«Ирем белән ике ел элек аерылыштык. Өйдә ул яшергән акчаларны әле дә табам...»
Ирем белән аерылышканга инде ике ел узды, ә мин әле дә өйдә ул яшереп куйган акчаларны табам. Әгәр без аның белән кешечә аерылышкан булсак, мин һәр тиенне икегә бүлеп аңа да бирер идем. Әмма безнең белән булган хәлләрдән соң уртак милекнең калган өлешенә тулы хокукым бар дип саныйм. Һәм моның нигә шулай икәнен аңлатып карыйм.
Фидан белән алты ел бергә яшәдек, балабыз туды. Берсендә гаилә дусларыбызга бурычка 70 мең акча бирдек, ул акчаларны тулысынча мин үзем җыйган идем. Бу акчаны мин фатирыбызны бизәү, кирәк-яраклар алыр өчен тотарга уйлаган идем.
Ә без аерылгач, бездән акча алган дустыбызның хатыны иңнәрен генә сикертте, янәсе аларга акчаны Фидан биргән һәм алар бурычны Фиданга кайтарачак икән. Ә ул акчаны нишләтергә икәнен Фидан үзе хәл итсен, диде. Әлбәттә инде элекке ирем миңа акчаны бирмәде, үзенә калдырды.
Иремнең ай саен ычкынып, үз-үзен белештермичә эчүләре туйдырды, шуңа аерылышырга булдым. Фидан үз-үзен кулда тота алмаслык хәлгә килгәнче эчә иде. Коридорда идәнгә ятып яки бөтенләй туалетта утырганда йоклап китә иде.
Кызым да үсә төшкәч сораулар биреп аптырата башлады.
«Әни, ә әти нишләп идәндә йоклап киткән ул? Уңайсыздыр бит? Нишләп уянмый ул? Нишләп әтидән шундый сасы ис килә?» – дигән сораулар яудырып кына торды.
Кызым мондый үрнәк күреп үсәргә тиеш түгел дип уйладым. Бер көнне ишекне ачкыч белән бикләдем дә һәм иремә ачмадым. Ул подъезд коридорында йоклап киткәч, әйберләрен җыеп сумкага тутырдым да, үзе янына чыгарып аттым. Әйберләрен кеше урлар дип борчылмадым, без 5 нче катта яшибез, ә 5 һәм 4 кат арасында рәшәткәле ишек бар. Аннан, күршеләребез дә тәртипле кешеләр.
Иртән Фидан ишекне кагып, өйгә керергә тырышып карады, әмма мин ачмадым. Аерылырга җыенуымны ябык ишек аша гына әйттем. Ирем алай даулашып тормады, китте.
Кызыбызны күрергә теләми, алиментларны да бик аз түли. Бөтен кешегә үзенең фаҗигале язмышын сөйләп йөри, имеш хатыны аның фатирында яшәгән, анда евроремонт ясаган, ә ремонтны ясап бетергәч мин аны эт кебек урамга куып чыгарганмын икән...
Сүз уңаеннан, ремонт безнең авырткан тема иде. Әти белән әни әбекәйне үзләре янына яшәргә алып китте, фатирны безгә яшәп торырга бирделәр. Без күченгәндә түшәмдәге, стенадагы штукатурка өскә коела, фатир бик таушалган хәлдә иде. Соңыннан әбекәй фатирны миңа бүләк итте. Фатирга күченү белән үк ремонт ясый башладык һәм ул ирем белән аерылганчы дәвам итте. Алты ел! Һәм фатирны әле күптән түгел генә үзем тәртипкә кертеп бетердем.
Күрәсең, башта Фидан үзенең чын йөзен күрсәтергә кыенсынгандыр. Хезмәт хакының яртысын гел алып кайта иде. Ә минем йөкле икәнемне белгәч, ул бөтенләй бәйдән ычкынды. Һәм шуннан китте инде. Ул акчаны торган саен азрак алып кайта башлады.
