«Ирем үлде, мин вокзалда калдым» : хатын-кызлар башларыннан үткән хәлләр турында сөйли
Гаҗизлектән, бу хатыннар хәтта үз балаларыннан баш тартыр чиккә җитә.
Бу язма геройларының өчесе яңа туган нарасыйларын әздән генә бала тудыру йортында калдырып чыкмаган: хәлләре шул дәрәҗәдә өметсез булып тоелган аларга. Ярдәм исә бөтенләй көтмәгән җирдән килгән. Бу хакта тәфсилләп 74.ru яза.
Инде берничә ел Чиләбедә йортсыз калган, авыр тормыш ситуациясенә эләккән әниләр һәм балалар өчен кризис фатиры эшли. Биредә хатын-кыз өчен аның бөтен проблемаларын хәл итү белән шөгыльләнмиләр, ләкин вакытлыча яшәр урын, юрист һәм психологлар ярдәме, тынычланыр, бераз ял итәр, үзен куркынычсыз хис итәр, уйларын тәртипкә салыр һәм киләчәккә планнар төзер, максатлар билгеләр өчен мөмкинлек бирәләр. Бу йортка дөньяның кемнәре генә килми – борчу-хәсрәт берәүне дә аерып тормый бит.
«Ирем улыма көнли башлады һәм баланы урамга куып чыгарды»
Анастасия – тәрҗемәче, педагог, ике югары белемгә ия. Ике бала анасы, яраткан эше бар, ә ире белән хәлләр шәптән түгел.
– Ирем мине кыйный дип тә әйтеп булмый, ул, эчкәч, дөньяны кыра иде. Бу хәл кызыбыз тугач башланды. Минем беренче иремнән улым бар, аңа 8 яшь. Ике балама да тигез карарга тырыштым, ә ирем, кызымны әзрәк яратам, дип уйлый иде. Көнли башлады, – дип сөйли Настя. – Ул әле эшли-әле юк, акча белән һәрчак проблема була иде. Соняга ярты яшь тулгач, миңа Телләр үзәгенә эшкә чыгарга, дәресләр алып барырга, репетиторлык белән шөгыльләнә башларга туры килде. Моны ул кимсетү дип кабул итте. Ешрак эчә башлады, ә эчкәч, агрессивка әйләнә, өйдә бөтен нәрсә: савыт-саба, мебель оча. Балалар курка иде. Соңгы вакытларда хәтта полиция чакыртырга туры килде, чөнки ул миңа да «өлеш чыгара» башлады, бервакыт битемә тиеп китте, тырналды. Соңгы тамчы – аның улымны урамга куып чыгаруы булды.
– Мин иремә китәсемне әйттем, ләкин китәр урын юк – фатир аныкы. Әнинең фатиры бәләкәй, һәм аның үз тормышы. Улымны вакытлыча беренче иремә илтеп куярга туры килде. Аның хәзер үз гаиләсе, ләкин улым үзен анда рәхәт хис итә. Үзем озак бәргәләндем: булган акчам фатир арендаларга җитми, кемгәдер авырлык китерәсем дә килмәде. Шунда танышларымнан кемдер кризис фатирын киңәш итте, мин шалтыратып, хәлемне аңлаткач, кызым белән безне кабул иттеләр.
Настя белән Соняның бүлмәсендә яшәү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар: әни һәм бала өчен кроватьлар, кием һәм әйберләр куярга шкаф, балага уенчыклар, әнигә эшләр өчен ноутбук белән өстәл.
– Монда сиңа баш өстеңә түбә бирү белән генә чикләнмиләр. Монда килгәндә, мин депрессиягә кереп чумган, тормыштан гайрәтем чиккән кеше идем. Миңа үз хәлемә кайтырга, аерылышу кәгазьләрен дөрес итеп рәсмиләштерергә, 2 балам белән башкалар ярдәменнән тыш яшәү өчен үз бюджетым һәм вакытымны дөрес бүләргә өйрәнергә кирәк иде. Юристлар һәм психологлар ярдәмгә килде. Кызыма ул чакта яшь ярым иде, дәресләр алып бару өчен аны куяр урын юк – эшемне алыштырырга туры килде. Хәзер мин читтән торып тәрҗемәче булып эшлим, кызымны кулда күтәргән килеш эшләгән вакытлар да бар.
