Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ирем атыш турында хәбәр итмәгән булса, һәлак булучылар тагын да күбрәк булыр иде»

Эдуард Журавлев авыр яралардан хастаханәдә үлә. Аңа нибары 35 яшь була. Ул махсус билгеләнештәге отрядта (спецназ) элемтәче булып хезмәт итә. Махсус хәрби операция башлангач ук, беренчеләрдән булып китә. Снарядлар уты астында ул атыш турында хәбәр итәргә ташлана һәм авыр яралана. Иренең батырлыгы турында «Татар-информ»га аның тормыш иптәше сөйләде.

news_top_970_100
«Ирем атыш турында хәбәр итмәгән булса, һәлак булучылар тагын да күбрәк булыр иде»
Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Хезмәт итү юлын Санкт-Петербургта башлады, шунда ук тәмамлады да»

Журавлевлар гаиләсе 10 ел бергә яшиләр. Хәзер хатыны Эльмира 11 яшьлек кызын һәм 8 яшьлек улын ялгызы тәрбияли. Үзенең мәхәббәте, авыр югалту тарихы һәм иренең батырлыгы турында Эльмира, мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен, сөйләргә була.

«Моны искә төшерү миңа бик авыр, әмма мин сезгә барысын да сөйләрмен», – дип сөйли башлады Эльмира.

Эдуард Журавлев спецназда 17 ел хезмәт итә, берничә тапкыр «кайнар нокталар»да командировкада була.

«Ирем Удмуртиядә пешекчеләр көллиятен тәмамлый. Ул Грахов районы Мещеряково авылыннан. Укудан соң армиягә китә. Аны Ленинград өлкәсенә җибәрәләр. 3 айдан соң ул инде контрактка кул куя. Шулай итеп Ватанына хезмәт итә башлый. Аның соңгы хезмәт итү урыны Казандагы хәрби частьта булды, хәзер без шунда яшибез. Аны күп тапкырлар Чечня, Дагыстанга җибәргәннәре булды. Минем ирем – патриот, ул хезмәтен бик ярата иде. Беркайчан да зарланмады, хезмәтенә тулысынча бирелгән кеше иде. Шулай парадоксаль килеп чыга: ул үз хезмәтен Питерда башлады һәм шунда ук тәмамлады да – госпитальдә вафат булды», – дип сөйли Эльмира Журавлева.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Ул медальләрен әкрен генә суыткычка куя бара иде, мин аннары таба идем»

Эдуард Журавлев спецназда элемтәче булып хезмәт итә. 2022 елның февралендә аны Белгородка хәрби өйрәнүләргә җибәрәләр.

«Ирем бик яшертен иде, ул беркайчан да эштә нәрсә булганын сөйләмәде, беркайчан да: «Карагыз, мин нинди яхшы кеше!» – дип, күкрәк какмады. Беләсезме, ул медальләрне ничек алып кайта иде? Ул аларны әкрен генә суыткычка куя бара иде, ә мин аларны очраклы рәвештә генә таба идем. Ул бар эшне дә дәшмичә эшләде, эш кешесе иде», – ди Эльмира.

Махсус хәрби операция башлангач, Эльмира иренең вакыйгаларның үзәгендә булуын аңлый.

«Аның 10, 20 көн дә элемтәгә чыкмаган вакытлары булды. Гадәттә, ул, мөмкин булганда, ничек итеп булса да, шалтыратырга тырыша иде. Июнь аенда ул ялга бөтенләй башка кеше булып, үзгәреп кайтты. Элек ул кунакка барырга яратмый, күбрәк өйдә булырга яратса, кайткач, каядыр чыгып китә башлады. «Тормыш бер генә, егетләр, бер мизгелдә ул да үтеп китәчәк», – дип әйтә иде. Ул сугышта күргәннәрен бик сайлап кына сөйләде, барысын да түгел», – дип искә ала Эльмира.

4 сентябрь көнне өенә кайта да, тормыш иптәшенә махсус хәрби операциягә китүе хакында хәбәр итә.

