Иремнең беренче никахыннан туган улы бар. Ирем беренче баласын үлеп ярата, ә менә безнең уртак кызыбызның гына аңа кирәге булмады.
Илфат белән очрашканда, ул аерылган иде инде. Элекке хатыны уллары Динарны үзенә алган һәм Илфатка аның белән күрешергә рөхсәт итмәде. Соңыннан бу мәсьәләне ничектер хәл иттеләр бугай, ирем аңа алиментлар түли башлады. Уртак балабыз булуын ирем үзе теләде. Мин бер ел балага узарга тырыштым, һәм ниһаять, балага уздым. Тик, иремне алмаштырып куйдылармыни... Ул минем йөклелеккә бернинди игътибар да бирмәде, әйтерсең бернинди дә бала туу көтелми иде. Бала тугач та бернәрсә үзгәрмәде. Кайнанам да Илфатны яклап, көен көйләп торды.
«Аңа әзрәк вакыт бир инде. Бер генә улы түгел, хәзер кызы булуына да күнексен, өйрәсен...» – диде.
Ярар, минәйтәм, тик күпме вакыт кирәк соң аңа? Кызыбызга 4 ай, ә ул әтисе өчен ниндидер буш урын кебек. Улына – бөтен нәрсә, ә кызыбызга берни дә юк. Илфат улына игътибар бирә, кайгырта, вакытын да, акчасын да жәлләми, ә кызыбызга боларның берсе дә юк. Нишләп аңа икенче бала кирәк булды икән соң – шуны аңламыйм.
Кызыбызны карашырга тамчы да ярдәм итми. Ул аңа бөтенләй дә игътибар бирми, Айзилә аның өчен ниндидер борчу-мәшәкать кенә, имеш, ул гел елый, минем вакытымны ала... Мине өйгә бикләп куяр өчен һәм улын да алып килеп, минем 2 бала карап ятуымны теләп, бала сорагандыр, дип тә уйлап куям.
Әле күптән түгел генә Динарны 5 көнгә үзебезгә алып килеп, карап торуымны сорады. Әнисе яңа ире белән ялга киткән икән. Бала башта әбисе белән булган, тик әбисенең ниндидер эше килеп чыкканмы, баланы карый алмый. Ләкин ул әбисеннән башка да, әби-бабасы, башка туганнары бар бит, нишләп ул баланы миңа тагып куярга телиләр алар?
Мин ризалаштым, ләкин телемне тыеп калмадым. Димәк, мин аның улы белән утырырга, аны карарга тиеш, ә ул үз кызы белән тамчы да кызыксынмый. Шулай сүз иярә сүз чыгып, ирем белән әйткәләшеп киттек. Ул әйберләрен җыйды да, «мин улымны сайлыйм» дип, өйдән чыгып китте. Машинада йоклаган. Ә мин шулхәтле нәрсә әйттем соң аңа? Бары тик чын дөреслекне генә әйттем бит. Мин табибка барып килгәндә бала белән калып торырга кирәк булганда да ярдәм итмәде.
«Мин кала алмыйм, дус кызыңнан сорап тор. Мин Айзиләне 2 тапкыр табибка алып барып кайттым инде», – дип шаккатырды.
Әйтерсең ул аның әтисе түгел һәм ул боларның берсен дә эшләргә тиеш түгел. Хәер, кызыбыз өчен эшләгән бөтен эше, ярдәме шул булды аның. Ә минем «Динарны алып кил» дигәнемә: «Син мондый хәлдә булганда улымны синең белән калдырырга куркам», – диде.
Аның болай эшләвен беркайчан да кичермәячәкмен, алга таба ничек яшәргә икәнен дә белмим. Аллага шөкер, акчам бар анысы, минем фатирда яшәдек, Илфаттан бернинди ярдәм дә күрмәдем, димәк, берни дә югалтмыйм. Ләкин минем үз хәлем дә мактанырлык түгел, 3 ай элек әниемне җирләдек, ә хәзер – бу хәл... Аерылышуның бердәнбер юл икәнен беләм, әмма бу – рухи яктан да бик авыр бит әле. Бик тә төшенкелеккә бирелдем. Әни – минем өчен тулы бер җиһан иде, аның белән бик якын идек. Белмим, кызым булмаса, бу хәсрәтне күтәрә дә алмас идем, бәлки.
Әни вафат булгач та иремнең ярдәме ташкаүлчим булды.
«Ярар, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган, оныгын күрде...» – дип «юатты».
Ә әнигә 67 яшь тулган иде генә, әле яшисе дә яшисе иде. Ә Илфат соңыннан мине гаепли башлады, имеш, мин әнигә табиблар тапмаганмын. Әнидә яман шеш таптылар, моны миннән яшергәннәр, әти бары тик 4 стадиягә җиткәч, һәм авыру бөтен органнарына таралгач кына миңа әйтте. Ә бу минем бала тапкан гына вакытым, мин өйдә утырам, беркем ярдәм итмәде. Айзилә – минем беренче балам, аны калдыра да, беркая китә дә алмыйм. Әни дә ахыргача үзенең авыруы турында белмәде. Әмма ирем «әниең белән телефоннан сөйләшәсе урынга, табиблар эзләп чабарга тиеш идең» дип гаепләде...
Әгәр безнең арада үзара ярдәм булса, бер-беребезгә терәк булсак, мондый сораулар тумас та иде. Бергә яши башлаган чорда мин, аның улын карап торыр өчен, эштән дә сорап киттем, ә соңыннан улы турында бер сүз әйткән идем, Илфат моны ошатмады, мине үзенә начар мөнәсәбәттә гаепләде. Хәер, бу – аның улы турында да түгел иде бит. Улыңны яратасың, аңа вакыт табасың, ә кызыбызга боларның берсе дә тәтеми, дидем. Дөресен әйттем бит. Айзилә – минем иярә килгән балам түгел, ә аның белән уртак балабыз.
Илфатның элекке хатыны да «молодец» инде, улына иске-москы, ертылып-тишелеп беткәнне кидертеп алып килә иде, ә мин аңа киемнәр алып йөрдем, саллы гына суммада акча тоттым. Арзанлы әйберләргә борылып та карамадым, үз балам булмаса да, кыйммәтле, затлы кибетләрдән кием-салым алдым, тик барыбер мин әшәке булып калдым.
Ирем улын сайласа, мин исә үземне, үземнең тынычлыгымны сайладым. Үземне дөрес эшләдем дип саныйм. Хәзер аларның проблемалары миңа кагылмый.