Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем сабый бала кебек...»

news_top_970_100

«Матурым, бәлки, бәби турында уйлана башларбыз?» – диде Марат.

«Син үзең бала кебек, кайчан җүнле эшкә урнашасың?» – диде иренә каршы төшеп Фирая.

«Мин булганына риза, сиңа ул гел акча җитми», – диде Марат, авызын турсайтып.

Фираяның нәрсәдер әйтәсе килде, тик кул гына селтәде дә бүлмәсенә кереп китте. Кайчандыр сөекле булган ире коридорда басып калды, ә соңыннан хатыны артыннан иярде дә: «Ә син берәр тәмле әйбер алмадыңмы?» – дип сорады.

«Мин сиңа әниең түгел!» – дип, җикеренергә тотынды хатын.

Юк, Фираяның башка түзәр әмәле калмады, ләкин ачуланышырга теләге дә, хәле дә юк иде. Шулкадәр арыган иде, бөтен хыялы – диванга сузылып яту. Бернәрсә дә эшлисе килми, бары тик аңа тимәсеннәр, эндәшмәсеннәр генә. Тынычлыкта каласы килде Фираяның. Әмма бу бәхет тә тәтемәде аңа.

Ул вакытта, 5 ел элек, кайнана белән бергә яшәү тәкъдименә әллә ни сөенеп риза булмады. Ләкин аңа ире кызыктырырлык итеп сөйләгән булды, имеш, йортлары зур, әнисе ярдәм итеп торачак, һәм алар ипотека алырга беренчел взносны тиз арада гына юнәтәчәк. Әмма боларның барысы да сүздә генә калды.

Фираяның кайнанасы искиткеч ханым иде. Ә ире, бергә яши башлагач ук, сабый балага әйләнде дә куйды. Әллә башта ук шулай булганмы, Фирая гына сизмәгәнме?

Фирая, акчаны тизрәк җыяр өчен, 2 эштә эшләде. Эшкә җыенып өлгерер өчен иртәнге 5тә торды. Шундый вакытларда «Эх, бөтен дөньясын ташлап, әни янына гына кайтып китәргә!» дип уйлый иде яшь хатын. Ләкин, бирешергә ярамый, үҗәт булырга кирәк, чөнки бик тиздән кирәкле сумманы җыеп бетерәчәк. Фираяны башкалада яшәү, шәһәрнең ыгы-зыгысы кызыктырды.

Ә менә ирен үз йортын булдыру әллә ни кызыксындырмый, ахры. Берсендә, эштән кайткан Фираяның хәл алырга утырган җиреннән чишенмичә дә йоклап киткәнен күргәч, кайнанасының Фираяны юрган белән дә ябып куйганы булды. Киленен жәлләде кайнана.

Иртән 2 хатын-кызны җитди сөйләшү көтә иде.

«Кызым, Марат булганына риза булып яши ул, аңа ике дөнья – бер морҗа. Тач әтисе инде. Мин дә гомер буе гаиләне үз җилкәмдә тарттым, шушы йортны да үз кулларым белән төзеп чыктым, дияргә була. Төзелеш кирәк-яракларын да алып кайттым, штукатуркаларга да өйрәндем. Ә ирем, сүзем дога булып барсын инде, гаражда мәш килде дә диван җылытып ятты. Марат та шундый булыр дип, башыма да китереп карамадым. Ул бит миңа бәләкәй чагыннан ук гел булышып йөрде. Үзең дә аны бозып бетердең, менә муеныңа менеп атланды да аяклары селкеп утыра хәзер», – диде Галия апа.

«Марат бала сорый...» – диде Фирая.

«Балагызны карарга да булышмаячак Марат. Ә мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәрмен, кызым», – диде кайнанасы.

«Рәхмәт, әни», – диде дә Фирая, кайнанасын кочып алды.

Шушы сөйләшүдән соң, Фирая Марат белән аерылышу турында ныклап уйлана башлады. Нинди бала, алга таба тормыш ничек булыр? Ире үзен генә уйлап яши, гамьсез, ваемсыз бер бәндә. Маратның беркайчан да хатынының хәле кызыксындырмады. Фирая эшеннән эт булып арып кайтып кергәч тә, Маратка комачаулый иде. Иренә йокларга, телефонында кино карарга комачаулады Фирая... Хатыныннан аермалы буларак, Марат эш дип егылып китмәде. Ул ирекле график буенча эшли, заказлары 2-3 атна да булмый тора ала.

Ләкин Фираяның үзәгенә үткәне бу да түгел: нишләптер, Марат, көнкүреш тулысынча хатын-кыз җилкәсендә булырга тиеш, дип уйлады. Әлегә кайнанасы гына коткарып килә, килене эштә булганда өен дә җыештыра, ашарга да пешерә. Әмма Фираяның болай итеп яшисе килми.

Берсендә үзенең бердәнбер ял көнендә урамда төнге күккә карап, йолдызларга сокланып утырган вакытта ныклы карарга килде Фирая. Аерылышырга да фатир алырга кирәк. Ул бит үз йортында хуҗабикә булырга, үзенә лаеклы ир-ат табарга, ныклы гаилә төзергә хыялланды.

Ләкин болай эшләсә дә, монда әле кимендә тагын 1 ел яшәргә туры киләчәк.

Фирая акчаларын банкта саклады, аерылышыр алдыннан аларны да алып, яшереп куярга кирәк булыр. Ул акчаларны иренә бирергә җыенмый Фирая. Җитмәсә, күп очракта ул Маратны ашатып-эчертеп тора, ә киресенчә түгел. Тик кайнанасы һәм ире яныннан күченеп китсә дә, акчаның күп өлешен фатир ялларга тотарга туры киләчәк. Икенче эше аны ярыйсы гына коткарып тора, тик дөнья хәлен белеп булмый, ни булмас. Тагын бер елга ничек түзәргә? Ничек кенә ныклы гаилә кыяфәте ясап кыланып йөрергә? Димәк, аңа икейөзлеләнеп, ялганлап яшәргә туры киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100