Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем, фатирны миңа калдырып, әти-әнисе янына күченергә теләми...»

news_top_970_100

Соңгы вакытта Гадиләнең күзләре ачылып киткәндәй булды, тик күзе ачылса да, нәрсә эшләргә белми йөди. Әгәр фатирлары уртак булмаса, ике дә уйламас иде, баласын алыр иде дә чыгып китәр иде. Тик менә барыр җире генә юк, хезмәт хакы да ачтан үлмәскә генә җитеп бара. Ә югыйсә ире, рәхәтләнеп, әти-әнисе янына чыгып китә ала, алар зур шәхси йортта яши. Әмма Рамил алай эшләргә теләми.

Ул көнге талашуларын бүгенгедәй хәтерли Гадилә. Иренең ялкаулыгыннан, шапшаклыгыннан тәмам туйган Гадилә түзмәде, тавыш чыгарды.

«Әйдә аерылабыз, түзәрлегем калмады башка. Үзеңнән соң тәлинкәне мойкага алып кую авырмы соң ул шулкадәр? Аягың-кулың бар бит инде! Нишләп мин, эштән кайтып, баланы карыйм, өй җыештырам, ашарга пешерәм, ә син телефон тотып диванда ятасың! Мин хезмәтчемени соң?» – диде Гадилә.

«Теләсәң, әйдә аерылышабыз. Мин дә синнән туйдым. Гел мыр-мыр килеп торуыңнан, аңгыралыгыңнан туйдым. Әйберләрегезне җыегыз да китегез!» – диде Рамил, исе дә китмичә.

Нәрсә-нәрсә, тик Гадилә иреннән мондый сүзләрне көтмәгән иде. Ә ул иренең мәхәббәтенә сукырларча ышанып яшәде бит. Дорфа тонда әйтелгән гаепләүләре бигрәк җанына тиде. Иренең әйткән сүзләрен хәтта башта аңламый да торды.

«Без? Ә бәлки, син китәрсең?» – диде Гадилә.

«Нинди хөрмәткә китәргә тиеш әле мин?! Бу фатирда ремонтны мин ясадым, ипотека мин түлим. Нәрсәдер ошамый икән, чык та кит...» – диде Рамил.

«Ремонтны син ясадыңмы? Яртысын эшчеләр ясады бит инде. Калганын да минем белән бергә эшләдең. Шул ремонт аркасында ярты ел тешләремне карата алмый йөрим инде. Акча эшләүче, имеш, ачуым килмәгәе...» – дип тузынды Гадилә.

Шул үзәккә үтеп калган җәнҗалдан соң берничә ай узды инде. Гадилә кызы Лилия бүлмәсенә күченде, баласы белән үзе өчен генә ашарга пешерде, ире белән махсус сөйләшмәде. Ә соңыннан Рамилнең дә аннан башка шәп яшәгәнен аңлады. Үзенә ашарга әзерли, чәй эчкәч чашкасын чайкатып куя, ә соңыннан аның артыннан Гадилә раковинаны чистартып йөри. Рамил, нишләптер, фатирда идәннәрне юу мәҗбүри түгел, ә унитазны берәрсе килеп чистартыр, дип уйлый иде.

Беркөнне түзмәде, Гадилә дус кызы белән кафеда очрашты. Балалары уйнаган арада, дустына күңелен бушатты. Һәм «диван белгечләре» бирергә ярата торган киңәшләрне рәхәтләнеп тыңлады.

«Аңа шулай рәхәт, уңайлы. Син җыештырасың, рәхәт бит. Ә фатир, документлар буенча, аныкыдыр», – диде дусты.

«Юк, фатир уртак», – диде Гадилә.

«Шуннан нәрсә инде? Нишләп ул әти-әнисе янына китеп, барысын да яңабаштан башласын, ди? Син дә җүләр инде, хәтта алиментка да бирмәгәнсең», – диде дусты.

«Ул болай да акча бирә, кызыбыз белән дә шөгыльләнә. Нәрсә эшләргә соң?» – дип үртәлде Гадилә.

Дусты көлемсерәп кенә куйды һәм, алга таба план коргандай итеп, Гадиләгә пышылдап кына әйтте.

«Ә син аны үзе чыгып китәрлек ит. Син аны куып та чыгармыйсың, ә ул үзе китә. Син маладис, ә ул дурак була. Аннан, әкренләп, тормышың җайланыр, берәр нормальный ир дә табып куярсың...» – дип елмайды дусты.

Менә шул көннән башлап гаиләдә тормыш 180 градуска үзгәрде дә куйды. Ире үзе артыннан җыештырып куймаса, Гадилә риза булып, түзеп тормады, ире күрсен дип, өстәлне сөртеп алды да ризык валчыкларын Рамилнең диванына илтеп ташлады. Ишек төбендә калган аяк киемнәрен дә элекке кебек шкафка алып куймый, ә коридор уртасына атып кына бәрә башлады. Рамил моңа озак түзеп тора алмады, һәм хәзер алар фатирында көн-таң атса, кычкырыш, төрле мыскыллы сүзләр генә ишетелә.

Берсендә иртән Гадилә лычма су эчендә уянып китте. Йокы аралаш кына аңлады: кызы йоклаганда астына сигән икән. Инде мәктәпкә керергә җыенган кызы астына сигәнме?

«Кызым, нәрсә булды? Нишләп, туалетка барасың килгәч, уятмадың мине?» – диде Гадилә, аптырап.

«Әни, анда монстр бар бит, мин аннан куркам», – диде Лилия.

«Нәрсә уйлап чыгардың инде, нинди монстр булсын. Нигә уятмадың мине?» – диде Гадилә, тавышын күтәрә төшеп.

«Әни, син мине ачуланыр идең бит. Нишләп сез әти белән һәр көнне шулай нык итеп кычкырышасыз хәзер?» – диде берни аңламаган һәм бер гаебе булмаган бала.

Лилия юрганын бөркәнеп, диванга утырды. Уенчык аюын кочаклады да, сорау тулы күзләрен, тутырып, әнисенә карады. Лилия өйләрендәге кычкырыштан куркып беткән иде һәм хәзер, әнисенә сыенып, тынычлык табарга тырышты.

Гадилә кызын кочаклады, аның тәмле исен иснәде. Димәк, Рамилгә басымны көчәйтергә кирәк, тик ничек тә кызы ишетмәслек итеп эшләргә. Тагын ничек куып чыгарырга аны? Үзенә дә шушылай яшәү ошый микәнни соң? Ә үзе күченеп китәргә уйламады һәм мондый вариантны карарга да теләмәде. Ә менә Рамил – ир-ат, ул бала белән хатынына фатирны калдырырга тиеш, үзенә үзе эшләп табар, дип уйлый иде Гадилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100