«Иремне инде бер ел күрмәдем, аны һаман ялга җибәрмиләр»
Хатынының йөкле булуын Илшат махсус хәрби операциягә киткәч кенә белә, ләкин хатынын бала тудыру йортыннан каршы алырга өлгерә. Хәзер ул – күп балалы әти. Сугышчының хатыны гуманитар ярдәм җыюы, иренең хезмәттәшләренең хатыннарына ничек ярдәм итүе, иренең сугыш кырыннан яраланган һәм һәлак булган иптәшләрен ничек алып чыгуы турында сөйли.
«Әгәр без булмасак, дошман безнең территориядә булачак»
Илшатка 39 яшь, ул махсус хәрби операция зонасында сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә. Аның хатыны Мәүлия гуманитар ярдәм, иренә һәм хезмәттәшләренә техника сатып алу өчен акча җыя. Сугышчыны өендә 18 яшьлек улы, 7 һәм 2 яшьлек ике кызы көтә.
Мәүлия иренең алгы сызыкка 2022 елның көзендә китүен сөйли – шуннан бирле гаиләнең бөтен тормышы тамырдан үзгәргән.
«Без булмасак, дошман безнең территориядә булачак. Гаиләмнең подвалда утыруына юл куймаячакмын, диде ул», – дип сөйли сугышчының хатыны.
Илшат кайнар нокталарда булмаган, аның хәрби тәҗрибәсе – армиядә мотоукчылар гаскәрендә 2 ел хезмәт итү. Хезмәттәшләре аны җаваплылыгы, осталыгы һәм көтелмәгән хәлләрдә уйлап эш итә белүе өчен бик мактый.
«Ул башкача булдыра алмавын әйтте һәм сугышырга китте. Ул вакытта безнең 2 балабыз бар иде – улыбыз һәм кызыбыз, ә ноябрьдә, ул инде алгы сызыкта булып, элемтәгә чыгудан туктагач, мин бала көтүемне белдем. Бу – коточкыч көннәр иде: мин йөкле, ул шалтыратмый. Ул вакытта андагы хәлләрне белергә мөмкин булган бернинди чатлар да юк иде. Мин аның исән-саумы икәнен белергә мөмкинлек эзли башладым», – дип искә ала Мәүлия.
Берникадәр вакыттан соң Илшат үзе элемтәгә чыга.
«Мин эштә идем, шалтырату билгесез номердан килде, мин шулай да җавап бирдем. Трубкадан: «Матурым, бу мин», – дигән тавыш ишетелде. Мин елый башладым һәм аны элемтәгә чыкмаганы өчен ачулана башладым һәм шунда ук йөкле булуымны хәбәр иттем. Ул бик сирәк елый, ләкин бу вакытта мин аның сулышы авырайганын тойдым. Ул: «Бик зур рәхмәт сиңа», – диде», – дип искә ала сугышчының хатыны.
Ачыкланганча, Илшат күптән инде өченче бала теләгән, әмма хатыны батырчылык итмәгән була.
«Синең ирең сугышта, егетләр һәлак була, ә син монда бала кебек елап утырасың!»
«Шуннан соң мин аңардан хезмәттәшләренең исемнәрен белештем – аның взводы группасын төзедем, акрынлап, аларның хатыннарын группага өстәдем, һәм безгә инде җиңелрәк булды. Без аралаша һәм бер-беребезгә яңалыклар тапшыра башладык», – дип сөйли Мәүлия.
Илшат ялга кайтканда, хатынының йөклелек срогы инде зур була, ә икенче тапкыр ялга аны хатыны бала тапканда җибәрәләр.
«Ул 19 июльдә без бала тудыру йортыннан чыкканда кайтты. Ул безне каршы алды, кызын кулына алып, бәхетеннән елый башлады. 1 атнадан соң ул тагын китте. Ул вакытта миңа аны җибәрү аеруча авыр булды, миндә бала тапканнан соң депрессия башланды. Тик мин үземнең барыннан да элек әни булуымны һәм миңа үземне кулда тотарга кирәклеген аңладым. Ул вакытта мин белгечләргә мөрәҗәгать иттем, тик алар миңа ярдәм итмәде. Шуннан соң мин көзге каршына басып: «Синең ирең сугышта, егетләр һәлак була, ә син монда елап утырасың!» – дидем. Шулай итеп мин сугышчыларга ярдәм итә башладым. Хәзер безнең «Үзебезнекеләргә ярдәм, Татарстан» дигән рәсми төркемебез бар. Без Россия Герое Дамир Исламов исемендәге хәйрия фонды каршында эшлибез», – дип сөйли ул.
