Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем кыйнап үтерә язды»

Тора-бара Азат бөтенләй йөгәнсезгә әйләнде, мине кеше алдында тукмап ташларга да күп сорамады. Шулай бер туган көндә күбрәк эчеп алгач, авызыма китереп сукты, иренемнән кан китте...

news_top_970_100

Азат белән Интернет аша бер форумда таныштык. Башта сәясәт турында сөйләшә башладык, бераз аралаштык, аннан ул мине кафега чакырды. Беренче очрашуыбызга зур чәчәк бәйләме тотып килгән иде. Миңа – 21, аңа 29 яшь. Ул – беренче хатыныннан аерылган, инде тормыш күрергә өлгергән, акчалы эштә эшли торган ир, ә мин – әле яңа укып бетергән япь-яшь кыз. Бик чибәр, интим мөнәсәбәт сорап бәйләнми, миңа хөрмәт белән карый – менә шул сыйфатлары белән Азат мине үзенә каратты.

Алай да, ул вакытта ук шикләнергә сәбәпләр булган икән. Азат дорфарак, кызып китеп кычкырып куярга мөмкин. Мәсәлән, машинасы кабынмый икән, мин шунда ялгыш сүз кыстырсам, кызып китеп, миңа акырырга мөмкин. Миңа ачуы килсә, кулымны ныгытып кыса, авыртудан бөгелеп төшә идем. Моннан тыш, ул беренче хатынын да кыйнавын әйтеп салды, имеш, ул йөремсәк булып чыккан. Мин читкә йөрмәячәкмен, димәк, мине кыйнамас, дип уйладым яшьлек юләрлегем белән. Мөнәсәбәтләрне дәвам иттем.

Йөри торгач, Азат белән өйләнешеп тә куйдык. Туйлар үткәреп мәшәкатьләнмәдек, ЗАГСка барып язылыштык та, бергә яши дә башладык.

Азат мине гаиләле тормышның беренче көненнән үк мыскыл итәргә тотынды. «Мәмкә авыз, сүзеңне дә юньләп әйтә алмыйсың бит!» – дип, юктан да бәйләнә иде ул. Җитмәсә, салгалап та кайтты, ул вакытларда нинди сүзләргә түзгәнемне үзем генә беләм. Тагын ярты еллап торгач, чын-чынлап кыйнарга кереште. Башта бу кыйнаулар нык түгел иде: җилтерәтеп ала, этеп җибәрә. Чәйне озак ясыйм, аш тозлы булган, идән чиста түгел, ул кергәндә кырын караганмын – кул уйнатырга нинди генә сәбәпләр тапмый иде ул!

Моңа үзәккә тия торган көнләшүе дә өстәлде. Телефоннан берәр хезмәттәшем хәл сорашып язса да, өйдә кара тавыш чыга иде. Хатын-кызлар белән аралашу да ошамады, егет дуслар-туганнарга бәйрәмнәрдә сүз катырга да курыктым.

Шулай минем дус кызларым белән дә арам суынды. Алар минем май кояшы кебек балкып йөргән җиремнән көннән-көн сулуымны, кара киемнәргә өстенлек бирүемне күрде. Моның сәбәбе иремдә икәнен дә аңлап алдылар, бер-ике мәртәбә аерылышу турында сүз дә кузгаттылар. Ләкин минем өчен «аерылышу» сүзе тагын да куркынычрак булып тоелды. Гомер буе бер ир белән яшәргә кирәк – бу минем принципларымның берсе иде. Әнине дә борчымаска тырыштым, ул да сизенгән вакытта: «Үтәр, җайланыр», – дип тынычландырырга тырышты.

