Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирем «балама» әверелде

Булачак ирем белән танышканда миңа әле 17 яшь тә тулмаган иде, мәктәптә укыган чагым.

news_top_970_100

Мин укыган мәктәптә узган классташлар очрашуында таныштык без аның белән, мин алып баручы идем, ә ул кунак булып килде. Танышып киттек, аралаштык, өйгә озатып куйды. Ә берничә көннән ул мине мәктәп янында көтеп тора иде. Ул вакытта телефоннар юк, шуңа күрә ул мәктәпкә килеп соңгы дәрес беткәнне көтеп торган. Армиядә хезмәт итеп кайткан, эшли, миннән 5 яшькә зуррак иде.

Очрашып йөри башладык. Ул минем «үсеп» җиткәнне сабыр гына көтте. Миңа 18 яшь тулуга ук өйләнештек. Зур мәхәббәт! Иремнең әнисе белән бер өйдә яши башладык. Урын җитәрлек иде, кайнанам да миңа — яшь киленгә хуҗалыкны алып барырга ярдәм итеп торды.

Ә менә хәзер, 25 ел узгач, иремне хуҗалык эшләреннән читләштереп нинди зур ялгышлык кылуымны аңладым. Кибеттән азык-төлекне үзем төяп алып кайттым, ашарга әзерләдем, җыештырдым, юдым… Башта ирем булышырга теләп карады, ә мин гел кире кагып килдем, әмма соңыннан ул ярдәм итәргә талпынып та карамады. Һәм муенга менеп атланды.

Хәтта ашаган вакытта үзенә чәнечке дә алмас булды, ә әзер ризыкны җылытып ашау яки әзерләү турында әйтмим дә инде. Бервакытта да үзе генә кибеткә барып әйбер алмады, ә соңрак кушып җибәргәнне дә алмас булды. Алып килеп, минем әйбер алганны гына көтеп тора.

Иң аянычы бу да түгел, ул минем өчен ныклы терәк була алмады. Без шушы еллар буе әнисе белән аның өендә яшәдек. Ә ирем ихатада бер генә эш тә эшләргә теләмәде. Йорт искереп бетте, буяулары кубып төшә, түбәсе алама, тәрәзәләрне дә күптән алмаштырырга кирәк. Өй эченә ясалган ремонт та сүз өчен генә инде.

Мөгаен, бу минем хатадыр, аны үзем читләштердем. Хәтта кайнанам да миңа шулай дип әйтә. Аңа яңа йорт алу яки шушы булганын зурайту, ныгыту өчен этәргеч бирергә кирәк булган. Безнең үзебезнең бер генә әйбер дә юк бит — барысы да әнинеке. Аның белән берәр нәрсә була калса, балалар белән безгә берни дә калмаячак. Иремнең бу йорттагы бер нәрсәгә дә өлеше юк.

Ирем эчми, тартмый, әмма ул бик сүлпән кеше. Эше дә ардыра торган түгел инде, әмма ул эштән соң берни дә эшләргә теләми. Ир-ат эшләре белән дә кызыксынмый, өй өчен, гаилә өчен күбрәк акча эшләргә дигән теләге дә юк. Балалар үсеп җитте, олы кызым кияүдә. Төпчек кызым башка шәһәрдә укый, егете дә бар, монда әйләнеп кайтыр дип уйламыйм да.

Ә менә «балама» әверелгән ирем үзе алмашка берни бирә алмаса да, гел игътибар таләп итә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100