news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирем кредитлар җыйган, акча бернигә дә җитми!

news_top

Иң якын туганнар һәм дусларны җыеп, туй уздырганнан соң, мин иремнең бурычка батканын белдем. Әйе, яхшы машинасы бар, әмма ул да кредитка сатып алынган. Моннан тыш башка бурычлары да бар.

Күптән түгел бер кызның «текә» машинада йөргән егетенең хәерче булып чыгуы, машинасы аның җитәкчесенеке булуы турында укыган идем. Егет кыз алдында бай булып кыланган, ә ул аңа гашыйк булган һәм хәзер газап чигә. Мин дә аны бик яхшы аңлыйм! Әмма минем хәлем тагын да начаррак. Сезгә язам һәм миңа киңәшме, әллә ярдәм кирәкме икәнен үзем дә белмим.

Гомумән, хәлләр мондыйрак. Без Сергей белән, монда аны шулай атыйм, якынча ярты ел очраштык, аннары ул миңа тәкъдим ясады. Барысы да тиешенчә булды, йөзек һәм башкалар... Мин, әлбәттә, аның хатыны булырга ризалык бирдем. Ризалык кына түгел, бәхеттән күкнең җиденче катында идем. Чөнки күп кенә кызларга ошаган Сергей миңа – гади кызга карады, танышканнан соң ярты ел узгач ук миңа тәкъдим ясады! Ә бит кайбер таныш кызларыма очрашып йөргән егетләре 3-4 ел узгач та тәкъдим ясамады. Мөгаен, бәхеттән исереп йөрүем миңа хәлләрне реаль һәм аек бәяләргә комачаулагандыр.

Иң якын туганнар һәм дуслар җыелган туйдан соң (туйга минем һәм аның әти-әниләре түләде), мин иремнең муеннан бурычка батканлыгын белдем. Әйе, аның яхшы машинасы бар, әмма ул кредитка сатып алынган. Башка бурычлары да бар әле. Берсе – әле без танышканчы ук дуслары белән ялга бару өчен банктан алган кредиты. Аның әйтүенчә, ул вакытта аның хезмәт хакы зур булмаган, әмма компания белән диңгезгә барган егетләрдән калышасы килмәгән. «Нигә борчыласың, тиздән мин аларны түләп бетерәм, әгәр берәр нәрсә булса, әти-әни ярдәм итәр», – дип тынычландыра ул мине. Ләкин дөресен әйткәндә, бу – миңа бөтенләй ошамый.

Тагын бер кредиты без очрашкан вакытта ук алынган булган. Акчаны ни өчен алганын сорагач, ул: «Вак-төяккә, сиңа бүләк сатып алырга кирәк иде. Мин бит синең теләкләреңә каршы килә алмыйм», – дип җавап бирде. Тик мине, егетеннән бүләкләр таләп итеп, акчасын туздырткан, дип уйлый күрмәгез. Әгәр мин нәрсәдер теләгән булсам да, бу – кредит алырлык масштабларда түгел иде. Мин аңа шуны әйттем дә, ә ул, беләсезме, нәрсә дип җавап бирде: «Барлык кызларга да акчалы егетләр кирәк, әгәр мин сиңа аз акча эшләвемне әйтсәм, син миңа кияүгә чыгар идеңме?» – диде. Һәм бу сүзләрне гомер буе бергә булырга теләгән, бергә балалар планлаштырган кеше әйтә!

Без арендага алынган фатирда, кечкенә студиядә яшибез. Аның бөтен хезмәт хакы диярлек кредитларны каплауга китә, шуннан калган сумма торак арендасының яртысын түләргә җитә. Ә калганы – миндә…

Әле әти-әнием дә проблема тудыра, алар безгә «үз торагыгыз турында уйларга кирәк» дип йөдәтә. «Шушы кечкенә студиядә бала табарга җыенмыйсыңдыр бит? Сезгә беренчел взноска акча җыярга, ипотека алырга, фатир сатып алырга кирәк», – ди алар. Ә без ничек итеп акча җыйыйк? Мин бит әти-әниемә иремнең бурычы турында әйтә алмыйм, алар моны аңламаячак...

Мин иремне яратам, тик акча турында да борчылам, кыскасы, мин нишләргә дә белмим. Тик «акча – иң мөһиме түгел» дип әйтергә кирәкми.

Чыганак: «sakhapress»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар