Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем бик саран. Хәтта эчке киемнәрне дә яшереп кенә сатып алам»

Ирем соңгы елларда бигрәк тә саранланды, ул һәр тиенне санап бара. Ә мин үземне кимсетелгән хатын-кыз итеп хис итә башладым. Минем дә матур киенәсем, иремнән яхшы бүләкләр аласым килә. SAKHAPRESS редакциясенә Мария исемле ханымнан менә шундый эчтәлектәге хат килеп төшкән.

news_top_970_100

«Минем сезгә үземнең эчемне бушатасым килә. Бәлки, минем хәлдә калучылар да бардыр, һәм алар миңа киңәшләре белән ярдәм итәр.

Эш шунда, ирем Владимир соңгы елда бик комсыз, түзә алмаслык саранга әйләнде, ул һәр сумны, һәр тиенне санап бара. Әлбәттә, Володя бергә яши башлаган көнебездән бирле юмартлыгы белән аерылып тормады, әмма мин аның саранлыгын сакчыллык һәм экономияләү дип кабул итә идем.

Аның акчага карата бик тә сакчыл булуын туйга әзерлек вакытында ук күрдем. Мин кияүгә ак, кабарып торган итәкле, матур туй күлмәге киеп чыгу турында хыялландым. Ләкин Володя миңа мәктәптәге чыгарылыш кичәмдә кигән күлмәкне киеп кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Аңлыйсызмы? Шул вакытта ул миңа: «Нәрсәгә кыйммәтле туй күлмәге алып торырга? Син аны гомереңдә 1 генә тапкыр киячәксең. Яңа елда син бик матур күлмәк кигән идең, туйга да менә шуны гына ки», – диде. Мин шул вакытта, шаккатып: «Бу бит – минем мәктәптә чыгарылыш кичәсендә кигән күлмәк», – дидем. Ә Володя: «Сиңа бит ул бик килешә, ә акча безгә әле кирәк булачак...» – дип үз сүзендә торды.

Туйга мин кунакларны ресторанга чакырырбыз, дип уйлаган идем, ә Володя, бу да – артык чыгым, дип, тыйнак кына язылышып, акчаны мөһим нәрсәләргә, мәсәлән, машинага яки йорт җиһазларына тотарга тәкъдим итте. Һәм мин Володяның барлык тәкъдимнәре белән ризалашып бардым, чөнки төп чыгымнарны аның әти-әнисе һәм туганнары күтәрде. Моңа өстәп, мин бик гашыйк идем, барысына да «алсу күзлекләр аша» карадым.

Володя 2 елдан машина сатып алды, ә минем өчен һәрнәрсәдә экономияле тормыш башланды. Без инде 22 ел бергә яшибез, безнең ике балабыз бар – 19 яшьлек улыбыз Миша һәм 13 яшьлек кызыбыз Алина (исемнәр үзгәртелгән). Иремнең авторемонт белән бәйле кечкенә бизнесы бар. Мин үзем балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим.

Улыбыз Миша быел институтка укырга керде, түләүле бүлектә укый. Кызыбыз Алина әле мәктәптә, табиб булырга хыяллана. 10 ел элек ипотекага 3 бүлмәле фатир сатып алдык, ә моңа кадәр Володяның әти-әнисе йортында яшәгән идек. Ипотека әле ябылмаган, 5 ел түлисе бар.

Володяның бизнесы төрлечә бара: кайвакыт шактый акча керә, кайвакыт керемсез. Мин, тотрыклы рәвештә, якынча 40 мең сум акча алам, яхшы гына премияләр дә була, бигрәк тә Яңа ел алдыннан. Ипотека өчен ай саен 12 мең сум түлибез, шулай ук улыбызның укуы өчен дә түләп барабыз, өстәвенә, квартплата, интернет өчен, гомумән, боларның барысына да минем бөтен хезмәт хакым диярлек китә. Шуңа күрә мин өстәмә эш белән шөгыльләнәм – заказ буенча тегәм, хәтта костюмнар һәм пальтолар да. Шулай ук әзер карават комплектларын тегәм, аларны бик яхшы сатып алалар.

