Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Иремне барыбер аякка бастырам!" Казан гаиләсе инвалидларга дәүләттән бушлай ярдәм алу хокукларын аңлата

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр бушлай алырга мөмкин техник тернәкләндерү чаралары турындагы мәгълүматлар социаль челтәрләр аша таратыла башлаячак.

news_top_970_100
"Иремне барыбер аякка бастырам!" Казан гаиләсе инвалидларга дәүләттән бушлай ярдәм алу хокукларын аңлата
2017 елда Татарстанда инвалидлар 400 миллион сумлык 8 миллион данә техник тернәкләндерү эшләнмәләре алган. Компенсация түләүләре 45 миллион сум тәшкил иткән.

Татарстанның Социаль иминият фонды искәрткәнчә, закон нигезендә, федераль үзәктән бирелә торган социаль ташламаларга ия кешеләргә кул һәм култык таягы, тотынып йөри торган махсус җайланма, коляска, кул һәм аяк протезлары, бандаждар, матрацлар, колак аппаратлары һ.б. әйберләр бушлай тәкъдим ителә.

“Барыбер аякка бастырам!”

Авариядә умыртка баганасы буынтыгын сындырганнан соң Казан егете Игорь Кондырев Татарстан буенча Социаль иминият фондыннан өч ел дәвамында йөз мең сумнан артык компенсация алган. Колясканы исә үз акчасына, катлаулы диагнозына туры килгәнен кайтарткан. 

Юл һәлакәтенә эләккәндә егеткә 23 яшь була. Игорь иптәше белән төнге сәяхәттән кайтып барганда, идарәне югалтудан аларның машинасы баганага килеп бәрелә. Куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлектән, егет җитди җәрәхәтләр ала. Исән калуы үзе үк могҗиза. Күп операцияләр кичерә. Хастаханәдә ятканда дустының сеңлесе Адилә хәлен белергә килеп йөри.

“Без Игорь белән элек тә аралаша идек. Ул авариягә юлыккач төш керде, аның сәламәтләнүен күрдем. Икенче көнне үк хастаханәгә киттем. Хәзер тормышымны аннан башка күз алдына да китерә алмыйм”, - ди кыз.

Яшьләр 2016 елда өйләнешә. Кыз биюче булып эшли. Бөтен акча дәвалануга китү сәбәпле, хәтта таныш түгел кешеләр дә, социаль челтәрләр аша аларның бәйрәмгә әзерләнүен белеп, туйны оештырырга чын күңелдән ярдәм итә. Хәйриячеләр ярдәме белән алар хәзер Кырымның Саки шәһәрендәге шифаханәгә ял итәргә барып кайта ала.

“Шифаханәнең ярдәме нык тиде. Хәзер ул үзен-үзе карый ала башлады”, - ди Адилә.



“Табиблар күпне вәгъдә итәргә курка, шөгыльләнергә кирәк, диләр. Тернәкләндерү курсының берничә елга сузылачагын аңлыйм, ләкин алга китеш сизәм”, - ди Игорь үзе. Ә хатыны: “Ирем аякка басмый торып, аны тынычлыкта калдырмаячакмын!” – дип көлә.


Сораулар күп

Яшьләр сүзләренчә, аларга социаль челтәрдә еш кына башка инвалидлар да мөрәҗәгать итә, Федераль социаль иминият фондыннан нинди ярдәм өмет итеп булуы турында сораша. Шифаханәгә юллама, техник тернәкләндерү чаралары алып булу-булмавын белешә. Алар, үз чиратында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә законлы хокукларын аңлата.

Мәгълүм булганча, 2016 елдан Татарстан буенча Социаль иминият фондына гражданнарны шифаханә-курорт юлламасы һәм техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү вазифасы йөкләнде.

- Сүз кул һәм култык таягы, коляскалар, махсус эчке киемнәр турында бара. Без шулар белән тәэмин итәбез, яки инвалид аны үз акчасына алган булса, компенсация түлибез. 2017 елда барлыгы 7 миллионнан артык абсорбцияле эчке киемнәр таратылды. Без гражданнарга бу мәгълүматларны таратабыз, шулай да кешеләр кайвакыт дәүләттән нинди тернәкләнү чараларын бушлай алып булуыннан хәбәрдар түгел, - ди РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин. Хәзер Социаль иминият фонды мәгълүматларны социаль челтәрләр аша тарату белән шөгыльләнергә җыена.


Техник тернәкләндерү чарасын алу өчен инвалидка дәвалану узганнан соң Медицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда аңа туры килгән абилитация программасы тәкъдим итәргә тиешләр. Шул программа нигезендә, Социаль иминият фондында техник тернәкләндерү чаралары бирүне сорап, гариза язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100