Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем улыбызның үзенеке булуына ышанмады...»

news_top_970_100

Дилбәр өеннән йөгереп чыкты, ә яңакларыннан яшьләре ага. Күзенә ак-кара күренми чапты ул. Олы юл читендә генә айнып китте. Узгынчы машиналарны туктатырга теләп, туктаусыз кул болгады.

Аның каршына ук сары төстәге такси машинасы килеп туктады. Дилбәр, ике дә уйлап тормыйча, арткы урындыкка кереп чумды.

«Ханым, сезгә кая?» – дип сорады шофер.

«Белмим, теләсә кая...» – диде Дилбәр.

«Гафу итегез, тик мин андый маршрутны белмим. Чыгыгыз машинадан, кая барырга икәнен уйлагыз да такси чакыртыгыз», – диде шофер һәм көзгегә карады. Һәм көтмәгәндә күңелендә бу хатынга карата кызгану хисе уянды.

«Төзәтә алмаслык берәр нәрсә булдымы әллә? Берәр хәсрәтегез бармы? Мин шәһәр буйлап йөртә башласам, түләргә акчагыз җитәме соң?» – дип сорады таксист.

Дилбәр таксистның нәрсә әйткәнен аңламагандай, аптырап, аңа карап торды.

«Беләсезме, без, таксистлар, күпләр өчен сер сандыгы. Безнең белән кайгы-хәсрәтне дә, шатлыкны да, югалту-табышларны да бүлешәләр. Чит кешегә ачылсагыз, бәлки, сезгә дә җиңелрәк булыр», – диде ул.

Тик Дилбәрнең бу сүзләрдән керфеге дә селкенмәде, йөзе таш курчак кебек катып калган иде.

«Күңелегезне бушатыгыз. Хәл итеп булмастай проблема юк ул. Кая барабыз булды инде?» – дип сорады шофер.

«Турыга», – дип көчкә әйтте Дилбәр.

Дилбәр үзе белән булган хәлне сөйләрлек халәттә түгел иде әле. Иреннән мондый нәрсә көтмәгән иде ул. Алар Артур белән 6 ел элек өйләнеште. Үзе өчен Артурдан да яхшырак кеше таба алмады. Һәрчак игътибарлы, кайгыртучан, итагатьле, аларның гаиләсендә һәрвакыт Дилбәр беренче урында булды, аннан соң гына Артур.

Шушы вакыт эчендә «без икебез дә бала телибез» дип уйлап йөрде Дилбәр. Иренең ишегалдында уйнап йөргән бала-чагага ничек караганын да яхшы күрде ул. Артурның урамдагы балаларны конфет ише тәм-том белән сыйлаганын тәрәзәдән дә карап-күзәтеп торганы булды.

Һәм менә тестта ике сызык чыкты! Бәдрәфтә вакытта ук бәхетеннән сикергәләп алды Дилбәр. Бәхеттән шар ачылган күзләрен мөлдерәтеп, ире янына йөгереп чыкты.

«Артур! Булды бит! Мин авырлы!» – дип, иренең муенына сарылды, тик Артур аны дорфа гына үзеннән этеп җибәрде.

«Аңламадым, ничек инде йөкле? Нәрсә, шушы рәвешле миңа хыянәт иткәнеңне әйтмәкче буласыңмы?» – диде Артур, төксе генә.

«Ни дигән сүз бу? Нинди хыянәт, Артур?! Бу – безнең бала!» – диде Дилбәр, үртәлеп.

«Минем балам була алмый. Син дә минем беренче хатын юлыннан киткәнсең икән, чит кеше баласын минем муенга асып куймакчы буласыңмы?» – диде Артур.

Дилбәр ире алдына тезләнде, Артурга ялынды-ялварды. Хыянәт итмәдем, дип ант итте. Артур аның тормышында беренче һәм бердәнбер ир-ат булды. Тик бу сүзләрне ишеткәч, Артурның йөзенә каһкаһәле киная кунды. Хәтта Дилбәрнең тәне куырылып китте.

«Чыгып ычкын минем фатирдан! Башка күземә дә күренәсе булма! Хатын-кызлар бөтенегез бер камырдан әвәләнгән инде! Сатлыкҗаннар!» – дип кычкырды Артур.

Һәм менә Дилбәр таксида утыра, әкренләп тынычлана, исәя башлады.

«Нәрсә, бераз яхшыракмы инде? – диде шофер, елмаеп. – Сөйлисезме, әллә китәбезме?»

«Дус кызым янына барам», – диде Дилбәр һәм адресны әйтте.

Әнисенә барудан файда юк, ул кызының Артурга кияүгә чыгуын башта ук хупламады.

«Өйләнеп аерылган ирнең нәрсәсен таптың икән. Хатынын ташлаган икән, димәк, болай гына түгел, нәрсәдер бар. Җүнле ирләр хатыннарын ташламый...» – дигән иде әнисе.

Бусагада Дилбәрне күргәч, Динара аптырап калды.

«Дилбәр, нәрсә булды? Йөзең качкан», – диде Динара, куркынып.

