Ирем белән ел ярым элек таныштык һәм, озакка сузмыйча, бергә яши башладык. Айдар миннән 19 яшькә зуррак, аерылган, балалары инде олы. 9 ай элек язылыштык. Аның белән очрашканчы мин нинди дә булса җитди мөнәсәбәтләргә керергә теләми идем, ир-атлардан гайрәтем чиккән иде инде. Ә менә Айдар күңелемдәге бозны эретә алды.
Айдарның үзенең дә фатиры бар, тик без минем фатирда яшибез. Ирем черегән бай түгел, әмма булган хезмәт хакын тиененә кадәр өйгә алып кайта, иң мөһиме – ул саран түгел. Бик кайгыртучан, мине ярата. Шушы сыйфатлары белән мине яулап алды да инде ул. Айдар балабыз булуга әзер булуын еш әйтеп килде.
Әмма соңгы вакытта аның холкы үзгәргәнен сизәм, бик тиз кызып китүчәнгә әйләнде. Элекке хатынына кул күтәрмәгәнен беләм, хәер, минем дә аны үземә сугар дәрәҗәгә җиткергәнем булмады. Сугуын сукмый, тик минем белән бик дорфа сөйләшә башлады, хәтта мыскыллы сүзләр әйтергә дә күп сорап тормый. Аның белән сөйләшеп тә карадым.
«Минем белән болай дорфа, ямьсез сөйләшүең миңа ошамый», – дидем.
«Ошамаса ошамый инде, үзең мине котыртасың», – дип кенә җавап бирде.
Беркөнне аңа күңелемне борчып торган бер хәлне сөйләгән идем, ә ул миңа бик ямьсез сүгенү сүзе белән генә җавап кайтарды. Моңа бик рәнҗедем, үпкәләдем, Айдар белән сөйләшми башладым. Ә ул башын горур күтәреп йөрде, әйтерсең ул хаклы. Күрәсең, минем тынычлануымны көткәндер һәм бу хәл үзеннән-үзе онытылыр, дип уйлагандыр. Ахыр чиктә тагын талаштык, мин түзмәдем, аны куып чыгардым. Мөнәсәбәтләрне туктатып торырга уйладым.
Ул да ризалашты, кайбер әйберләрен генә алды да үз фатирына кайтып китте. Ә берничә көннән соң мин авырлы булуымны белдем. Миңа 36 тулып килә, моңа кадәр балага узганым булмады. Ирем белән бала дип әллә ни тырышмадык, әмма шактый вакыт сакланмадык, шуңа күрә инде мин, табиблар ярдәменнән башка балага уза алмам, дип уйлаган идем. Әмма ялгыз ана булырга да теләмим. Хәтта куркам да.
Үзем дә әтисез үстем һәм сине күралмаган чит-ят абыйлар белән яшәүнең ни икәнен бик яхшы беләм. Әнием ирләрне ныграк яратты һәм ялгыз калырга теләмәде. Өс-башым бөтен, тамагым тук булды, анысы, тик мин үз балама мондый язмыш теләмим. Бу – бәхетле балачак һәм яшьлек түгел, ә коточкыч тормыш.
18 яшем тулуга ук өйдән чыгып киттем һәм үз көнемне үзем күрә башладым. Әлбәттә, үз-үзләренә кул селтәп, бөтен мәхәббәтен, вакытын бары тик баласына гына биргән хатын-кызлар да бар. Әмма бу очракта да күп вакыт эгоист, үзләре турында гына уйлаучы балалар үсә, ә хатын-кыз гомер буе мәхәббәтсез яши.
Болай да теләмим. Баламны төшертергә дә куркам, тик ирем артыннан да ялынып, чабып йөрергә әзер түгелмен. Минемчә, киресенчә, ул минем арттан – яшь хатыны артыннан чабарга тиеш. Тик бала белән ялгызым гына яши алмам, дип тә куркам, берничә ел эшсез дә утырырга туры киләчәк бит. Әби-бабайлар да юк.
Шулай да беркөнне авырлы булуымны ачыктан-ачык әйтмәсәм дә, шул темага, төрттереп, иремә СМС яздым. Тик ул аңламады, шуннан, ачуым килеп, аңа әллә ниләр язып ташладым.
«Бөтен тормышымны боздың! Сине яратканыма үкенәм», – дип яздым ачудан.
Әмма мин аны яратам һәм алга таба нишләргә дә белмим. Ә аңа рәхәт: бер кайгысы юк, минем нинди хәлдә икәнемне уйламый да, белми дә. Дуслары белән күңел ачып ята торгандыр. Ә мин шушы 2 атна эчендә үз-үземне изалап, эчтән ашап бетердем инде. Аның бала өчен түгел, ә мине яраткан өчен кире миңа кайтуын телим. Нишләргә?