Азат бөтен нәрсәне контрольдә тота, мин һәр адымым турында башта аның белән киңәшләшергә, аннан рөхсәт сорарга мәҗбүр булдым. Телефонга пароль куярга ярамады, бөтен язуларны, сөйләшүләрне укып, тикшереп барды. Мин сөйләгәннәргә генә ышанмады. Өйдә тавыш чыкмасын өчен, мин аның һәр сүзе белән килешеп, баш иеп яшәргә мәҗбүр булдым. «Беркайда да эшләмисең! Синең эшең – ашарга пешереп, өйдә утыру, минем сүзне тыңлау», – дип кабатларга ярата иде. Ул мине рухи яктан изеп таптады.

Тора-бара, Азат бөтенләй йөгәнсезгә әйләнде, мине кеше алдында тукмап ташларга да күп сорамады. Шулай бер туган көндә күбрәк эчеп алгач, авызыма китереп сукты, иренемнән кан китте. Дуслар алдында ничек гарьләнүемне белсәгез. Бөтен җыелган кешенең күзе миндә иде, миңа шулай жәлләп карадылар. Үземне дөньядагы иң мескен кеше итеп хис иттем.

Мондый сугышлардан соң икенче көнне Азат гафу үтенә: «Бер кыйный башласам, туктый алмыйм. Кичер, мин – иң юньсез кеше», – дип башын ия иде. Мин чираттагы тапкыр кичерәм, жәллим...

Әмма күпмедер вакыт «тәти малай» булып йөргәннән соң, ул тагын «шул тырмага китереп баса»: кайвакыт мине берничә сәгать рәттән кыйный иде. Мыскыллый торган сүзләр әйтә, өстемә утыра, башыма суга, тәнем караянып беткәнче кыйный. Кайвакыт, кулына пычак тотып, артымнан фатир буйлап куып йөри. Андый көннәрдә йә күршеләргә чыгып качам, йә ваннага кереп бикләнәм.

Әлеге вакыйгалардан соң икенче көнне өстемнән бикләп китә, кыйнаган эзләр төзәлеп беткәнче шулай эшли иде ул. Бер ел кыйналып яшәгәннән соң авырга уздым. Моннан соң көннәрем бөтенләй мәхшәргә әйләнде. Миңа хәтта табибка барырга туры килде, ләкин анда да иремне сатмадым, «бәрелдем» дип алдадым. Чөнки кыйнавын дөньяга чыгаруымны белсә, миннән үч алыр, кыйнап үтерер, дип курыктым.

Бала туды, тормыш яхшырмады...

Ә беркөнне ул иртән уянгач, миңа тик торганнан: «Сине киләчәктә дөмбәсләп атачакларын белеп яшәү ничек ул?» – дип сорап куйды. Бу сорау мине үз аңыма кайтаргандай булды, бөтен тәнем чемердәп китте. Ул үзгәрергә җыенмый, гомерем буе кыйналып яшәячәкмен икән. Улым туып ярты ел үткәч, без аерылыштык.

Юлларыбыз аерылса да, ул миңа хәзер дә тынгылык бирми. Интернет аша теләсә нәрсә яза, алиментларын түләмичә интектерә, баланы бар дип тә белми.

Азат белән яшәгән ике ел ярым эчендә үзем дә авыруга сабышып беттем. Кычкырган тавыш ишетсәм, калтырана башлыйм. Сәбәпсез кызып китәм, якыннарыма кычкырам. Психиатрга барып та тикшерендем, ул көчле стресстан арына алмавымны әйтте. Хәзер фатир арендалап тору да, эшем дә, балам да минем өстә. Әни пенсиядә, аның булышырга җае юк.

Шулай да, хәерчелектә яшәү иреңнән кыйнатып торуга караганда мең артык икән. Башка хатын-кызларга да киңәшем шул: ирегез кул күтәрә икән, бер көн дә түзеп яшәмәгез. Гафу үтенүләренә, ялыну-ялваруларына ышанмагыз, алар үзгәрми. Ә иң яхшысы – кияүгә чыкканда ук ныклап карап, уйлап чыгыгыз, кыйнарга сәләтле ир-ат йөргән вакытта ук күренә икән ул.

Исемем редакция өчен генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100