Мөгаен, күпләр мине гаепләр, эт итеп сүгәр. Әмма мин үз-үземне алдамаска, үз-үзем белән гадел булырга күнеккән. Мин инде күптәннән балалар яратмавым белән ризалаштым һәм моның өчен үземне гаепләмим дә.
Бала-чаганың гел шаулап торуы, йөгерүе, әле эчәргә, әле ашарга сорап аптыратулары минем җен ачуымны чыгара. Мин үзем дә бала тапмаган булыр идем, хәер, ирем дә балабыз булуын артык теләмәде. Әмма мин авырга узгач, әти белән әни баланы төшертмәвемне үтенде. Алар бар нәрсәдә дә ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр, һәм мин үзем дә, бу карарым өчен үкенмәм, дип өметләндем.
Кызым туды. Мин аны чынлап та яраттым, аны карау, тәрбияләү миңа хәтта рәхәт тә булды. Аның тыныч булуы, юкка-барга көйсезләнмәве дә ирем белән минем өчен зур бәхет булды. Әни дә бик нык ярдәм итте. Шулай булгач, кызым үскәндә, мин артык көяләнмәдем, мәшәкатьләнмәдем. Ирем дә кайвакыт, эшеннән бушап, кызыбыз белән шөгыльләнде, ул да кызыбызны яратты, дип уйладым. Әмма ул бит – безнең бала, шуңа күрә без аны яраттык. Ә менә чит балалар элеккечә үк безнең ачуны чыгара иде.
«Ярар, сабыр итегез, менә оныкларыгыз булгач, бала яратуның нәрсә икәнен аңларсыз әле!» – диде әни берсендә.
Без ирем белән аптырап калдык.
«Нинди оныклар тагын? Без болай килешмәдек», – дидем.
Әмма бездән беркем дә, берни дә сорап тормый шул. Вакыт уза торды, кызыбыз да кияүгә чыкты, ә соңыннан 2 малай тапты.
Уллары әниләренә охшамады. Кызыбызның капма-каршысы булдылар – елак, чыр-чулы балалар булды алар. Кайвакыт аларны безгә дә кунакка алып килделәр, яратмасак та, каравы кызык иде инде. Әмма алар киткәч, ирем белән рәхәтләнеп җиңел сулап куя идек.
Соңыннан бер вакытны, инде оныкларыбыз үскәч, кызыбыз кияү белән диңгез буена барып кайтырга уйлады. Кияү «балалар белән ял – ял булмас» дип уйлады, һәм алар 10 көнгә малайларны үзебезгә алып калырга үтенделәр. Мин бөтен җаным белән карышсам да, ризалаштым, тик соңыннан моның өчен мең кат үкендем. Алар белән 10 көн бер фатирда яшәгәнче, мин ул балаларга ял өчен үзем өстәп акча биргән булыр идем әле.
Шушы хәлдән соң «әни, малайларны карап тор әле, кунарга алып кала алмыйсыңмы?» дигән гозерләргә шундук кырт кисеп «юк!» дим. Башка мәңге ризалашмыйм аларны карарга. Ирем дә мине бишкуллап хуплый.
Дөресен әйтим, кайвакыт кызыбыз безгә киләсен алдан хәбәр итеп куймаса, аңа ишек тә ачмыйбыз хәтта. Юк, үзе генә килсә, әлбәттә, рәхәтләнеп кертәбез. Ә инде менә оныклар белән килсә, өйдә булмаган булып кыланабыз.