Ирем икейөзле: кеше алдында гаилә белән мактана, ә өйдә бала янына килеп тә карамый...
Мин тәмам өметсезлектә: гаиләм җимерелеп бара, ә ирем мине рәхәткә чыдый алмыйм дип уйлый. Бәлки, берәр төпле киңәш ишетермен, үз тарихымны язып карыйм әле.
Ирем белән безнең танышу һәм мәхәббәтебез кинолардагы кебек булды. Институтның соңгы курсында укыганда, имтиханнар тапшырып чыккач, бераз җилләнеп керим дип, шәһәр үзәгендәге күл буена киттем. Көне бик җилле иде, шул җил башымдагы эшләпәмне очыртып алып китте дә нәкъ суга илтеп ташлады. Мин хәтта аңышмый да калдым, миннән 2 адым чамасы артта барган озын буйлы егет суга сикерде! Эшләпәмне алды да, бик тәкәллефле генә итеп, миңа сузды. Аның чәчләрендә кояш нуры уйнаганын әле дә булса хәтерлим. Бу – беренче караштан гашыйк булу иде!
Барысы да шуннан башланды. Төне буе шәһәр әйләнеп йөрүләр, бертуктаусыз язышу… Без бер-беребездән башка яши алмый идек. 1 елдан соң өйләнештек, ике як әти-әниләр ярдәме белән фатир алдык, кредитка яңа машина алдык. Барысы да идеаль иде, бөтен дус кызларым минем тормышка кызыкты.
5 ел шулай бәхет томаны эчендә узды да китте. Без яшьләр идек, карьера төзедек, дуслар белән күңел ачтык һәм киләчәктә дә тормышыбыз шушылай ук җиңел, шат булыр, дип уйлый идек. Балалар алып кайту белән ашыкмаска булдык, бу хакта башта ук сөйләшеп, килешеп куйдык, башта ныклап аякка басасы килде.
Ничектер үзеннән-үзе сакланмый башладык, тик мин балага уза алмадым. 1 ай узды, 2 ай, ярты ел, әмма тестта 2 сызык күренмәде. Мин әкренләп борчыла башладым, ә ирем мине тынычландырырга тырышты, әле вакыт бар, борчылма, диде. Ә тора-бара, әти-әниләр, туганнар, дуслар да бала турында сораштыра башлады. Иремнең бу сорауларга әллә ни исе китмәсә дә, мин исә үземне «җимешсез агач», кысыр итеп тоя башлаган идем инде. Һәм ниһаять, дөнья кадәр тикшеренүләр, дәваланулар узганнан соң, тестта 2 сызык чыкты! Без ирем белән бәхетнең җиденче катында идек. Зурдан кубып, хәзер модада булган гендер-пати уздырдык. Безнең улыбыз булачак!
Тик мин әлегә кадәр бу хәлләр асты өскә килеп әйләнер дип уйлап та карамадым бит. Улым туганнан соң беренче айны мин бик начар хәтерлим, көне-төне йокым гына килеп йөдәтте. Янымда әнием булды, ул миңа булышырга авылдан ук килде, вакыты булган саен кайнанам да килеп йөрде. Башка туган-тумача күзгә-башка чалынмады. Улым да, мин дә бераз ныгый төшкәч, әни дә кайтып китте, ә кайнанам исә безнең турыда бөтенләй онытты булса кирәк. Җитмәсә, ирем дә кичләрен эштә еш тоткарлана башлады, ә соңыннан зал бүлмәсенә йокларга күчте. Үзенең сүзе белән әйтсәм, йокысын туйдырыр өчен шулай эшләде. Әйе, улыбыз тынгысыз булды.