«Минем паника башланды. Мин аңардан пенсиягә чыгуын сорадым. Ул вакытта аның инде күп еллык хезмәт стажы бар иде. «Син нәрсә, анда безнең егетләр. Аларны ташлыйммыни? Барырга кирәк!» – дип җавап бирде. Беләсезме, ул икенче тапкыр киткәндә, бик күңелле иде, миңа «барысы да яхшы булыр» дип вәгъдә итте. Мин аны озатканда, ул миңа «мин сезне яратам» дигән язу калдырды. Мин аны шундый саклыйм. Минем ирем өчен ниндидер язмалар язу – көтелмәгән нәрсә, чөнки ул һәрвакыт бик кырыс булды», – дип уртаклашты ул.

Эдуард ничек кенә күңелле һәм тыныч булып күренергә тырышса да, Эльмира борчуын җиңә алмый. Ире ачкычларга билге куеп, кайсысы нинди йозак яки тартмадан икәнен аңлата башлагач, аеруча борчуга сабыша. «Кирәге чыкса», – дип куя үзе. «Ул нәрсәдер сизгән кебек иде», – ди Эльмира. 7се көнне аны фронтка озаталар.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Барысы да яхшы, мин Белгородтагы госпитальдә ятам»

«Аның белән даими элемтә булмады. Менә берсендә 5 көн шалтыратмый торганнан соң, ниһаять: «Матурым, сәлам! Барысы да яхшы. Мин Белгородта, госпитальдә ятам», – диде. Ул үзенең барлык иптәшләре һәлак булуын һәм аларны бик нык бомбага тотуларын сөйләде. Шунда да ул үзенең авыртуларына зарланмады. Батырларча түзде», – дип искә ала геройның хатыны.

Ул вакытта Эдуард Журавлевка инде беренче операцияне ясаган булалар: бер бөерен алалар. Аннары аны Санкт-Петербург госпиталенә күчерәләр. Эльмира шунда ук ире янына килә. Яралы ирләре янына керткәнче, аңа һәм башка сугышчыларның хатыннарына ирләреннән нәрсә сорарга яраганын һәм нәрсә ярамаганын аңлаталар.

«Безгә барысын да аңлатып бетергәнче, ул берничә тапкыр шалтыратып, кайдалыгымны сорашты. Палатасына кереп барганда, коточкыч әйбер күрдем. Тагын бер операциядән соң аның бөтен җире бәйләнгән, төрле трубкалар чыгып торган булса да, мине яткан килеш каршы алмас өчен, иптәшләреннән үзен утыртырга ярдәм итүләрен сораган», – ди Эльмира.

Ир белән хатын 2 көнне бергә үткәрәләр. Эльмира әйтүенчә, бергә яшәгән гомер эчендә дә ишетмәгән матур, җылы сүзләр ишетә ул иреннән.

«Ул корырак иде, ягъни, артык сүзләрсез генә яратты. Ул вакытта миңа бәла безне читләтеп үткән кебек тоелган иде. Яралы булса да, исән. Мине куып чыгара башлаганчы аның янында утырдым. «Журавлева, палатадан чыгыгыз!» – дисәләр дә, тагын беразга калырга сорадым», – дип искә ала ул.

Госпитальдә Эдуард хатынына үзенең иптәшенең ничек итеп һәлак булганын сөйли. «Мин аны күрдем дә: «Братан», тор! Тор!» – дип кычкырам. Ә ул тора алмый, күз алдына китерә аласыңмы?» – дип, Эльмира иренең сүзләрен искә төшерә.

Әлеге вакыйганы Эдуард берничә тапкыр кабатлый: күзен ача да шуны сөйли.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Ул ахырга кадәр үз бурычын үтәде»

«Аларны «Хаймарслар» утка тота. Өч снаряд җибәрәләр. Анда бер снарядта гына да меңләгән зарарлы элемент бар. Аларның барысы да янган. Эдик сөйләвенчә, ул шуышып барган, аннары аны шартлау дулкыны бер якка алып аткан, һәм ул аңын югалткан. Үзен ниндидер солдат күтәреп алып барганда аңына килә. Без ул егетнең кем булганын белә алмадык», – диде дә Эльмира, күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Атыш башлангач, Эдуард элемтә ноктасына ташлана һәм үз бүлегенә аларны бомбага тотулары турында хәбәр итә.

