Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремне күралмыйм, ләкин куып та чыгарып булмый!»

«Үз йөзеңне күптән күрдеңме, хәшәрәт? Бар, көзгегә кара!» – дип кычкырды миңа әле күптән түгел генә мин аны кашыктан ашатып, юындырып, тәрбияләгән кеше.

news_top_970_100
«Иремне күралмыйм, ләкин куып та чыгарып булмый!»
Фото: sakhapress.ru

«Ирләр – тычкан кебек. Бер карыйсың – матур, ягымлы җәнлек кебек, ә менә телләнә башлый икән – шунда ук агулыйсы килә» – күптән түгел шундый сүзләр язылган рәсем күреп алдым, ә бит чыннан да шулай. Мин кемнедер агуларга җыенган, дип уйлый күрмәгез, тик хәзер минем тормышым ниндидер бер фаҗига кебек.

Беренче ирем белән аерылышканнан соң яхшы гына яшәдем, хәзер кызым инде зур, башка шәһәрдә яши, һәм миңа үзем өчен яшәргә һәм шатланырга гына иде. Әмма юк, мин үземә проблема таптым! Кияүгә чыгарга уйладым – бу ахмаклык түгелме инде?! Бу ир миннән шактый яшькә өлкән, минем артымнан да әлләни озак йөрмәде. «Без инде олы кешеләр, мин сине яратам һәм бергә булуыбызны телим», – диде. «Син – минем соңгы мәхәббәтем, минем бер көнемне дә югалтасым килми, әйдә өйләнешик», – диде ул. Тиздән без бергә яши башладык, ул (аны Олег дип атыйм) зур булмаган чемодан белән минем янга күченде. Беренче вакытта барысы да яхшы иде, Олег – акыллы, укымышлы, ике югары белеме бар, кызыклы әңгәмәдәш. Мин мәхәббәт канатларында очып йөрдем, эштән соң өйгә йөгереп кайтам, яраткан кешем өчен ашарга пешерә идем. Аннары аның кредитлары түләнмәгән булып чыкты, приставлар зур суммаларын тотып калып барды, һәм гаилә казнасына ул бик аз гына акча китерде.

«Ярар, без бит – гаилә, әлегә минекенә яшәрбез, борчылма», – дип тынычландыра идем мин аны. Һәм, мөгаен, юкка! Олег барысын да тиешле итеп кабул итә, пешергән ризыкка бәйләнә башлады: ул моны яратмый, бу аңа тәмле түгел, ул яңа пешкән генә ризык тели, кичәге аш аңа ярамый, затлы ризыклар бир... Ә мин – гади кеше, җавабым да шулай булды: «Менә нәрсә, кадерлем, бу номерларың минем өчен түгел. Син мин ни әзерләсәм, акчам нәрсәгә җитсә, шуны ашарсың».

Тик болар барысы да «чәчәкләр» генә булып чыкты, Олегның җитди авыруы булуы ачыкланды, ул моны миннән яшергән. Һәм безне таныштырган аның туганнан туган сеңлесе дә бу турыда миңа бер сүз дә әйтмәгән иде. Мин хәзер генә аның ни өчен минем белән шулай тиз бергә яшәргә, никахны теркәргә теләвен аңлыйм. Аңа бушлай караучы кирәк булган – менә бөтен мәхәббәт! Ярый әле ЗАГСка барып җитмәдек, Аллаһка шөкер! Әлбәттә, мин аңлыйм: һәркем авырый ала, авыру «килимме» дип сорап тормый. Ләкин бу очракта кеше үзенең каты авыруын белгән һәм моны миннән яшергән, ә мондый әйберләр турында алдан хәбәр ителергә тиеш.

Кыш көне ул гел ятып кына торды, мин аны карадым. Хастаханәгә яткач та, аннан ярдәмгә мохтаҗ булып чыккач та, мин аны кечкенә бала кебек тәрбияләдем, үзем юындырдым, кашыктан ашаттым. Ничек әле анда? Авыруда да, сәламәтлектә дә, байлыкта да, ярлылыкта да мин аның белән булдым. Сәламәтлектә, дөресрәге чагыштырмача сәламәтлектә, Олег минем белән нибары берничә ай гына булды. Авырганын белгәнгә күрә, мин аны карасын өчен, ул гашыйк булып кыланырга булган. Элеккеге хатыны күптән җылы якларда яши, улының үз тормышы, башка туганнарыннан бары тик туганнан туган сеңлесе генә бар, аның аннан башка да проблемалары җитәрлек. Менә ул шуңа күрә безне таныштырырга уйлаган да. Ул, сандугач кебек сайрый-сайрый, миңа үзенең туганын мактады: игелекле дә, акыллы да, гомумән, миңа өйдә шундый ир кирәк, андыйлар юлда аунап ятмый.

