news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирем гел кыйный...

news_top

Гөлфия 18 яшендә беренче тапкыр мәхәббәт хисен татыды. Ул мәхәббәтнең иясе 25 яшьлек Рафис иде. Рафис аңа матур сүзләр сөйләде, бүләкләр бирде. Гөлфия үзен бәхетле хатын итеп күз алдына китерде. Аның өчен яшь аермасы мөһим булмады. Ул бары тик яратты һәм ышанды.

Кияүгә чыккач, башта барысы да әйбәт кебек тоелды. Рафис акыллы, тәртипле, эчми-тартмый. Таныш-белешләр дә аны «үрнәк ир» дип мактады. Ләкин өй ишеге артында бөтенләй башка тормыш яшерелгән иде.

Башта Рафис аны сүзе белән генә рәнҗетә башлады. «Син аңламыйсың», «Син хаклы түгел», «Мин әйткәнчә булырга тиеш», – дип кабатлады. Гөлфия башта моңа игътибар итмәде. Яшь аермасы зур булганга, иренә буйсынуны табигый хәл дип санады. Ләкин, вакыт узган саен, сүз белән яралау кул күтәрүгә әйләнде.

Бер елдан соң беренче кул күтәрү булды. Рафис аннан соң гафу үтенде. «Башка кабатланмас», – диде. Гөлфия ышанды. Тик бу – ялган өмет иде. Кайчакларда ул аны этеп җибәрә, кайчак йодрык белән суга башлады. Гөлфиянең күңеленә курку һәм үпкә тулды.

Соңгы 4 елда Гөлфиянең тәнендә күгәргән урыннар бетмәде. Кием астына яшерелгән кара таплар – аның сере булды. Берәү дә моны белмәде. Чөнки ул елмаеп йөрде, кеше алдында бәхетле күренергә тырышты. Танышлары аны «матур тормышта яши» дип саный. Берәү дә чынбарлыкны күз алдына китерә алмады.

Гөлфия 2 тапкыр балага узды. Беренчесендә, Рафис чираттагы тапкыр каты бәргәч, бала төште. Ул көнне хатын төн буе елады. Ләкин Рафис моны «язмыш» дип кенә уздырды.

Берничә елдан Гөлфия икенче балага узды. Бу юлы да ире кул күтәрде. Тагын бер үксеп елаган төн, тагын югалту.

Гөлфиянең күңелендә өмет бетә башлады. Ләкин ул әле дә түзде. Чөнки кая барып зарланырга белмәде. Аның гаиләсе дә еракта. Күршеләргә сөйләсәм, хурлык, дип уйлады. Ә бер көнне, чираттагы каты кыйнаудан соң, ул көчкә хәрәкәтләнде. Йөзендә тырналган эзләр, кулында күгәргән урыннар бар иде.

Ниһаять, сер төене чиешлде: Гөлфия, телефон алып, апасына шалтыратты. Елый-елый барысын да сөйләде. Апасы шунда ук килеп җитте. Гөлфияне җыеп, әнисенең йортына алып китте. Аннан соң алар полициягә мөрәҗәгать иттеләр. Медицина экспертизасы тән җәрәхәтләрен раслады. Рафисны полиция чакыртып алды. Башта ул барысын да кире какты. «Мин аны яратам, кул күтәргәнем юк», – дип ялганлады. Тик дәлилләр күп иде. Күршеләр дә тавышларны ишеткәнен әйтте. Хастаханә белешмәләре дә кулда бар.

Хәзер Рафис суд каршында җавап тотачак. Гөлфия исә, күп еллардан соң, иркен сулыш алу бәхетен татыды. Әнисе йортының җылысы аны юатты. Ул кабат елмаерга өйрәнергә тиеш. Яралар төзәләчәк, ләкин хәтердән алар югалмаячак.

Гөлфия үз-үзенә сүз бирде: бүтән беркем дә аңа кул күтәрмәячәк. Аның өчен бу – яңа тормыш башы булды. Тормышы җимерелсә дә, ул исән калды. Ә иң мөһиме – ул хәзер ялгыз түгел. Апасы һәм әнисе һәрчак янәшәсендә булды. Алар аны яклады, аңлады, саклады. Гөлфия төннәрен тынычлап йоклый башлады. Иртәгәсе көннән курыкмады. Үз көченә ышанычы кире кайтты.

Суд көне дә җитәчәк. Гөлфия моны сабырлык белән көтә. Чөнки гаделлек җиңәргә тиеш. Аның йөрәгендәге кара болытлар таралыр. Ул, бәлки, яңадан бәхетле булыр. Һәм бу юлы, чынлап яратучы һәм кадерли белүче кеше белән. Ә Рафисның исеме аның хәтерендә гомерлек кара тап булып калачак. Бу тарих – аның авыр сынавы һәм җиңүе. Гөлфия инде үз язмышын үз кулына алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар