«Ирем, балам юк һәм мин бәхетле» - ялгыз хатын-кызлар үзләрен ничек хис итә?
Без ялгыз хатын-кызларны жәлләргә күнеккән, аларны бәхетсез, бичара, ялгыз дибез. Күрешкәндә туганнары да «Нәрсә, кияүгә чыкмадыңмы әле? Кайчан бәби алып кайтасың соң, вакыт бара, картаеп бетәсең бит?» дигән кебек мәгънәсез сораулар биреп җаннарын ашый әле андый хатын-кызларның. Ирсез, баласыз хатын-кызлар чыннан да үзләрен бәхетсез хис итәме?
«Дустымның иреннән бала табарга теләдем»
Гөлшат, 47 яшь, маркетинг компаниясендә белгеч:
Балам, ирем бармы-юкмы, миңа барыбер. Мин беркайчан да моңа омтылмадым. Миңа үз-үзем белән дә бик рәхәт, чөнки мин үзем өчен иң яхшы дус һәм фикердәшче. Дус кызларымның да мине сатканы, алдаганы булды, очрашып йөргән ир-атлар да мыскыл итеп ташлап китте. Булды, җитте, башка газап чигәргә теләмим.
18 яшь тулгач бер музыкант егет белән бергә яши башладым, соңрак ул шактый танылган бер төркемдә солист булды. Ләкин ул вакытта бу бала-чагаларча мәхәббәт иде. «Гражданский брак»та дүрт ел яшәдем. 22 яшьтә миндә неврастения (психик тайпылышы, невроз) башланды. Егетемнең дуслары белән төн уртасында кайтулары, кычкырыш-талашлар, хыянәт, безнең ятакта башка кызлар белән йоклавы... Мин боларга озак түзеп яшәдем. Ә соңыннан тоттым да кире әни янына күченеп кайттым. Әнием – бу тормыштагы иң якын, кадерле кешем. Ул һәрвакыт аңлый, ярдәм итә, кочагына сыендыра. Аның белән рәхәт, нәкъ балачактагы кебек. Мин ярыйсы гына чибәр хатын-кыз, бөтен нәрсәм үз урынында.
Ә 28 яшьтә тагын бер ир-атны очраттым, ул мине үзе белән Мәскәүгә алып китте. Аның белән бер ел яшәдем дә, бу тоткынлыктан качып кайттым. Коточкыч көнләште ул! Хәтта чүп чиләгенә ыргыткан чекларны да кире алып тикшерә иде. Мин кабат әни янына кайттым. Ул берни дәшми генә мине кочагына алды. Мин ул вакытта берничә көн елап кына яттым. Башкача ир-атлар белән мөнәсәбәтләр барып чыкмады.
38 яшемдә үзем өчен бала табарга теләдем. Әмма акыллы, практик кеше буларак, бу мәсьәләгә дә фәнни яктан карадым. Дус кызымның ире миңа күптән күз атып йөри иде инде. Ниндидер бер кичәдә аның белән күрешергә сүз куештык. Мин аны 15 еллап беләм инде, акыллы, сау-сәламәт ике баласы бар. Искиткеч генетика. Очраша башладык. Айга бер тапкыр, миңа кирәк көннәрдә очраша идек. Бер елдан соң мин медицина тикшеренүе уздым. Әмма диагноз сөендерерлек түгел иде: мин балага уза алмыйм. Әле җитмәсә, аналык көпшәсенең берсен алдырган идем. Һәм шушы вакытта дус кызым барысын да белде. Ялгыш белде. Ызгышлар, талаш, күңелдә коточкыч юшкын калды. Аларың гаиләсе кире кушыла алмады. Дустымның иренә дә хисләрем юк иде. Әлегә кадәр шуңа үкенәм. Баш-аягым белән эшкә чумдым.
Хәзер миңа 47 яшь. Тышкы кыяфәтем яхшы, үз яшемә караганда күпкә яшьрәк күренәм. Акчаны яхшы эшлим, сәяхәт итәм. Кешегә ияләшмәс өчен бер бик яхшы ысул таптым: ял итәргә барыр өчен иптәшкә төрле сайтларда «попутчиклар», үз яшемдәге хатын-кызларны табам. Алар белән рәхәтләнеп ял итәсең дә, соңыннан тыныч кына төрле шәһәрләргә таралышасың. Эштә ике дус кызым бар, алар белән аралашам. Концертларга, театрларга йөрим. Шулай да, миңа үз-үзем белән рәхәт. Ни өчен мәҗбүри рәвештә гаиләгә бәйле булырга, бала табарга кирәк соң? Кем уйлап тапкан мондый кагыйдәләрне?
Минем яшьтәге ялгыз хатын-кызлар бик күп, әле алардан үз балалары акча суыра. Өемдә дә тәртип, хәтта песием дә юк. Кемнәндер сине карт кыз дип әйтүләрен ишеткәч, көлке булып китә. Мин яшь әле, фитнеска, бассейнга йөрим, рәхәтләнеп кыйммәтле күлмәкләр киям, затлы косметика кулланам. Ир-атларның үземә күз төшергәнен, игътибар иткәнен дә сизәм. Димәк, иң мөһиме – эчке гармония. Һәм миндә ул бар.
«Минем хәлне ялгызлар гына аңлар»
Нәфисә, 52 яшь, социаль хезмәткәр:
Хәзер мин бик еш елыйм. Бигрәк тә болытлы, күңелсез һава торышы булганда. Мин еш кына тәрәзәдән күзәтәм. Беренче катта яшим, тәрәзәләр гел кеше йөри торган, шау-шулы урам ягына карап тора. Юл аркылы гына балалар бакчасы, бераз читтәрәк трамвай тукталышы. Җәен ачык тәрәзәдән кешеләр сөйләшкәнен, балаларның елаганын, көлгәнен ишетәм. Ә мин ялгыз яшим. Карт кыз дип әйтергә була инде мине. Нишләтәсең, язмыштан узып булмый.