Дилбәр ни сәбәпле монда килеп эләккәнен сөйләп бирде.

«Беләсеңме, туйга хәтле Артур белән якынлык булмауга әллә ни игътибар бирмәдем мин. Һәрхәлдә, ул өйләнеп аерылган ир-ат булса да... Башка кеше белән йөрмәвемә инанырга теләгән икән, хәзер генә аңладым. Ә бүген, көтмәгәндә-уйламаганда, «минем балам була алмый» ди... Соң мин дә бит изге рухтан балага узмадым», – диде Дилбәр, елый-елый.

«Нәрсәдер яшерсәң ахры, дускаем. Баласы була алмый торган ирдән ничек балага уза алдың соң? Әллә башка берәр ярдәм итүчесе табылдымы?» – диде Динара.

«Юкны сөйләмә инде! Артур мине бөтен яклап та канәгатьләндерә, башкаларга караганым да юк минем», – диде Дилбәр.

«Менә сиңа мә... Мин әле өчебездән хет син бәхетле булдың, дип уйлап йөри идем. Синең янып торган күзләреңә карап, Алия белән гел кызыга идек инде. Димәк, бала турында белгәч, ирең сыртын кабартты инде...» – диде Динара, аптырап.

«Берәр җиргә алып барып кайтасыңмы соң инде Артурны, аңлатсыннар. Бер никахта бала булмаса, икенчесенә булырга мөмкин, дисеннәр. Ир белән хатын бер-берсенә туры килмәскә дә мөмкин бит...» – дип киңәш итте аңа Динара.

«Артур мине баласы баласы була алмый дип ышандырды. Өйгә кайтасым килми, бераз синдә яшәп торсам, буламы? Әзрәк уйланырга тиештер бит инде ул. Чакырса – очып кайтачакмын! Аннан башка яши алмыйм мин», – диде Дилбәр, еламсырап.

Көннәр уза торды, телефон дәшмәде... Артурның үз куллары белән гаиләләрен җимерүен аңлый алмады Дилбәр. Алар бит 1-2 элек кенә өйләнешкән бала-чагалар түгел, ә 6 ел бергә яшиләр...

«Нишләп миңа ышанмый ул, аннан башка миңа беркемнең дә бармак белән дә кагылганы юк бит», – дип өзгәләнде Дилбәр.

Дилбәр баласын төшермәде. Иренең тәүбә иткәнен, нахак сүзләре өчен гафу үтенгәнен көтеп тормады, чөнки Артурдан башка, аның кайгыртып торуыннан башка түзә алмады, ире янына кайтты. Элекке тормышының кире кайтмасын яхшы аңлады, тик ичмасам янында булыр, бер фатирда яшәрләр... Тора-бара, ире бу хәлне кабул итәр, аңлар, дип өметләнде.

Беренче карашка, Артур Дилбәр кире кайтканга сөенгән кебек булды, тик күңелен гел бер корт кимерде: әгәр Дилбәр беренче булып гафу сорый икән, димәк, гаепле...

Артур авырлы хатынын кайгыртып торды. Өйдәге бөтен эшне дә диярлек үзенә алды. Ләкин... балтасы суга төшкәндәй йөрде. Дилбәргә башка каныкмады, ләкин үзе юк-барга да кызып китүчәнгә әйләнде.

Дилбәр иренең күңелендәге эчке көрәшне яхшы сизде. Артур хатынының үзеннән бала көтүен тәки аңламады...

Дилбәрнең тулгаклары башлагач та, аны бала тудыру йортына алып барды. Улы туганын хәбәр итүләрен көтеп утырды.

Мөмкинлек килеп чыккач та, Артур хатынына мамыклы таякчык һәм пробирка тапшырды.

«Анализга баланың селәгәен ал», – диде, күзен дә йоммыйча.

«Нәрсәгә?» – диде Дилбәр, нәрсәгә икәнен аңласа да.

«ДНК тесты ясатам. Баланың минеке булуына инанасым килә», – диде Артур.

Дилбәр иренә рәнҗеде, тик тест ясатмасаң, киләчәк тормышы тәмугка әйләнәчәк иде. Ул барысын да ире теләгәнчә эшләде, тик үзе өчен төгәл карар кабул итте. Үзенә ышанмаган кеше белән яшәүнең мәгънәсе юк иде аның өчен.

«Дәлилләр кирәк икән аңа, әллә шул дәлилләре белән яшәсен инде алайса», – дип уйлады хатын.

Бала тудыру йортыннан чыгар вакыт җиткәч, Динарага шалтыратты, иртәрәк килеп, бала белән үзен алып китүен сорады. Бераз вакыт дустында яшәде Дилбәр, тик аңа уңайсызлык тудыруын аңлады. Фатир ялларга туры килде. Артур белән аерылышырга гариза язды. Өч суд узды, тик үз дигәненә иреште.

Артур тезләнеп гафу үтенде, улы белән кире өйгә кайтуын ялынып сорады.

«Мине болай мыскыл итүеңне, түбәнсетүеңне мәңге кичермим!» – дип, бер генә җөмлә әйтте Дилбәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100