Шулай итеп мин инвалид янына эләктем, аңа хастаханәдән соң инвалидлык рәсмиләштерделәр. Нишлисең, язмыш, дип уйладым. Ләкин хәзер аны күралмыйм, мәхәббәт бетте, нәфрәт кенә калды.

Ә барысы да августта, беренче тапкыр аның зур пенсиясен һәм больничныйларны алгач башланды. Бу вакытка кредит, ниһаять, ябылды. Мин, ахмаклык белән, сумманы әйттем, һәм Олег аңа бер кечкенә «шешә» сатып алырга сорады. Хәзер дарулар кабул итми, бераз ял итсен, дип уйладым. Аш әзерләдем, шешәне куйдым да үз эшләрем белән киттем. Өйгә кайтып керсәм, ул исерек, карарга куркыныч һәм җирәнгеч иде. Төне буе акырып чыкты. Иртән торгач, «миңа исерек кирәкми» дидем. Ул гафу үтенә башлады, «баш төзәтергә» сорады. Тагын бер шешә сатып алдым да, аны күрмәс өчен, өйдән чыгып киттем. Эчәр дә йоклар, дип уйлаган идем. Ләкин алай түгел иде.

Өйгә кайтып керсәм, ул тагын исерек, теле дә әйләнми, ләкин биш минут саен кычкыра, мине чакыра. Мин нишләргә белмәс хәлгә җиттем, моны ничек кичергәнемә үзем дә гаҗәпләнәм. «Ходаем, акылымнан язмаска ярдәм ит!» – дип, елый-елый сорадым. Миңа бу нәрсәгә кирәк? Мин тынлык, тынычлык телим, үзем өчен яшәргә, театрга йөрергә телим. Мәхәббәт, гаилә бәхете теләдем, тәмугка килеп эләктем.

Айныгач, ул гафу үтенде, сиңа башка күз яшьләре түктермәячәкмен, диде. Ә мин өйдән чыгып киткәч, тагын эчеп, шул ук хәл кабатланды, бу юлы аны күрше сыйлаган иде. Мин өйгә кайткач: «Син ямьсез, ашарга да пешерә белмисең», – дип мыскыл итә башлады, мине беркайчан да яратмавын әйтте. «Үз йөзеңне күптән күрдеңме, хәшәрәт? Бар, көзгегә кара!» – дип кычкырды әле кайчан гына мин аны кашыктан ашатып, ваннада юындырып тәрбияләгән кеше. Шуның кадәр авыр булды! Аңа фатирдан чыгып китәргә куштым, аның кайда һәм ничек яшәве мине кызыксындырмый. Сеңлесенә туганын алып китәргә әйттем, «мин алкоголик хезмәтчесе түгел» дидем. Һәм сез нәрсә уйлыйсыз? Ул шунда ук: «Сез бит бер-берегезне яратасыз, һәр гаиләдә ачуланышулар була инде», – дип кенә әйтте.

Миңа нишләргә? Мин бит аны урамга чыгарып ташлый алмыйм? Хәзер аның белән теләр-теләмәс кенә сөйләшәм, аны бүтән яратмыйм, дошман күрәм, мыскыллауларын гафу итә алмыйм! Хәзер, аек чагында, ул – акыллы, интеллигент кеше, ләкин барысын да исемә төшерүемә, күзләремә яшьләр килә. Ул кулларымны үбә, кочаклый, ә мин җирәнәм! Күз алдымнан аның исерек йөзе китми.

Кыскасы, улыннан инде ярты ел хәбәр юк. Сәламәт булса, куып чыгарыр идем. Ә инвалид белән нишләргә? Мондый очракларда нишләп була? Укыганыгыз өчен рәхмәт!»

«Сахапресс» сайтыннан тәрҗемә

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100