Хәзер улыбызга 7 ай. Минем иң зур өметем – ирем, әти булырга, бала карарга бөтенләй әзер булмаган булып чыкты. Ничек шулай танымаслык булып үзгәреп була?! Мин аңлый алмыйм. Элек гел өй эшләрендә булышты, ашарга пешерә иде, хәзер исә бу эшләр «эшсез» өйдә утырган хатын җилкәсенә өелеп калды. Ягъни, мин эшләмим, өйдә генә утырам, бер эшем дә юк! Ә аның каравы, иремнең барысы да ал да гөл. Элек ничек тренажеркага йөргән булса, анда йөрүен дәвам итә, җомга көнне кичләрен коллегалары белән утырып, күңел ачып алалар. Аны күптән түгел эш урынында күтәрделәр, әлбәттә, хезмәт хакы да артты – тулысынча киемнәрен яңартты, балыкка йөри.
Ә мин өйдә утырам. Мин аңа: «Әйдә, бергәләп берәр җиргә барып кайтыйк, һичьюгы шәһәр үзәген, паркны булса да урап кайтыйк», – дим. Тик ул гел каршы төшә, янәсе, колясканы бер җыярга, бер сүтәргә кирәк, бала елаячак, көйсезләнәчәк... Кыскасы, мин бала белән берүзем калдым. Иремнең туганнарын да аңламый. Моңа кадәр һәр бәйрәмдә, бергә җыелган саен, «бала кирәк, бала кирәк» дип колак итемне ашадылар, бала табарга өстемдә торып кыстадылар дияргә була. Менә таптым, ул туганнар кайда соң хәзер? Бөтенесенең үз эше, үз тормышы, үз мәшәкате. Ике айга бер килеп, тиз генә «уси-пуси» килеп алалар да, шуның белән шул. Бер тырнак ясатырга барасы булгач, килендәшемне баланы карап торырга сораган идем, ул да йөзен генә чытты, имеш, маникюрга барырга үзенең дә вакыты юк. Әниемә дә әллә ни өмет юк, авылда яшиләр, мал-туары, кош-корты, минуты-ние белән ташлап чыгып китеп булмый. Җитмәсә, әти дә авырып китте, аны да калдыра алмый.
Ә ирем нәрсә? Ул өйдә хәтта чәй эчкән чынаягын да юып куймый. Ә менә күптән түгел интернетта фото куйган һәм «Минем уңышның сере – гаиләмә мәхәббәт!» – дип язган! Шаккаттым. Шунда ук «алдакчы» дип комментарий язмакчы идем, чак тыелып калдым. Кеше алдында шундый идеаль гаилә башлыгы, саклаучы-яклаучы булып кылана инде, исең-акылың китәр, ә үзе баланың астын да алмаштыра алмый, күтен дә юа алмый.
Үзем дә әйбәт инде! Мине кечкенәдән «авызың тулы кара кан булса да төкермә, өйдәге хәлләрне урамга чыгарма» дип өйрәттеләр. Сирәк-мирәк кенә дуслар белән очрашканда да сер бирмим, «бик яхшы яшибез» дип мактанам, ә дус кызларым минем арыган кыяфәтемне, күз төбендәге кара тапларны күреп, тавышсыз гына көлемсерәп куя...
Ирем белән сөйләшүнең дә файдасы юк. Ул әллә тиле, мине чынлап та эшсезлектән тавыш чыгара дип уйлый. Ә менә аның каравы, күлмәге үтүкләнмәгән булса, ил буып кычкырырга мөмкин. Мин өйдә утырам, минем вакытым күп, өйне җыештырып-ялап кына торырга тиешмен, дип уйлый ул.
Әни түзәргә куша. «Сине үзем үстердем бит әле, әллә әтиең миңа булышты дип уйлыйсыңмы?» – ди.
Бала сөйләшә, тәпи йөри башлагач, әтисенең дә хисләре уяныр әле, ди. Аңламыйм, баланың үз әтисенә кызыклы була башлаганын көтәргәме? Гаиләне саклап калуның мәгънәсе бармы? Иремне яратаммы мин, юкмы? Ул миңа авыр вакытымда таяныч булмаган икән, мин дә аңа терәк булырга әзерме? Аңламыйм. Нәрсә эшләргә?