«Ирем сөяркәсе янына күченде, балаларны аңа калдырырга телим...» (Зөләйха Солтанова)
Бу тарихны танышымнан ишеткәч, мин әлегә кадәр уйлап йөрим - чыннан да, нигә балаларын ташлап киткән ирләр бар, ә хатын-кызлар юк диярлек?
Булачак ирем белән беренче очрашу бик романтик урында – курортта булды. Йөргән егетем белән аерылышкач, бераз булса да онытылып торырга дип ялга килгән идем. Теләсә нинди маҗарага юлыгырга әзер идем. Диңгезгә килгәч тә М. белән таныштык, бер-беребезне ничектер бик тиз ошаттык. Мин аның белән гаилә кору турында уйлап та карамадым, ә бары тик бергә ял итү белән генә ләззәтләндем.
Ял төгәлләнгәч, икебез дә үз шәһәрләребезгә кайтып киттек. Телефон номерларын алмаштык, әмма мин ул шалтыратмас дип уйлаган идем. Әмма ул шалтыратты, берничә ай шулай телефоннан аралашып тордык. Бераздан ялларда минем янга килә башлады, яки мин аның янына бара идем. Ул миңа көтмәгәндә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
Әти белән әни мине кире күндерергә тырышып карады, янәсе мондый тиз кабынып киткән мөнәсәбәтләр яхшылыкка илтмәячәк, әмма мин үлә-бетә гашыйк идем һәм үземчә эшләдем.
Өйләнештек, бер-бер артлы өч балабыз туды, гел бергә булдык. Киләчәккә планнар кордык, картлык көнебездә диңгез буена күченеп китәргә хыялландык.
Әмма берни дә мәңгелек түгел икән ул. Ирем бер көнне әйберләрен җыйды да минем дус кызым янына күченеп китте...
Мин гаилә тормышында шулкадәр бәхетле булдым, иремә үземә ышанган кебек ышандым һәм аны кем дә булса гаиләдән алып китәр дип башыма да китерә алмадым. Өстәвенә безнең турыда яхшысын да, яманын да белгән иң якын кешем мондый адымга барыр дигән уй бөтенләй булмаган иде.
Без аерылышканчы, төгәл бер ел алдан дус кызым (минем аның исемен телгә дә аласым килми) ире белән аерылышты һәм без яшәгән йорттан фатир алып, шунда күченде. Имеш аңа шулай уңай булачак икән. Мин – якын дусты да монда, шулай ук минем ирем дә ул-бу була калса, өйдә ярдәм итә ала. Аның балалары да юк, ә монда безнең балалар белән мәш килергә була, ә ул, имеш, балаларны ярата.
Ул вакытта мин моның бер генә начарлыгын да күрмәдем. Кайвакыт ирем аңа кереп ярдәм итте, яңа алган диванын җыйды, шкафын төзәтте... Миңа табибка яки кибеткә барып кайтырга кирәк булганда, ул балалар белән калып тора иде. Мин өйдә булмаганда ирем кайвакыт аларда ашый, ул әле контейнерларга салып безгә ашарга җибәрә иде.
Ә берсендә ирем аның янына яшәргә күченәм димәсенме! Ул аңа гашыйк булган, аның янында тыныч, рәхәт, аны анда хөрмәт итәләр, яраталар икән... Мин шул ук көнне йә үләрмен, йә акылдан шашармын дип уйлаган идем. Мин тәмугта яшәдем – элекке ирем һәм гаиләбезне бозган иң якын дустым белән бер йортта яшәүнең нәрсә икәнен минем хәлдә калган кеше генә аңлый аладыр.
Миңа әллә никадәр проблема өелде: эш, балаларның авыруы, өй мәшәкатьләре... Үзем чирләп беттем. Тагын бераз болай яшәсәм, акылдан шашармын дип уйладым. Шул вакытта балаларны иремә калдырдым да, ял итәргә, дәваланырга дип санаторийга киттем.
Менә шунда булганда мин иремне дә, балаларны да күрмәгәч шундый рәхәт булуын аңладым. Кинәт башыма бер уй килде, нишләп әле миңа балаларны аларга биреп, башка шәһәргә күченеп китеп, үземнең тормышны җайга салмаска?! Менә бәхетле булсыннар шул мәшәкать оясында. Озаклап еларга, газапланып ятарга җыенмыйм – мин һәрвакыт хәрәкәттә булырга һәм үз дигәнемә ирешергә гадәтләнгән. Мин бит балаларны чит кешегә түгел, ә үз әтиләренә калдырам бит.
Минем күңелдә нәрсәдер шартлап сынган төсле булды. Мин балаларымда әтиләренең – мине алдаган кешенең чалымнарын гына күрәм һәм күңелемдә нәфрәт уяна. Мин аларның әниләре икәнемне аңлыйм, әмма күңелемдә бернинди җылы хисләр юк.
Мин инде башка шәһәрдәге бер зур компаниягә эшкә урнашу өчен сөйләшү уздым. Шушы көннәрдә җитәкчелек минем кандидатураны хуплап карар кабул итәр дип көтәм. Ә монда барып чыкмаса, башка урында үземне сынап карармын. Әмма һичшиксез башка шәһәрдә, үзебезнең зур «гаиләдән» һәм үзем кичергән шоктан ераграк буласым килә.
Балалар янына ай бер мәртәбә килеп йөрермен, ә алар каникулда минем янда булыр, без бит бөтенләйгә аерылышмыйбыз. Бераз аякка баскач, мин аларны үземә алам. Балаларын хатыннарына калдырып киткән ир-атлар дөнья тулы, ә нишләп әле хатын-кызларга шулай эшләргә ярамасын?