Кайчандыр бер ир-атны бик яраткан идем. Айзат өйләнгән иде. Хатыныннан, баласыннан китеп, әле минем янга килде, әле кире гаиләсенә кайтты. Шулай ун ел дәвам итте. Намусым тынгы бирмәде, әлбәттә, ләкин үз-үземне берни эшләтә алмадым, Айзатны үлеп ярата идем. Аңа бала табып бирергә теләдем, балага уздым. Ә ул аборт ясатырга акча бирде. Ясаттым һәм араны өзәргә булдым. Шул вакытта бер иптәш кызымның абыйсы минем арттан йөри башлаган иде. Бик игътибарлы, кайгыртучан иде ул. Әмма үземне мәҗбүр итеп, аның белән йөри алмадым. Тагын Айзат белән очраша башладым. Ул миңа күченеп килде, ул вакытта миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Әмма ярты елдан соң ул кабат хатынына кире кайтты. Ул вакытта миңа 35 яшь иде.
Менә шул вакыттан бирле бер генә ир-ат белән дә очрашканым булмады. 16 ел дәвамында мин ялгыз. Фатирымда япа-ялгыз яшәп ятам, хәтта ремонт та ясый алмыйм. Авырганда су бирүче дә юк. Ә мин үземне кайгыртуларын, иркәләүләрен телим, кемгәдер кирәк, кадерле буласы килә... Эштә кеше күп, әмма дуслар аз. Туганнардан да апам һәм аның ире генә бар. Әти белән әни күптән вафат инде. 11 сыйныфта укучы племянницам бар. Ул кечкенә чакта аңа кирәк идем әле. Ә хәзер сирәк кенә килә, имтиханнарга әзерләнә. Хәер, безнең мөнәсәбәтләр дә ул кадәр җылы, якын түгел инде.
Бары тик бернәрсәгә генә үкенәм. Нигә теге вакытта дустымның абыйсына кияүгә чыкмадым икән? Бик яхшы егет иде бит, югыйсә. Үземнең тилелегем аркасында ялгыз калдым. Ә ялгызлык бик авыр ул, таш кебек басып тора. Торсаң да ялгыз, ятсаң да ялгыз. Минем хәлне ялгызлар гына аңлар. Тирә-якта балалар, парлар, гаиләләр булганда бигрәк тә авыр. Үземне корыган агач кебек хис итәм. Бу дөньяга ни өчен туган мин? Үзем яшәгән шушы 50 елда нәрсә эшләдем инде? Хәтта үземне бәхетле дә итә алмадым. Бернәрсәнең ямен, гамен күрмим.
«Карт кыз дигәннәрен яратмыйм»
Рания, 43 яшь:
Гомер шундый тиз үтә икән. 43 яшемә җитеп, ничек ялгыз, баласыз калганымны да сизмәдем. Кияүгә чыгарга теләмәдем, балалар белән дә ничектер барып чыкмады. Әни буласы килү теләге көчле булмагандыр, бала тапсам да, кияүгә чыгып, яраткан кешемнән табасым килде. Минем даирәдә балалы дусларым күп, шуңа күрә бала-чага белән аралашу җитмәде дип әйтә алмыйм. Мине берәрсе карт кыз дип әйтеп кенә карасын! Әле минем әти белән әни һаман да палаткалар корып тауларда йөри, мине дә үзләре белән алып чыгып китәләр. Хәтта үземне күпмедер дәрәҗәдә бала кебек хис итәм. Дус кызларым миннән 10-15 яшькә кечерәк. Иртәнгә кадәр төнге клубларда биибез. Ир-атлар белән мөнәсәбәтләрем юк.
Әмма мин газапланып ятмыйм. Әллә минем таләпләрем бик югары шунда, әллә бездә дөрестән дә чын ир-атлар юк. Берсе дә күңелдә дәрт уятмый. Секс булмаганнан да артык интекмим. Вакытым юк минем: эш, тренировкалар, дуслар белән аралашу, яңа проектлар... Өйгә кунарга гына кайтам. Мондый тормыш ритмы белән тын алырга да вакыт юк. 60 яшькә җиткәндә ялгызлыгымнан акылдан шашмасам ярый дип уйлыйм һәм шунда ук үземә: «Тукта! Нинди ялгызлык? Тирә-ягыңда сине яраткан күпме кеше бар. Дусларым балаларын еш кына минем белән калдыра. Бөтен бәйрәмнәр бала-чага белән уза. Әле 60 яшьтә дөнья гизәргә уйлыйм. Ә бәлки нәкъ менә 43 яшьтә насыйбымны очратырмын, бала да табармын...» – дип әйтәм.
Табигать тарафыннан хатын-кызга бирелгән миссияләрне (ир хатыны, әни булу) үтәмәүдән бер генә комплексым да юк. Үземнең яшем дә ошый миңа: тилелек, иләслек әзрәк, ә мөмкинлекләр һәм акыл күбрәк. Чит илләрдә яшәүче дус кызларым әле кияүгә чыгарга җыена гына. Балалар белән авыррак булыр инде аларга. Бала табу, бала карау - җаваплылык бит. Әмма моңа омтылырга кирәк дип уйлыйм. Һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Карт кыз дигән сүзне яратмыйм. Әлбәттә, мин саф кыз түгел инде, ир-атларны да яратам. Әмма үземнекен, үз насыйбымны очратырга телим. Алла боерса, андый ир-ат табылса, бала да табармын. Ә әлегә миңа бик рәхәт!