Айсылу балачакта әти-әнисе сөеп, яратып үстергән бердәнбер кыз иде. Аннары ул Илдуска гашыйк булды. Яшьләр озак йөреп тормады, 3 айдан өйләнешеп тә куйдылар.
Айсылу яхшы хуҗабикә, тугры хатын булды. Ун ел дәвамында алар Илдус белән үзара шатлык-кайгыны бүлеште, бер-берсенә терәк булып яшәделәр. Балалары гына булмады...
Соңгы елларда Айсылуның сәламәтлеге кинәт какшап китте: яман шеш чибәр хатынны чәчсез калдырды, кашлары да коелды. Табиблар куйган диагноз киләчәккә өмет калдырмады. Айсылу үзе өчен алай борчылмый да кебек. Тыштын күрсәтми инде...
Иң зур борчуы – ире Илдусның ялгыз калуы.
«Мин китсәм, Илдус ялгыз булыр», – дип уйлаган чакта, Айсылуның күзләренә яшь тула.
Көннәрдән бер көнне Айсылуның күңеленә бик тә шәп булып күренгән уй керде. «Илдуска яңа хатын кирәк. Мин исән чакта ук!» – диде ул үз-үзенә.
Айсылу шушы хыялы белән янып яши башлады, авыруын да онытып торды хәтта. Илдуска яңа, чибәр хатын табарга – шул уй көн-төн башыннан чыкмады.
Көн буе туган-тумачаларына шалтырата, киңәш эзли. Кем бу җаваплы эшне үз өстенә алыр, дигән уй аңа тынгы бирми.
Бер көнне күрше Гөлҗамал апа белән күзгә-күз очрашканда, ул үтенечен әйтте. «Бу – яхшы гамәл, – диде Гөлҗамал апа Айсылуны хуплап, – тик ир-ат күңеле нечкә, сак булырга кирәк».
Аннары Айсылу туган апалары белән киңәште. «Эшне Хәмидә ападан сорарга кирәктер», – диде кемдер.
Хәмидә апа әйләнә-тирәдә билгеле димче карчык иде. Ул Айсылуны тыңлады, хатыны исән килеш Илдуска яңа тормыш иптәше дә эзли башлады.
Илдус бу хәлләрне бер ярты ел чамасы узгач кына абайлап алды. Ул яраткан хатынының шулкадәр дә өмтесезлеккә бирелүен, үләргә җыенуын, тик шул чакта да аны кайгыртуын аңлап алды.
«Ий, җаныкаем минем, бердәнберем», – дип кочып алды Илдус хатынын шул ук кичне. Ул арып эштән кайтса да, үзе табын әзерләде, Айсылуга матур киемнәрен киеп, залга чыгып утырырга кушты.
Айсылу бер тапкыр коелганнан соң сирәкләнеп үскән чәчләрен матурлап күпертте, алтын алкаларын киде, муенсасын, беләзеген киеп, кичке ашка чыкты.
Шунда Илдус аның янына килеп, тезләренә чүкте.
«Сылуым, ай сылукаем, Айсылуым минем», – ди ир көчле кулларын кечерәеп калган хатынының иңнәренә куеп, аннары кочып күтәреп алды да берничә тапкыр әйләнде.
«Чык син миңа кабат кияүгә, икенче тапкыр хатыным булырсың», – диде Илдус.
Шунда Айсылуның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул Илдусның барысын да белгәнен аңлады. Ир белән хатын кочаклашып елаштылар да, соңгы минутларга кадәр бергә булырга сүз куештылар...