«Мөгаен, ул дөрес эшләгәндер, әмма миңа исән ир кирәк. Мин аның ни өчен шулай эшләгәне турында еш уйланам. Өстән явып торучы снарядлар астында ул элемтә үзәгенә омтыла. Бәлки, әгәр дә ул кайдадыр булса яшеренгән булса, исән дә калган булыр иде... ләкин ул яшеренмәгән, соңгы сулышына кадәр үз бурычын үтәгән. Шулкадәр патриот булып, бөтен нәрсәдән ваз кичеп, Ватаның өчен ут астында чабарга кирәк бит», – дип, Эльмира елап җибәрә.

Соңрак Эльмирага Эдуард бу ут турында хәбәр итмәгән булса, үлүчеләр һәм яраланучылар саны тагын да күбрәк булырга мөмкин икәнен сөйлиләр.

«Шуннан соң да ул миннән: «Хәзер мине комиссовать итәләрме инде?» – дип сорады. «Син нәрсә? Башта караватыңнан тор әле!» – дим. Күз алдыгызга китерәсезме, ул шушы хәлләрдән дә соң да, кире кайтырга җыена иде! Комиссовать итсәләр дә, яхшы булыр, дип уйладым. Ул яшелчәләр үстерергә бик ярата иде. Мин аңа шунда «ферма ачарбыз, син анда суган үстерерсең» дип вәгъдә иттем», – дип сөйли Эльмира.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Мин гел аның аягын кочаклап утырдым»

Бер көнне, Эльмира ире янына килгәч, аны начар хәбәр белән каршы алалар: Эдуардны яңадан реанимациягә күчерәләр.

«Аның янына сугышып диярлек кердем. Мине бик озак вакыт кертергә теләмәделәр. Мин – хәрби хатыны, минем аның янында булуым кирәк. Төнлә аның хәле начарлана, кан китә, һәм аңа тагын бер операция ясыйлар. Снаряд төшеп, үпкәсе, бөерләре шартлый, эчәклекләре яраланып бетә, аягына эләгә, алдагы барлык тешләре коелып төшә. Шулай ук аның үт куыгы да шартлый, үт суы бөтен организмга таралуы хәлләрне тагын да катлауландыра», – дип аңлата ул.

Геройның хатыны табибларның даими рәвештә яңа трубкалар өстәп торуын, иренә кагылуы тагын да авыррак булганын искә төшерә.

«Мин гел аның аягын кочаклап утырдым. Миңа тагын нәрсә кала иде инде. Ул көнне мин аның белән кичке 10га кадәр утырдым да, мине тагын куып чыгара башладылар. Мин тагын беразга калырга үтендем», – ди Эльмира.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Дога укыйсы гына кала

Иртән ул госпитальгә килгәч, иренә кабат операция ясаганнарын әйтәләр. Эльмира табиб белән сөйләшү өчен 5 сәгать буе ординатор бүлмәсе янында басып тора. «Ул наркоздан соң йоклый, аның янына керергә ярамый», – диләр аңа.

«Миңа иртәгә килергә куштылар. Мин тыныч күңел белән кунакханәгә кайтып, икенче көннең иртәсен көтә башладым. Ул көнне дә миңа килмәскә куштылар. Нәрсәдер булган икәнен аңлап, ирем янына омтылдым. Шунда миңа аның комага киткәнен әйттеләр. Ул нәкъ кинолардагыча, аппаратлар астында ята иде. Мин еламаска тырыштым. Бөтен вакытны ирем белән үткәрдем, аны карадым, юындырдым, аның белән гел сөйләшеп тордым. Шунда бер төрле көннәр башланды. Ирен карый торган тагын бер хатын белән таныштым, һәм без икәү көн дә госпитальгә эшкә йөргән кебек килә башладык», – ди ул.

Ике хатын бергә төньяк башкаланың гыйбадәтханәләре һәм изге урыннары буйлап йөргән, дога кылган.

«Без шәмнәр куйдык, изге сулар алып килдек. Ирем аякка бассын өчен, мин, мөгаен, шәһәрдәге барлык изге урыннарны да әйләнеп чыкканмындыр. Мондый хәлләрдә Аллага бик нык ышана башлыйсың, чөнки синең башка таяныр әйберең калмый», – ди Эльмира.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Күпне үткәннән соң, миңа «хәлләре яхшы түгел» диләр»

Иренә кабат операция ясыйлар, тик хәлләре яхшырмый.

