Ирем картама җыеп барган акчаларымны даулый
Укучыбыздан килгән хатны игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Ирем минем картада җыелган акчам турында белеп алды. Мин бу акчаларны элекке иремнән кызыма түләнгән алиментлардан җыям, үзем, эшләмичә, декретта утырам. Элек эшләгән чакта да бераз акча туплап бардым, чөнки тормышта төрле хәлләр була. Аерылышкач, мин бер тиенсез калган идем, бурычларга баттым. Элекке эш урынымнан хурлыклы рәвештә куып чыгардылар, өстәвенә, анда да бурычлы булып калдым. Шуннан соң акчаны запаска җыеп барырга гадәтләндем.
Иремә алиментларның аз булуын, җитмәвен әйтеп килә идем. Ә чынлыкта, бу акчалар турында белсә, тынычсызланыр, сорый башлар дип, аңа күрсәтмәдем. Аның бит ул акчаларга бернинди катнашы да юк. Аннары, ул – «кара көнгә» булырга тиешле акча. Бу акчаны мин кызыма кирәк булганда гына кулланам дип уйладым. Мондый хәл бер булган иде инде: 3 ел элек мин кызыма пособие алган идем, нәрсә икәнен әйтеп, бер урынга куйдым. Ирем аны алган да туздырып бетерде.
Хәзер, акчаларым турында белгәч: «Әгәр миннән яшерәсең икән – шул акчага яшә. Ипотекага һәм башка кирәк-яракка үзең тот», – ди.
Моңа кадәр йорт чыгымнары ирем өстендә иде. Хәзер картама җыеп барган акчаларымны даулый. Ул бу акчаны алмыйча, тынычлык күрмәячәкмен, ахры.
«Акчалар җитмәгәндә дә, мин ничек итеп булса да таптым, бурычка акча алдым, сезне авырлыкта калдырмадым. Ә синдә акча булган икән. Син «күсе» икәнсең», – дип ачуланды. Бүтән акча бирмим, диде.
Уйлап карыйм да, ул да хаклы сыман… Әмма бу акча бит – минем гарантиям. Аның сүзләрендә дөреслек бардыр, әмма бу акчалар – минем гарантиям. Ул миннән киткәли, яңадан кайта. Без чынлап та аерылсак, бу акча миңа кирәк булачак, дип уйлыйм. Бу акчаны тотасым бер дә килми. Ә ул, йорт чыгымнарына, көндәлек кирәк-яракларга бер тиен дә бирмим, синең акчаң бар, ди… Белмим, хәзер нишләргә? Сез нишләр идегез?