Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем өстемнән йөреп, тагын бер гаилә корып яткан...»

news_top_970_100

Миңа 28 яшь. 7 ел элек кияүгә чыктым. Иремә 30 яшь. Әле күптән түгел генә иремне үлеп ярата идем. Чибәр, акыллы, эшчән, кыскасы, бу тормышта уңыш елмайды, хатын-кыз бәхетенә ирештем, дип санадым. Ә хәзер исә аның чыраена төкерәсем килә. Күралмыйм. Әле ярый изге күңелле кешеләр күземне ачты. Бактың исә, иремнең икенче гаиләсе бар икән. 5 яшьлек кызыбыз булуга да карамастан, өстемнән йөреп, тагын бер гаилә корып яткан.

Бу сатлыкның 2 ел элек сөяркәсе барлыкка килгән. Ә мин сизмәгәнмен дә, белмәгәнмен дә. Аның эше дә шундый бит – гел командировкада, шуңа күрә аның берничә көнгә китеп торуы – гадәти хәл. Шуңа күрә мин аның болай кайтып-китеп йөрүенә әллә ни аптырамадым. Ә кайткан шәпкә ул ефәк кебек инде, бүләкләр бирә, кызыбыз белән уйный, аны карый, мин нәрсә сорасам шуны эшли, күзгә генә карап тора. Ә мин исә, тиле, үземне дөньядагы иң бәхетле, ирдән уңган хатынга санап йөрдем. Дус кызларым барысы да ирләренә зарлана: эчә, кыйный, диванда түшәмгә төкереп ята, йөри, дип сөйли... Ә мин боларны тыңлаганда ирем белән горурлана идем.

Ә сөяркәсе 2 ай элек кыз бала тапкан.

Менә шуннан соң ирләргә ничек ышанырга? Матур күзләрен тутырып карый, «өзелеп яратам, син – иң әйбәте, иң чибәре» дип сырпалана. Бу сүзләр минем колакка да, күңелгә дә сары май булып ята, шушы матур сүзләргә ышанып, эреп китәм. Әле иң ачуын китергәне шул – узган Яңа ел каникулларында гына икенче бала алып кайту турында сөйләштек. Ул, без инде әзер, дип ышандырды, тик мин икеләнеп калдым, бәяләр көннән-көн котырып үсә, ә иремнең хезмәт хакы гел бер тирәдә тора, артмый. Хәзер аңлыйм, сөяркәсенә акча туздырып, безнең финанс ягы шулай кысылган икән. Әле дә ярый ул вакытта икенче балага ризалашмаганмын, дип сөенәм. Мондый кабәхәттән икенче тапкыр бала табуны дошманыма да теләмим.

Ирем турында дөреслекне белгәч, үземне тәмугка эләккәндәй тойдым. Бик авыр булды, үземнең кечкенә дөньям нигезенә кадәр ишелде. Кешеләргә дә, үземә дә ышанычым калмады.

Әни: «Баш ярылып күз чыкмаган, исәнлек кирәк, калганы җайланыр», – ди.

Ә ирем, бик газапланган кыяфәт чыгарып, гафу сорый, һәр көн шалтырата, шигырьләр язып җибәрә, һәр кич диярлек чәчәк тотып килеп җитә. Хәтта иң якын кешеләрем дә йөрәгемнең янып көлгә калганын аңламый. Бу йөрәктә нидер бөреләнсен өчен әле бик күп вакыт кирәк булачак. Әлегә миндә иремә карата нәфрәт һәм ачу гына. Ул бит мине генә түгел, ә бер гөнаһсыз кызыбызны сатты. Ә үзе бер оялмыйча, күзгә карап, сезне яратам, дигән була. Яратса, мине мондый газапларга салмас, балабызны тулы гаилә бәхетеннән мәхрүм итмәс иде.

Аерылышырга гариза яздым. Аның бер генә сүзенә дә, хәтта «исәнме» дигәненә дә ышанмыйм хәзер. Моннан соң ышанмаячакмын да инде. Аллаһка шөкер, үз фатирым бар, эшем бар, юкка чыкмабыз әле. Тик, кызым гына жәл, ул әтисен юксына, сагына.

Иремнең сөяркәсе белән очрашканым булмады, социаль челтәрдәге битен генә карап чыктым. Аңа ачу тотмыйм. Ул кызга нибары 21 яшь кенә, тәгаен, иремнең тәмле теленә алданган инде ул. Нәрсә-нәрсә, ә матур сүзләр сөйләргә оста инде ирем. Белүемчә, алар хәзер бергә яши, тик мондый ялганчы, икейөзле кеше белән бәхетле булыр дип уйламыйм. Безне саткан, хыянәт иткән икән, аның белән шулай ук кыланмас дип әйтеп булмый. Бу тормышта бары тик үзеңә генә ышанырга кирәк икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100