Тегәргә мине балачакта ук әнием өйрәтте, ул минем тегү фабрикасында эшләде. Мәктәптә укыганда ук җәй көннәрендә анда акча да эшләп ала идем. Гомумән, мин кечкенәдән акча эшләүнең нәрсә икәнен белеп үстем. Хәзер дә һаман яңа һөнәрләр үзләштерәм. Интернет аша гадәти булмаган матур тортлар пешерергә өйрәндем, аларны туйларга, юбилейларга заказ буенча әзерлим. Гомумән, өстәмә эш белән аена тагын уртача 30 мең, ә кайвакыт күбрәк тә акча эшлим. Ләкин бу акчаларның барысы да гаиләгә, туклануга китеп бара.

Володя тәмле ашарга бик ярата, әгәр кофе булса, иң кыйммәтлесе булсын, ит, балык, май булса – барысы да җирле, яхшы булсын. Тәмәкенең дә арзанлысын сатып алмый, гомумән, үзенә акча кызганмый. Ә мин хәтта косметиканың да иң арзанлысын гына сатып алам. Володя миңа: «Нигә сиңа бизәнеп торырга? Син бит яшь кыз түгел?!» – ди. Мин аңа: «Карт хатын да түгел, мин дә яхшы күренергә телим», – дип җавап бирәм. Ләкин ул, хатын-кызларның чыгымнарын, 3 мең сумга крем, ярты хезмәт хакына пальто сатып алуларны аңламавын сөйли.

Бервакыт ул минем Корея кремын сатып алуымны күрде: «Ничә сумга сатып алдың?» – диде, 3 меңгә якын икәнен белгәч, тавыш куптарды. Имеш, Россия кремнары 100 сум гына тора, алар бернәрсәсе белән дә начаррак түгел. Безнекеләр әле экологик яктан чистарак та, читтән кертелгән кремнарга һәртөрле аңлашылмаган химия өстиләр һәм шаккатырлык бәяләр куялар, дип сөйли башлады. Һәм әнисенең битенә гел әчегән каймак сөрткәнен һәм әле дә үз яшеннән яшьрәк күренгәнен аңлатырга тырышты.

Мин инде 7-8 ел бер үк язгы курткада йөрим, ул инде күптән модадан чыкты. Быел үзем пальто тегеп кидем, тукымасы өчен дә акчаны көчкә сорап алдым. Ул тукымаларның шул кадәр кыйммәт торуына кадәр зарланды. Әйе, ул бөтен акчаны үз хисабында тота, миңа акчаны азык-төлек өчен генә бирә. Өстәвенә, барлык чекларны тикшерә, саный. Мин хезмәт хакымны картага алам, ә ул шунда ук бу акчаларны банкоматтан алып үз хисабына күчерә. Менә шулай яшибез. Мин хәтта эчке киемнәремне дә яшереп кенә, үземнең өстәмә эшләгән акчамнан яшереп калган акчага алам.

Минем дусларым һәрвакыт ирләре биргән бүләкләр белән мактана, әле берсенә 8 Мартка ювелир эшләнмә бүләк иткән, икенчесенә акча биргән. Ә Минем Володя Яңа елга да, 8 Мартка да, туган көнгә дә бернәрсә дә бүләк итми. Үзеңә берәр нәрсә сатып ал, дип, 1000 сум акча бирә…

Әйе, мин үземне ниндидер кимсетелгән хатын-кыз итеп хис итәм, мин дә матур киенергә, иремнән яхшы бүләкләр, игътибар алырга телим. Ә мин үземне эш аты кебек хис итәм, ул һәрвакыт эшләргә һәм табыш кына китерергә тиеш. Ә хатын-кыз бәхете нәрсә, үзеңне яраткан, бердәнбер итеп хис итү ничек? Әлбәттә, мин аңлыйм: барысы да өйгә, балалар һәм гаилә иминлеге өчен булырга тиеш. Ләкин вакыт үтә, тиздән мин, чыннан да, карт хатын булачакмын, һәм ул чакта миңа инде бернәрсә дә кирәк булмаячак.

Күпләр, мөгаен, «Ә нигә син шундый саран белән яшисең?» дияр. Мин аны һаман да яратам, Володя да гаилә өчен тырыша, өстәвенә, эчми, беркайчан да миңа кул күтәргәне булмады.

Бәлки, берәр укучы шундый ук хәлгә юлыккандыр? Бәлки, тагын кемнәрнеңдер ирләре дә хатыннарының чыгымнарын экономиялидер? Сез бу хәлдән ничек чыктыгыз? Мин һәрнәрсәдә экономияләп яшәүдән ардым...»

«SAKHAPRESS»тан тәрҗемә ителде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100