Кризис фатирында торган 3 ай эчендә Настя фатир арендаларлык акча туплый алган.
– Шушы көннәрдә күченәбез. Улымны да алам, ул 2нче класста укый, өчәүләп яшәячәкбез. Әкренләп бар да җаен ала. Үзем өчен ныгытып хәл иттем: иремә кире кайтмаячакмын, – ди Анастасия, ышанычлы тавыш белән. – Бер кайтып карадым инде – кеше үзгәрми икән. Мин башка алай теләмим. Балаларымның бәхетле һәм тыныч үсүләрен телим.
«Ирем үлгәч, без вокзалда калдык»
Марина кризис фатирында, шулай ук, инде берничә ай яшәгән, ләкин күңел газабы шулкадәрле тирән, әле һаман да тынычланмаган. Әңгәмәбез вакытында ул таш сындай катып кала, күзләрен кулына тоткан имезлегеннән алмый да. Мөгаен, истәлекләр артык авырдыр.
– Без ирем белән язылышмый гына 5 ел бергә яшәдек, бар да әйбәт иде. Аннан ул эшләре белән китте дә... бар да юкка чыкты, җимерелде... Ул юл һәлакәтенә очрап үлде...– бу сүзләрне Марина чак ишетелерлек итеп пышылдап әйтә. – Ул үлгәндә, минем 6 айлык авырым бар иде. Ирем белән бу баланы бик көткән идек, язылышып, кая да булса ял итәргә барып кайтырга ниятләгән идек... Барып чыкмады.
Фатир аныкы иде. Аны күмеп кайткач, әнисе фатирны бик тиз генә сатты да, мине 4 яшьлек кызым белән урамга чыгарып җибәрде, без вокзалда калдык. Чиләбедә апам бар, аның янына килеп, беренче вакытка шунда урнаштык. Ләкин анда бөтенләй башка тормыш икән: акчаң булса – син кирәк, акчаң юк икән – урамга чыгып кит. Мин эш таптым, ләкин берничә көннән хастаханәгә эләктем.
Улым вакытыннан алда туды, авырлыгы нибары 1700 г иде. Аны тагын 1 ай бала тудыру йортында «үстерделәр», ә мине чыгардылар. Ул вакытта нык кына чирләп киттем, салкын тидердем, шуңа аның янында кала алмый идем. Балага бары тик памперс һәм тагын ни кирәк – шуны гына китереп китә идем.
Улымны алып кайтыр урын юк иде. Кризис фатирына барырга тәкъдим иттеләр, мин башта шикләнеп калдым, бәлки сектадыр, дигән уйлар да килде. Бик курыктым. Аннан, шулай да, шалтыраттым. Алар мине эшемнән үк килеп алып киттеләр (бала табу белән миңа эшкә чыгарга туры килде, чөнки нәрсәгә дә булса яшәргә кирәк бит).
Мине бүлек мөдире Светлана Юрьевна үзе каршы алды. Минем белән психологлар эшләде, кайгырту һәм игътибар бүләк иттеләр. Ул вакытта, мин, әлбәттә, энәле керпе шикелле идем, беркемгә дә ышанмадым. Органнарга сатарлар да, балаларым ятим калыр, балалар йортына тапшырырлар, дип курыктым. Ләкин миңа тынычланыр өчен вакыт, монда миңа да, балаларыма да бернинди куркыныч янамавын аңларга мөмкинлек бирделәр.
Бала тудыру йортыннан улымны барып алдым. Аңа туклану билгеләделәр, катнашмалар, башка әйберләр белән ярдәм итәләр.
Мине бер нәрсә гаҗәпкә калдыра: Ольга Трофимовна (Бабанова, кризис үзәге җитәкчесе. – иск. ред.), ничек итеп, монда кирәк чакта булыша, үзенә җәлеп итә, кирәк чакта юл күрсәтә ала торган һәм моны бик итагатьле, йомшак итеп эшли торган кешеләрне җыя алды икән? Бик кирәкле үзәк, кешеләр бит төрле тормыш ситуациясендә калырга мөмкин: тыныч-рәхәт яшисең, бернигә мохтаҗлыгың юк, ә аннан кинәт кенә барысы юкка чыга. Без бит алкашлар да, наркоманнар да түгел, күп кызларны ирләре тукмаган – җәбер-золым корбаннары. Күпләргә аякка басу, эш табу өчен вакыт кына кирәк. Монда башың тынычлана, алга таба тормышыңны планлаштыра башлыйсың. Мин хәтта аларга рәхмәтемне ничек белдерергә, ничек укып бетерергә дә белмим. Нәрсә генә эшли алам мин алар өчен? Кабы белән конфет бирә алам да, чын күңелдән сәламәтлек тели алам!
