем бу хәлне дөрес аңламавымны расларга тырышты, имеш, фотодагы кыз дустының очрашып йөргән кызы икән. Дусты командировкада булган, шуңа күрә иремнән йөргән кызына бүләк алуын үтенгән. Ә фотоны исә йөргән кызы белән мактаныр өчен җибәргән икән… Ләкин мин Динарның бөтен дусларын да бик яхшы беләм, шуңа күрә аның бер сүзенә дә ышанмадым, билгеле.

Хәтта кызым хакына да кичерә алмадым. Башка шәһәргә әти-әнием янына яшәргә күчендем. Сау-сәламәт кыз бала таптым. Шактый гына суд юлларын таптагач, Динар белән ниһаять, аерылыштык. Хәзер мин бары тик нәни кызым өчен генә яшим. Элекке ирем һаман да дуслашырга тели, әмма үзенең хыянәт итүен танырга теләми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100