Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем мине тәрәзәдән алып атты» - Әлмәт районы Рус Акташы авылында төнлә йорт янган

26 июньдә төнлә Әлмәт районы Рус Акташы авылында чыккан янгын аркасында дүрт кешелек Шәйхетдиновлар гаиләсе йорт-җирсез кала. Гаилә әгъзалары янган йорттан тәрәзә аша чыгып котыла.

news_top_970_100
«Ирем мине тәрәзәдән алып атты» - Әлмәт районы Рус Акташы авылында төнлә йорт янган
Гөлнур Шәйхетдинованың шәхси архивыннан

Әлмәт районы Рус Акташы авылында төнлә Гөлнур һәм Линар Шәйхетдиновлар гаиләсе йортында янгын чыга. Гөлнур белән элемтәгә кергәндә ул киемнәр аралый иде.

Кешеләр шул хәтле күп әйбер алып килде. Өй тулы кием, – дип сүз башлады ул. – Арасында өр-яңалары да бар. Олы кызым гәүдәгә миннән дә зуррак. Аңа дип алып килгән кием үземә дә ярый. Янгын сүндерүчеләр бераз үзебезнең киемнәрне дә чыгарды, юып, чистартсак, шуларны киярбез. Хәзергә киеп торырлык кием бар. Бер аяк киеме калмады, кышкы киемнәребез янып бетте… Бер дә уйламаган идек шул көнгә калырбыз дип, – ди Гөлнур.

«Өйгә ут ыргылып керде»

Ут төнлә, гаилә йокыга талгач чыга. Йокыдан уянып, гаилә башлыгы Линар, Гөлнур һәм аларның ике кызлары тәрәзәдән чыгып котыла.

Янгын якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә сәгать икенче ун минутларда булды. Без кичтән бәрәңге өйдек. Урманнан төрле үләннәр җыеп кайтып, әйбәтләп бәйләп, верандага элеп куйган гына идем. Кичке сәгать унберенчеләрдә генә яңа каен себеркеләре белән мунчада чабынып чыгып, барыбыз да изрәп йокыга талдык.

Аннан алдагы төндә юньләп йокы булмады. Инкубатордан 450 чеби чыкты, шуны карап, урнаштырып, кайсына су эчереп, мәш килеп үтте ул төн. Бөтен зал чеби тутырылган тартмалар белән тулды.

Төштә иремнең: «Тор, тор, янабыз», – дип кычкырганын ишетәм, әмма уяна да, тора да алмыйм. Соңыннан ул мине шул ук сүзләрне кабатлый-кабатлый селкетергә тотынган. Ирем мине көчкә уяткан, өй эчендә инде төтен дә бар иде, әзрәк искә дә исергәнмен бугай. Мин тизрәк балалар артыннан йөгердем. Төнге караңгыда буталып, тәрәзә таба алмыйча, «Чыгыгыз», – дип балаларны өй буенча йөрткәнмен. Шул вакытта өйгә керә торган ишекне тәрәзә дип бутап, барып ачтым. Шул ук мизгелдә йорт эченә ут ыргылды. Үзем ишекне тизрәк япмакчы булып, бөтен көчемә тарттым, тик ишекне башка яба алмадым. Ишекне ялкын көче артка таба тарта, яба торган түгел. Анда инде верандага да, гаражга да ут капкан булган. Шуннан ирем мине үзе тәрәзәдән чыгарып атты, – дип сөйли Гөлнур. Хуҗабикә әле һаман да шок хәленнән чыгып бетә алмый, күрәсең. Барысын да кино караган кебек сөйләп бара. Бу хәлләрнең чынбарлык булуына ул әле хәзер дә ышанып бетә алмый.

 

Фото: © Гөлнур Шәйхетдинова фотолары

Гөлнур һавага чыккач кына бераз айнып киткән кебек була. Шуннан соң ул йорт эченә тәрәзәдән кире кереп китә.

Бераз булса да әйберләрне чыгарыйм дип, тәрәзәдән өйгә кердем. Аяк астында нәрсә ята, шуны кулга тотып чыктым. Курткаларыбызның каптыргычларын ремонтларга дип әзерләп куйган идем, кызларым урамда эчке киемнән басып торып туңмасыннар дип, шул ике куртканы да эләктердем, – ди ул.

Ире янгынны сизгәч үк, янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр дә хәвеф булган җиргә бик тиз килеп җитәләр.

Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җиттеләр. Туп-тулы 5 машина килде: үзебезнең авылныкылар, күрше-тирәләрдән дә бар иде. Күршеләребез авыл башына барып, машиналарга юл күрсәтеп тордылар. Шул хәтле ярдәм иттеләр безгә! Өчесен алдан, ике янгын сүндерү машинасын арткы яктан  – бакчадан керттеләр. Алар өйне бөтен яктан уратып алып су сибеп тордылар, ике як күршебез йортларын да саклап калу өчен барысын да эшләделәр.

Кайчак янгын сүндерүчеләрнең машиналарында төрле сәбәпләр аркасында су булмый, диләр. Безгә ул яктан бәхет елмайды, алар тулы иде, – ди ул.