Сугышчылар кирәкле әйберләр исемлеген җибәрә, һәм Мәүлия акча җыя, кирәкле техника һәм көнкүреш әйберләрен эзли башлый.
«Балаларны карашырга миңа каенанам ярдәм итә. Әгәр миңа берәр җиргә барырга кирәк булса, алар белән ул утыра. Әгәр ул авылга китсә, мин кечесен үзем белән алам, аны инде барысы да белә, «сугыш баласы» дип йөртәләр. Шулай итеп мин көннәр буе йөгерәм. Барысы да мине көчле дип уйлый, миңа язалар, киңәш сорыйлар, тик төннәрен мин дә мендәргә ятып елыйм – мин иремне инде 1 ел күрмәдем, аны һаман ялга җибәрмиләр. Көн саен аның «матурым, мин өйгә кайтам» дип язуын көтәм. Ул үзе, кайткач, кызым танымас, дип бик борчыла», – дип елый Мәүлия.
«Ул сугыш кырыннан һәлак булганнарны һәм яраланганнарны чыгара»
Сугышчының хатыны ирен көтү җиңел булмавын, әмма аның белән бик горурлануын, әлеге горурлык хисе аерым булган авыр көннәрне җиңеләйтергә ярдәм итүен әйтә.
Хәзер хатыны Илшатның Кременная юнәлешендә булуын гына белә, чөнки Илшат сугыштагы көннәре турында сөйләргә яратмый.
«Ул миңа берни дә сөйләми, минем нервыларымны саклый. Иң авыры – синең күз алдыңда иптәшләрең һәлак булу, ди. Аңа гаилә, безнең ярдәм көч бирүен әйтә», – дип уртаклашты Мәүлия.
Илшатның батырлыклары турында ул иренең хезмәттәшләре һәм аларның хатыннары сөйләгәннәрдән белә.
«Миңа еш кына аның дуслары шалтырата һәм аның өчен рәхмәт әйтәләр», – дип сөйли сугышчының хатыны.
Мәүлия әйтүенчә, бервакыт алгы сызыкта булган сугышчыларга азык-төлек китерү белән проблемалар булган, һәм аның Илшаты бу мәсьәләне хәл иткән.
«Юлны беркем дә белмәгән, ул урман аша уза торган булган, алар үзләре шунда адашырга мөмкин булган. Ул, машинасын алып, юлга чыккан һәм шулай атна буе аларга ризык ташыган. Аннары миңа, әгәр ул булмаса, бу мөмкин булмас иде, диделәр. Хәзер аны эвакуация төркеменә күчерделәр, ул сугыш кырыннан һәлак булганнарны һәм яралыларны чыгара. Чираттагы эвакуация вакытында икенче ротадан булган солдатны да чыгарган – ташламаган», –дип сөйли ул.
«Без барысын да үз көчебез белән эшлибез, безнең иганәчеләребез юк»
Мәүлия әйтүенчә, алгы сызыктагы барлык сугышчылар – чын геройлар. Аның ире кебек алгы сызыкка азык-төлек китерүчеләр – кыюлар һәм батырлар, алар бернидән дә курыкмыйлар. Машина белән анда үтеп булмый, чөнки һавада даими рәвештә дроннар оча, җәяү бару җиңелрәк, ләкин шулай ук куркыныч.
«Без алар өчен даими рәвештә аптечкалар һәм барлык кирәкле медикаментлар җыябыз. Хәзер алар тәгәрмәчле носилкалар сорады, хәзер шуларга акча җыябыз. Сугышчылар бит төрле гәүдәле була, һәм кайчакта тартып бару бик авыр була. Шулай ук алар дроннарны күзәтергә һәм томаларга мөмкинлек биргән рацияләр һәм РЭБлар сорады – шундый бер прибор миллион сумнан артык тора. Акчаны тиз җыя алырбыз дип өметләнәбез», – ди Мәүлия.
Иң еш сугышчыларның туганнары ярдәм итә – алар, бергәләп, фронт өчен бик күп техника алган.
«Без барысын да үз көчебез белән эшлибез, безнең зур суммалар күчерүче иганәчеләребез, эшмәкәрләр юк. Кешеләр безнең ничек эшләвебезне килеп күрә алсын өчен, офис ачарга телибез», – ди Мәүлия, үз планнары белән уртаклашып.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина