Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иремне җирләгәннән соң сөяркәсе өемә килде...»

Иремне җирләү бик авыр булды, җанымның яртысын йолкып алгандай булды. Яшь чактан ук бергә булган иремнең үлемен кешечә кичерергә ирек бирмәделәр миңа.

news_top_970_100

Ирем Вилдан белән 40 елга якын бергә яшәдек. Рубин туебызга кадәр нибары ярты ел калган иде, Вилдан йоклап яткан җиреннән үлеп китте – тромбы өзелде.Ул инвалид булып кеше кулларына калмыйча, шулай аякта йөреп торган җирдән үлеп китсәм ярар иде дип гел тели иде. Күрәсең, иремнең бу теләге Аллаһ Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килгән.

Иремне җирләү бик авыр булды, җанымның яртысын йолкып алгандай булды. Яшь чактан ук бергә булган иремнең үлемен кешечә кичерергә ирек бирмәделәр миңа. Иремне озаткан да ук җыелган халык арасында ачык, кычкырып торган төстәге кием киенгән яшь кенә бер хатын-кызны күргән идем. Ул вакытта миңа аны иремнең элекке хезмәттәше дигәннәр иде. Ләкин алай гына булып чыкмады.

Иремнең җидесен өйдә уздырмадым, мәчеткә кереп хәзрәттән генә укытып чыктым. Әмма ул көнне бусагамда теге яшь хатын пәйда булды. Үзен Роза дип таныштырды, Вилданның яхшы танышы булуын әйтте, минем белән бергә аны искә алырга тели икән. Таныш булмаган ниндидер хатын белән аралашырга теләгем дә, кәефем дә юк иде, әмма илтифат күрсәтеп, аны өйгә чакырдым, булган ризыкларымнан табын кордым. Сөйләш торгач, Роза ачылып китте. Үз әнисе белән сөйләшеп утырамыни, миңа күңелен ачып салды! Аның иремнең сөяркәсе булуы турында сөйләгәннәрен котым алынып тыңладым. Ул бервакытта да безнең гаиләне җимерергә уйламаган, мине «картлык көнемдә» (нәкъ шулай дип әйтте!) терәк-ярдәмчесез калдырырга җыенмаган икән...

Бу хатын сөйләгәннәрдән чәчләрем үрә торды. Вилдан минем белән бәхетле булмаган, ә өйгә бары тик намус кушуы буенча гына кайтып йөргән икән... Розаның сүзләренчә караганда, ирем аны минем яшь чагыма охшаткан булган. Әмма Роза көнләшмәгән, бөтен көчен куеп минем иремне бәхетле итәргә тырышкан.

Әле тагын бик күп нәрсәләр сөйләде миңа Роза. Иремә карата үзе сөйләгәнчә үк ихлас, риясыз булмаган кебек тоелды ул миңа. Бактың исә, Вилдан аңа шактый кыйммәтле бүләкләр биргән, хәтта безнең дачаны да Розаның улы исеменә язам дип йөргән (Аллага шөкер, барып чыкмаган). Аның сөйләгәннәреннән иремнең кайбер сыйфатларын танып, эчемнән генә елмаеп утырдым: ул һәрвакытта да хәйләкәрләнә, ялагайлана, нәрсәдер вәгъдә итә белә иде шул. Ә мине үземә җиде ят, әмма үзенә бик якын булган шушы хатын-кыз белән калдырды да китте. Розаның бик үҗәтләнеп, минем аның хәленә кереп, күңелем йомшарудан иремнең мирасы белән бүлешермен дип яшерен өметләнүенә игътибар иттем. 13 яшьлек улын ялгызы гына үстерү бик авыр булуын әллә ничә мәртәбә кабатлады, Вилданның да малайны үз баласы кебек яратуын әйтте.

Үзебезнең улыбыз күптән үсеп җитте инде һәм мин иремнең сөяркәсенең улына ияләшүенә ышанам да. Һәм менә хәзер бу сөяркә минем дус кызым, хәтта туганым булмакчы булып тырыша. Янәсе, безгә инде хәзер беркемне дә һәм бернәрсәне дә бүлешәсе түгел, әйдә гаиләләр белән дус булыйк. Әмма мин бит аңлыйм, аек акыллы кеше тол хатынның законлы йортына килеп, гаилә тормышы турындагы истәлекләрне үзенең шакшы сүзләре белән пычратып йөрмәс иде. Аның бу ниятен кинәт кенә өзеп ташларга көчем җитмәде, мин төшенкелеккә бирелгән, югалып калган идем.

Роза үзенең әхлаксызлыгын танырга теләми. Тагын берничә тапкыр килде, ә мин аңа ишек ачмадым. Ә соңыннан бик дулкынланган тавыш чыгарып миңа шалтырата, ул-бу булмадымы дип белешкән була. Ә мин үземне һәм гаилә тормышымны таптап китүләре, пычратулары белән килешә алмыйм, бу хисләр тынгы бирми. Һәм инде иремә дә берни әйтә алмый, нигә болай эшләдең дип сорый алмыйм. Нишләргә миңа?

Мәдинә

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 26 июнь 2022
    Исемсез
    Аралашуны озэргэ, кертмэскэ ,очрашмаска!
  • 10 май 2022
    Исемсез
    Алга карап яшэргэ Артем эйлэнеп карамаска.
  • 10 май 2022
    Исемсез
    Кутенэ тибеп чыгарырга
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100