Миңа 28, ирем Фиданга 31 яшь. 10 ел бергә яшибез, тик 3 ел элек кенә рәсми язылыштык. 6-7 еллап элек, гинекологыма күренергә баргач, ул миңа, бала табарга кирәк, диде һәм репродуктив системамдагы ниндидер үзенчәлекләр булу аркасында, моны озакка сузмаска, мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә кушты. Кушты гына да түгел, ә кыстады.
Бу хакта Фиданга әйттем, тик ул гел ниндидер сылтау табып килде. Әле фатир үзебезнеке түгел, әле вакыты җитмәгән, әле ул әзер түгел һәм башка шундый сәбәпләр...
2021 елда өйләнештек, фатир, машина сатып алдык, эшебез дә яхшы, Аллага шөкер, тик Фидан өчен һаман балага вакыт җитмәгән иде әле. Мин карышмадым, түздем, аның мине яратканын беләм бит, ләкин аның үзен нигә шулай тотканын хәзер дә аңлый да, аңлата да алмыйм. Туйга хәтле һәм туйдан соң мин табибларга йөри башладым, алар барысы бертавыштан диярлек минем белән барысы да яхшы диде. Яратышканда сакланмадык, тик балага узам дип тә тырышмадым, мин гомумән бала турында уйламый башладым, бу хәлне үземнән «җибәрдем».
2022 елда 1 елга Сочига яшәргә киттек. Безнең эш офиска барып эшли торган түгел, кулыңда телефон яки ноутбук булса, урманнан да эшләргә була. Шунысы бик уңайлы, гел бер урынга беркеп утырмыйсың, каядыр барырга, китәргә була. Сочида яшәгәндә, Фидан белән мөнәсәбәтләребез ничектер җайланып, җылынып китте, тагын да якынайдык, тик бернәрсә дә барып чыкмады, мин балага уза алмадым. Кире өйгә, үзебезнең шәһәргә әйләнеп кайткач, ирем белән икәүләп табибларга йөри башладык, ләкин барыбер балага уза алмадым.
Ярты ел берни дә барып чыкмаганнан соң һәм әллә никадәр табибларга йөргәннән соң, яхшы, түләүле клиникага барырга булдым. Тик анда да тынычландырырлык сүзләр әйтмәделәр. Ә иң җанга тигәне – табибның: «Нишләп иртәрәк бала табарга уйламадыгыз?» – диюе булды.
Бу хакта иремә әйткәч, ул нишләргә дә белмәде. «Хәзер нәрсә эшләргә соң?» – дип үрсәләнде. Миңа операция ясадылар, хәзер озак вакыт дәваланырга кирәк, тик ул да гарантия түгел. Тик мин хәзер иремә карата үзгәрдем, аны күрәсем дә килми, аны гаеплим. Бу дөрестерме, юктырмы, анысын белмим, тик үземне берни эшләтә алмыйм. Хәтта аерылышу турында да уйлый башладым.
Башта мин бер табибка гына йөрдем, ул минем проблемага игътибар итте, шулай да сәламәтлегем ярыйсы иде. Соңыннан табибым башка шәһәргә күченеп китте. Мин башка табибларга мөрәҗәгать иттем, тик алар бернинди проблема да күрмәде, яшең бара, бала табарга кирәк, дип кенә әйттеләр.
Ирем гаепнең үзендә дә булуын бик яхшы аңлый, ул да моны авыр кичерә. Үзем дә төшенкелеккә бирелдем, нәрсә эшләргә белмим. Фидан үзе дә бала теләде, тик кирәк вакытта түгел, югыйсә мин аңа, соңга калсак, соңыннан проблемалар булырга мөмкин, дип аңлаттым, тик ул аңларга, ишетергә теләмәде.