Кайнанам белән мөнәсәбәтләребез баштан ук барып чыкмады. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар, үпкә-сапка, шелтәләр...
Ирем белән 5 ел яшибез, 3 яшьлек балабыз бар. Фатир арендалап, аерым яшибез, икебез дә эшлибез, мин хәтта декретта да утырмадым, гел эшләдем. Беркемгә дә бәйле булмаска, беркемнән дә бернәрсә дә сорамаска тырышабыз, мөмкинлек булганда, ике як әти-әнигә дә кулдан килгәнчә булышабыз.
Барысы да яхшы башланган кебек иде. Кайнанам белән башта ешрак күрешергә тырыштык, үзем шалтыраттым, бүләкләр бирдем, бер-беребезне якыннанрак белербез, дуслашырбыз, дип уйладым. Тик кайнанам, күрәсең, минем белән якынаерга теләмәгәндер, ә бәлки, бөтенләй мине ошатмагандыр, яратмагандыр да.
Бер елга сузылган «салкын сугыштан» соң, кайнанам белән кайнатам безгә кунакка килде, ирем эштә иде, ә мин бала белән өйдә. Нигәдер кайнанамның минем белән ачуланышасы килде, кайнатам бер сүз дә дәшмәде, мин дә ул вакытта каршы эндәшмәдем, телләшмәдем, әйтәсе сүзләремне йотып калдырдым.
Алар безгә сирәк килеп йөрде, шул 2-3 айга бер булса булгандыр. 3 ай чамасы күрешми торганнан соң, оныкны күреп китик, дип килделәр. 3 елга беренче тапкыр балага (үз оныкларына!) уенчык һәм күчтәнәч алып килделәр. Чәй эчәргә өстәлгә утырган идек, башланды шунда! Бала авырый – мин начар әни, ирем авырый – мин начар хатын, уенчыклар күп, баланың киемнәре малайларча төстә түгел, ясаган салатым тәмле түгел, ашның ите пешеп җитмәгән, балага майонез бирергә вакыт икән һәм тагын әллә нәрсәләр!
«Бу – безнең эш, үзем беләм!» – дидем.
Шуннан тагын башланды, кайнанам кырык сүзгә җитте. Янәсе мин беркем түгел, ирем акчасына яшим, бу тормышта үзем бернигә дә ирешмәгәнмен һәм аның улы булмаса, бөтенләй кеше булмас идем. Ирем дә әнисен тынычландырырга тырышып карады, кайнатам берни дәшмәде, тик кайнанам тынычланырга уйламады да.
Мин дә түзмәдем, каным кызды.
«Икегез дә туйдырдыгыз! Чәегезне эчеп бетерегез дә кайтып китегез! Җүнләп аралашырга теләмәсәгез, мәҗбүр итмим, мин дә аралашмыйм!» – дип тузындым.
Шуннан соң үзләре алып килгән күчтәнәчләрен кулларына тоттырдым да өйләренә озаттым. Ирем дә миңа каршы килмәде, чөнки ул да әнисенең артыгын кыланганын күрде, аны хаклы булмавын аңлады. Ләкин барыбер хәзер күңелгә авыр булып калды, мин дөрес эшләдемме? Бәлки, бу кадәр каты бәреләсе калмагандыр.