Марина белән янәшә кроватьта улы сабыйлар телендә нидер сөйли. Аңа әле берничә ай гына, ләкин вакытыннан алда туган бәләкәчнең инде битләре түгәрәкләнергә өлгергән. Кризис үзәгендә аны «патша» дип йөртәләр, мөгаен, «бөердән чыга» торган тавышы өчендер. Хәер, малай – бөтенесенең дә яраткан бәләкәче.
– Мин эштә чакта (без «Магнит» һәм «Пятерочка»ларны ачылышка әзерлибез) улым белән няня утыра, мин аңа акча түлим. Кайчакта кызлар булыша, карап торалар, – ди Марина. – Без тату яшибез, бер-беребезгә булышырга тырышабыз. Хәзер банктан ана капиталын файдаланырга рөхсәт көтәм, үз почмагымны булдырачакмын. Минем әтием бар, ләкин аның ярдәменә өмет итәсе дә юк – ул үз тормышын көйләү белән мәшгуль, безнең кайда һәм ничек яшәвебез аңа кызык түгел. Хәзер иң мөһиме – кредит рәсмиләштереп, үз торагымны булдыру, балалар бакчасына йөри алсыннар өчен нәниләремне шунда яздыру, үз гаиләм белән яңа тормыш башлау.
«Өйдән дүрт бала белән качтым, ә соңыннан бишенчесен көтүемне белдем»
Бу гаиләгә кризис үзәгендә иң зур торакны биргәннәр: 2 зур бүлмәле, үз юыну бүлмәсе һәм бәдрәфе булган блок. Бер бүлмәдә 6 яшьлек Вика – бар нәрсәне контрольдә тотарга өйрәнгән мөстәкыйль бала – хуҗабикә ролен алган. Икенче бүлмәдә үз ятагында 2 айлык сеңлесе йоклый, шуңа күрә Вика бар нәрсәгә күз-колак булып торса да, сеңлесе уянмасын өчен, тавышын басып кына сөйли.
– Әтиебез – элекке хәрби. Эшеннән туктауга, эчә башлады, – дип сөйли кызларның әнисе Ирина. – Мин аның бу гадәте белән 5 ел көрәштем, аннан туйдым. Без хәтта олы кызым белән (хәзер ул 4нче класста укый) психологка бардык, чөнки эчкәч, мине кыйный иде, соңыннан балаларны кыйный башлады, бәләкәйләре дә аннан курка торганга әйләнде. Балаларны алдым, документларны җыйдым да, без Чиләбегә – минем әтиемә килдек.
Ул вакытта мин әле үземнең 5нче балага авырлы икәнемне белми идем. Балаларны монда теркәдек, олы кызым һәм ике улым мәктәпкә китте, мин балалар киеме сата торган кибеткә эшкә урнаштым.
Авырлы икәнемне белгәндә, абортка барырга соңга калган идем инде. Әти моны бик авыр кабул итте: «Бишенчесен кая куярбыз?» – диде. Баладан баш тартып, тудыру йортында калдырып чыгарга булдым. Баш тарту турында язуга ук, миңа кризис үзәгеннән белгечләр килде. Алар минем белән сөйләштеләр, ярдәм итәчәкләрен әйттеләр һәм тудыру йортыннан барыбызны да кризис фатирына алдылар.
Белгечләр миңа декрет ялларын, бала пособиесен рәсмиләштерергә булыштылар, хәзер акча көтәбез: киемнәр алачакбыз, чөнки монда өстебездә булганнар белән генә килдек. Хәзер юристлар белән, балаларны миндә калдырсыннар өчен, аерылышуга дөрес итеп гариза бирү турында киңәшләшәбез.
Ирина әйтүенә караганда, ире кайчакта шалтырата икән, ләкин аны балалар кызыксындырмый, акча сорый.
– Кирәк булса, тырышыр иде. Гаиләсе кирәксә, җыеныр да килер иде, – ди Ирина. – Ләкин әгәр кешегә берни дә кирәкмәсә…
Ирина, шунда ук, ирен алиментка бирергә җыенмавы турында өстәп куя.