Ә кызыбыз тугач, иремнән акча көтүнең файдасы бетте. Өйгә дә ярты төн узгач кына кайта, кулында пакет, андагы шешәләрнең «күңелле генә» бер-берсендә бәрелгәне ишетелеп тора. Өйдә әрле-бирле йөренә, кайда туры килә шунда авып йокыга китә. Ә иртән уянгач кайда булганын да, кем белән эчкәнен өйгә ничек кайтканын, бөтен акчасын кайда һәм нәрсәгә туздырганын, гомумән бернәрсә хәтерләми... Кесәләрен әйләндереп күрсәтә дә, соңгы тиеннәрен саный һәм бик горур кыяфәттә миңа азык-төлеккә дип 3-4 мең акча тоттыра иде. Азрак биргән вакытлары да була, әмма бер вакытта да, ялгышып та күбрәк бирмәде.
Фиданның хезмәт хакын яшерә башлавын мин очраклы гына белдем. Берсендә төнлә дөбердәгән тавышка уянып киттем, ул коридорда нәрсәдер кага иде, мин уянганымны сиздермәдем, йоклаган булып кыланып яттым. Соңыннан ул йокы бүлмәсенә керде, караватны урап чыкты да, тумбочканы тартты, анда нидер эшләде, нәрсәдер карады, уйланып торды да чыгып китте.
Ирем йоклап киткәч, теге тумбочканы этеп карадым, келәмнең бер почмагы бөкләнеп калган иде, нәрсә икән дип карадым. Ә анда акча яшерелгән иде. Шул вакытта ук моның беренче генә очрак булмавын аңлыйсы иде миңа, әмма ул вакытта башка барып җитмәде шул. Иртән ирем тагын кесәсеннән миңа соңгы акчасын чыгарып бирде. Яшереп куйган акчасы турында оныткан дип уйладым. Ә мин ул акчаны алып кызым өчен тоттым.
Нинди акчага яшәдек соң без? Фиданның хезмәт хакыннан калган тиеннәргә, туганнар биргән акчага, минем хезмәт хакына – мин ул вакытта төрле интернет-басмаларга көн саен йолдызнамә уйлап чыгарып яза идем. Әле ремонт өчен кирәк-яракка, коралларга, әйбер китергән өчен түләргә акча җыярга да башым эшли иде.
Дусларыбызга биреп торган акчага без ремонт ясарга тиеш идек. Ул Фиданныкы түгел, ә мин җыйган акчалар иде. Әмма дусларыбызның кулына Фидан бирде ул акчаны. Менә шуның өчен тегеләр бурычны Фиданга кайтарырга кирәк дип тапты.
Аерылыштык. Аллага шөкер! Ремонты үзем ясап бетердем. Шунда Фидан яшергән акчаны ковролин рулоныннан таптым. Теге вакытта тумбочка артындагы келәм астыннан табылган акчалар искә төште. Һәм шул вакытта башыма барып җитте минем, яшерелгән акчалар берничә җирдә булырга мөмкин бит! Эзли башладым.
Яшерен урыннарны шундук диярлек таптым. Кая гына яшермәгән иде Фидан акчаларын! Диңгез кабырчыклары салынган сувенир банкада, аяк киеме чистарта торган губка тартмасында, компьютерның система блогында, линолеум астында, кер юу машинасы астында! Хәтта балконнан да таптым: кәгазь акчаларны целлофан пакетка төреп ике өстәлнең аягына кыстырып куйган иде.
Аның белән аерылышканга ике ул узды инде, әле дә ул яшереп куйган акчаларны табам. Шул акчаларга яңа шкаф алдым. Иске шкафны чүплеккә ташлар өчен сүтәргә дип эткән идек, аның артында да скотч белән ябыштырылган акча килеп чыкты. Суыткыч астында, ачылган шпаклевка капчыгында да бар иде акча... Фиданга шалтыратып рәхмәт әйтергә телем кычытып йөрде. Баладан кала үзеннән соң тагын бер яхшы нәрсә калдырды ичмасам, рәхмәт төшкере!