Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем сөяркәсе янына күченде, кызым да аңа иярде...»

Ирем белән 2000 елда өйләнештек һәм 19 ел бергә яшәдек.

news_top_970_100

Безнең барысы да яхшы булды — балабыз туды, шәһәр үзәгендә фатир, шәһәр читендә йорт сатып алдык. Икебезнең дә машинабыз бар, чит илләргә сәяхәткә дә гел йөреп тордык, иң яхшы ризыклар ашадык, кыйммәтле киемнәр генә кидек. Ягъни, уңышның һәм бәхетле гаилә тормышының бөтен атрибутлары да бар иде.

2002 елда декретка чыкканнан бирле мин беркайда да эшләмәдем. Ясалма тырнак үстерү белән шөгыльләнергә теләгән идем, әмма дус кызларым кире күндерде. Берәр азык-төлек кибетенә сатучы булып урнашыйммы дигән идем, монысына ирем каршы килде, янәсе, анда эшләү абруйлы түгел. Шулай итеп балалар белән өйдә утырып калдым инде. Аларны бакчага, мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөрттем.

Ирем белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы булды. Әмма соңгы 5 елда аның миңа хыянәт иткәнен сизенә башладым. Эшендә тоткарлана башлавы, сәер генә СМС-хәбәрләр һәм шалтыратулар, тышкы кыяфәтен яхшыртырга теләве — иремнең кемгәдер гашыйк булуын аңлата иде. Мин тавыш чыгарып тормадым, берни дәшмәдем, ә үзенең сөйләвен көтеп йөрдем. Ул башка хатын-кызны яратуын һәм аның янына китәргә теләвен ярты ел элек кенә әйтте.

Үпкә-рәнҗүемне эчкә йоттым да, иремнең сөяркәсе артыннан күзәтә башладым. Аның ниндирәк кыяфәттә булуын күрәсем килә иде. Сөйкемле һәм купшы хатын-кыз иде. Яше 35тән артык, әмма күпкә яшьрәк күренә. Үзенең фирмасы бар икән, шуңа күрә акчаны яхшы эшли. Димәк, аңа минем иремнең акчасы түгел, ә үзе кирәк. Әлбәттә, бу вакытта миңа бик авыр булды, әмма бар нәрсәгә дә ияләнәсең бит. Мин дә ияләндем. Шәхси тормыш барып чыкмаган икән, бала өчен булса да яшәргә кирәк дип уйладым.

Ирем миннән китеп, ачуым бераз сүрелгәч һәм аны үземнән җибәрергә әзер булгач, аерылыштык. Кызганыч, бөтен мал-мөлкәт иремдә калды. Бу гадел иде, чөнки бар нәрсәне дә ул алды бит. Әмма иң зур проблема бу түгел, ә кызым әтисе белән калырга теләде. Чөнки минем белән шәһәр читендәге бер бүлмәле хәерче фатирга китәргә теләмәде. Бу аркама пычак кадаган кебек булды, ләкин түздем.

Хәзер мин кибеттә кассир булып эшлим, эш күп, яратып эшләмим. Ләкин фатирга түләргә дә, яшәргә дә акча кирәк. Ирем берничек тә ярдәм итми, минем нинди хәлдә икәнеме белә торып, бераз булышса да була иде. Ярар инде ичмасам кызым белән күрешергә рөхсәт итә. Кызым белән атнага бер күрешәбез, кафега барып утырабыз яки кибетләрдә йөрибез.

Тормыш җайлана дияргә дә була. Өстәвенә, кибеттәге администратор егет белән мөнәсәбәтләр җайланып килә, берничә тапкыр очраштык. Әмма миңа иремнең һәм кызымның шушы гамәлләре өчен авыр. Кызым минем фатирга килергә дә теләми, без аның белән гел башка җирдә очрашабыз.

Иремә һәм кызыма буган үпкәм узды инде. Тик күңелемне борчыган бер нәрсә бар. Иремнең яңа хатынының кызы бар, алар минем кызым белән яшьтәшләр. Кызлар бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә, вакытларын гел бергә уздыралар. Ә миңа ул кыз бер дә ошамый — бөтен тәнендә пирсинг, татуировкалар, кигән киемнәре дә ачык, эт талаган кебек, гел егетләр белән бөтерелә. Кызганыч, минем кызым гел аны тыңлый, хәтта күпмедер дәрәҗәдә аңа буйсына да.

Бу хакта элекке ирем белән дә сөйләшеп карадым — файдасыз. Ул кызларның мөнәсәбәтләренә тыкшынмаска кирәк, нишләргә кирәген үзләре беләдер дип уйлый. Аның җавабы кына миңа ошамады. Шуннан соң аның яңа хатыны янына бардым. «Үз кызыңны ничек телисең, шулай тәрбиялә, ә минем кызыма тимә», - дидем. Ә ул бөтен кеше дә «гулять» итә инде дип кенә җавап бирде. Үзенең дә 20 яшенә кадәр гел тусовкаларда йөрүен, соңыннан тынычлануын сөйләде. Мине ала карга дип атады да кул гына селтәде.

Нәрсә эшләргә дә белмим. Ничек бар, шулай калдырасым да килми. Опека органнарына мөрәҗәгать итәргә теләгән идем, әмма дәлилләрем юк. Өстәвенә, кызым да мине күралмый башлар дип куркам, ә аның белән мөнәсәбәтләр миңа бик кадерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100