«450 чебием тереләй янып үлде»

Линар Шәйхетдинов – әйдәп баручы агроном, ә хатыны Гөлнур мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Янгын сүндерүчеләрнең берсе Гөлнурның укучысы була.

Минем элек укыткан «икеле» капчыгы бер укучым бар иде. Барысын да гел кирегә эшләп торып, үзәккә үткән иде, көчкә 9 сыйныфны бетереп китте. Шушы Дима исемле малай янгын сүндерүче булып киткән. Олырак янгын сүндерүчеләр аңа «кермә», дисәләр дә, «Бу – минем укытучымның йорты», – дип тәрәзәдән кереп күпме әйбер алып чыкты. Ишегалдындагы машинабызны чыгара алмый калган идек. Ул өйдә булган запас ачкычларны тапкан бит. Машиналарыбызны коткардык, берсе иремнең эш машинасы иде. Диманың тормышы өчен борчылып: «Чык, зинһар, бер әйбер дә кирәкми, бүтән кермә өйгә», – дип ялынып, ялварып сорадым үзеннән.

Аның гамәлләре шулхәтле төгәл, ул барысын да белеп эшли, үз эшенең чын остасы булган. Өйнең эчен дә ул сүндерде. Анда билдән су. Аннары шушы янгын сүндергән егет йорт эчендәге техникабызның да бер өлешен коткарып калды бит. Бер читкә өеп куйган. Компьютерыбыз да кипте, эшләп китте, телевизорны да киптердек.

Ташбакабызны коткарды. Бер тәүлек тә булмаган бер чебиебез шушы мәхшәрдән исән калды. Алар 450 данә иде. Йөрәкләрем әрнеде инде шушы чебиләр өчен, җан ияләре бит, бигрәкләр дә кызганыч. Берсе генә ниндидер могҗиза белән исән калган, ә башкалары төтенгә буылып шунда ук үлгән, – дип борчылып та алды ул.

Гөлнур Шәйхетдинова инкубатордан чеби чыгарып сата торган булган. Бу көннәрдә суярбыз дип уйлаган зур-зур чебиләре тереләй янып үлгәннәр. Йорттан читтәрәк торган сарайда күркә һәм тавыклары гына исән калган.

«Күршеләребезгә дә ремонт ясарга кирәк»

Хәзерге вакытта дүрт кешелек Шәйхетдиновлар гаиләсе Линарның әти-әниләрендә яши. Әлеге йортларын ипотекага алган булганнар. Гаилә биредә бер генә ел яшәп кала. Төнлә чыккан янгын бөтен урамны уята. Ут Шәйхетдиновлар гаиләсенең күршеләренә дә яный.

Бу йорт торырга яраксыз инде. Әле җыештырырга да ярамый, иминиятләштерү компаниясеннән белгечләр килергә тиеш. Утның нәрсәдән чыкканы да билгесез, ут чыбыкларыннан чыккан булуы ихтимал, диләр.

Бездә чыккан янгын күршеләребезгә дә зыян салды. Бер як күршебез ялгыз, пенсионер апа. Аның түбәсе янды. Кышка кергәнче беренче чиратта аның түбәсен ничек тә ябарга иде инде. Икенче якта 87 яшьлек бер әби. Аның йорты тышкы яктан пластик белән әйләндереп алынган иде. Аңа ут тимәде, тик сыйфаты бик начар булган күрәсең, кайнарлыктан эреп, уелып төште.

Аллага шөкер, үзебез исән-сау. Балалар ялан тәпи әбиләренә чапканда бераз киселгәннәр, куркыныч түгел, – ди ул булган хәлләрне хәтерендә яңартып.

Янгынлы төннән соң ир белән хатынның йокылары кача.

Мин шок хәленнән чыгып кына барам. Әле һаман да тынычланып бетә алмыйбыз. Бүген дә ирем белән төне буе йоклый алмадык: һәр тавышка, кыштырдауга сикереп торабыз.

Иремнең ниндидер бер сиземләү, тоемлау көче, сәләте бар димме соң... «Мине төртеп уяттылар», – ди ул. Булачак йортыбызны да төшендә күргән иде. Аннан соң инде 1-2 еллап вакыт узса да, ул аны исенә төшерде. Янгынга кадәр ике ай кала ул төш күргән: йортыбыз дөрләп яна, ә без дүртебез дә урам уртасында басып, аның янып беткәнен карап торганбыз, имеш.

Төшен мине куркытасы килмәгәнгә сөйләмәгән. Ут сүнеп, янгын сүндерүчеләр киткәннән соң, берәр төш тә күрмәдеме икән дип, үзем сораша башлагач кына, ул миңа шуны сөйләде, – ди Гөлнур.

Бүген Шәйхетдиновлар гаиләсе үзләре исән-сау калганга шөкер итә. Хәзер аларга үзләренең өс-башларын карап, йорт-җир турында гына түгел, ә күршеләренә килгән зыянны да капларга кирәк булачак. Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

2202 2020 7581 3091 Сбербанк картасы – Шайхутдинова Гульнур Шархулловна. (Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89510658050)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100