– Миңа ул кызганыч, ни әйтсәң дә, 11 ел яшәдек аның белән, – ди.
– Балаларны үзегез генә күтәрмәкче буласызмыни?
– Мин үзем генә түгел, минем балаларым бар, бу – минем зур гаиләм. Мин беркайчан да өметсезлеккә бирелмим. Әтием белән сөйләшеп, барысын да хәл иттек: язын балалар белән өйгә кайтачакбыз.
«Бала таптым да, үстерә алмам, дип курыктым»
Тагын бер героебыз Олеся кризис фатирына бәби көткән чакта килә. Ул әле үзе дә бала гына диярлек, ә хәзер сабый тормышы өчен дә җаваплылык төшә. 19 яшьлек Чиләбе кызы – үзе дә ятимә, яклау-ярдәм көтәр кешесе юк.
– 7 яшемә кадәр әниемнең апасы белән яшәдем, чөнки үз әнием мине апасына калдырган да киткән. Юкка чыккан. Соңыннан апаның туганнары опекунлыкка документлар рәсмиләштергәннәр, һәм мин алар белән 16 яшемә кадәр – мине үзләренә алган әти белән әни аерылышканчыга кадәр яшәдем, – дип сөйли Олеся.
– 9нчы класстан соң мин көллияткә укырга кердем, укып бетермичә, ресторанга официант булып эшкә урнаштым. Ятимә буларак миңа фатир тиеш иде, ләкин үзем бу эштә берни аңламыйм, ә ярдәм итәр кешем юк.
– Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәндә бәби көтә идем инде, фатир алганга кадәр, миңа кризис фатирында яшәп торырга тәкъдим иттеләр. Монда мин бәби тапканчыга кадәр яшәдем.
Баланың әтисе белән күрешмибез – бала туасын белгәч, ул башка аралашырга теләмәде. Минем башта депрессия булды, бигрәк тә, бала тугач. Көчем җитмәс, дип курыктым, баладан баш тарттым. Башымда гел юньсез уйлар гына иде. Кызыма яшәр урын бирә алмам, финанс ягыннан көчем җитмәс, дип курыктым, гомумән, бала өчен җаваплылыкны өстемә алырга әзер булмавымны аңладым.
Ләкин миңа психологлар булышты, тынычландырдылар. Берничә көн элек без монда кайттык.
Олеся күкрәгенә бәләкәй бәхет төенчеген кыса. Минут саен яшь әни күңелендә, баласы аның язмышын кабатларга тиеш түгел, дигән ышаныч арта.
– Безгә балалар киемнәре һәм башка кирәк-яраклар белән ярдәм иттеләр. Хәзер фатир буенча судка әзерләнәбез, – ди Олеся. – Әгәр фатир мәсьәләсе хәл ителсә, җиңелрәк булачак, кызыма кирәк бар нәрсәне булдырырга тырышачакмын.
Кризис үзәге җитәкчесе Ольга Бабанова сүзләренә караганда, 6 ел эшләү дәверендә кризис аша 600дән артык хатын-кыз яклау-ярдәм тапкан. Аларның 4/3 өлешен гаиләдә җәбер-золым корбаннары тәшкил итә. Тагын бер өлеше – авыр тормыш хәлендә калучылар.
– Бу елны без бер генә баладан баш тарту очрагына да юл куймадык, – ди Ольга Трофимовна. – Бездә экстрен хезмәт эшли, әгәр тудыру йортыннан шалтыраталар икән, без 3 сәгать эчендә шунда барабыз, психологлар эшли башлый. Хатын-кызның барыр җире юк икән, вакытлыча кризис фатирына урнаштырабыз. Алар монда бөтенләй башка тормыш күрәләр, күп нәрсәгә өйрәнәләр. Без аларга нәрсә бирә алабыз? Үз көчләренә, барысын да җиңә аласына ышанырга ярдәм итәбез; аларның эчке ресурслары барлыгын күрсәтәбез. Кайчакта бу хатын-кызларны иң гади эшләр: ашарга пешерергә, кер юарга, баласын карарга, аралашырга өйрәтергә кирәк була. «Син берүзең түгел» – бу буш сүзләр түгел. Һәр авырлыктан чыгу юлы бар, иң мөһиме – аны табарга гына кирәк.