«Иремнең хәле начарланганын күреп тордым, трубкалары да өстәлеп кенә торды. Беркөнне табиб мине үз янына чакырды: «Эльмира Наилевна, ирегезнең баш миендә гипоксия башланды», – диде. Аннан чыктым да уйлыйм: «Булса соң, без алфавитны да кабаттан өйрәнербез, барысын да эшләрбез. Кешене бит аякка бастырып була? Ул бит шулхәтле юл узды, ә хәзер миңа «хәлләре начар» дип сөйләп торалар», – дим.

Тормыш иптәше ире караваты янында утырып, аның белән сөйләшүен дәвам итә. «Ул сезне ишетә, күрәсең. Җиһаздагы күрсәткечләр үзгәрә», – ди табиб берсендә. Бу сүзләр Эльмираны канатландырып җибәрә.

«19 октябрьдә без кабат госпитальгә килдек. Дустымны керттеләр, ә мине күргәч, әллә нишләделәр. Хәзер искә төшергәндә дә хәлләрем начарланып китә. Алар, хәзер минем янга табиб киләчәк, диделәр. Иң беренче булып, башыма, иремне аппаратлардан өзәргә телиләрдер, дигән уй килде. Бөтен дөнья акчаларын бирергә риза идем, ирем генә исән калсын. Ул үлгәндер дип уйламадым да», – дип искә ала ул.

Аны табиб янына чакыралар, шәфкать туташлары урап ала... Моны искә төшерү Эльмирага авыр иде, дәвам итәр өчен көч табарга тырышып, ул тирән итеп сулыш алды.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«55 минут буе реанимация ясадылар»

«Эльмира Наилевна, бүген сәгать 11.55тә ирегез китеп барды», – дигән сүзләр мәңгегә хәтергә сеңеп калды. «Ничек инде? Мин, балалар... мин аларга нәрсә дип әйтим?» – дигән сораулар кайный хатын башында.

Эльмира бу вакытын начар хәтерли. Урамга чыккач ук, ул асфальтка аңын җуеп егыла.

«Алар миңа ярдәм итәргә тырыштылар. «Беләсезме, ул монда нинди кыяфәттә килде? Яралы, пычрак. Ул сезнең бик көчле. Авыртса да, түзде, эндәшмәде. Башкалар кычкыра, ә ул түзә иде», – диләр. Ул чыннан да бик батыр иде: беркайчан да еламады, уфтанмады. Ул үлгәндә, табиблар аңа 11 кубик адреналин кадаганнар һәм 55 минут реанимация ясаганнар. Йөрәге эшләп кенә китә дә кабат сүнә. Аның өчен соңга кадәр көрәштеләр», – дип сөйли Эльмира.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Без бик бәхетле идек»

Ачыкланганча, ул вакытта Эдуард Журавлев госпитальнең иң авыр пациенты була. Шулай да, табиблар аның исән калачагына ышана.

Авыр хушлашуга әзерлек башлана. Санкт-Петербургка Эльмираның дусты һәм сеңлесе килә.

«Миңа хәрби частьтән шалтыратып, документлар әзерләүне сорадылар. Ә минем көчем юк, нәрсәдер әзерләү түгел, мин моңа ышана да алмадым. Без аның белән шулкадәр көрәштек, ә монда шулай килеп чыкты», – дип сөйли геройның хатыны.

Геройның җәсәден Казанга 24 октябрьдә алып кайталар. Икенче көнне Эдуард Журавлевны Геройлар Аллеясында җирлиләр. Узган елның февралендә тол хатынга аның Батырлык ордены тапшырылды.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Ул хастаханәдә үк үзенең бүләккә тәкъдим ителгәнен сөйләде, ләкин миңа анысы мөһим түгел иде. Минем өчен иң мөһиме – аның исән калуы иде. Мин аны кире кайтарып булмаячагын беләм, аңлыйм. Хәрби частькә килгәч, аның хатыны булуым белән бик горурланам. Барысы да аның турында бик яхшы сөйлиләр. Хезмәт итү дәверендә ул беркайчан да, беркемгә дә начарлык эшләмәгән, аның турында бары тик яхшы әйберләр генә хәтерлиләр. Мин дә аның турында бернинди начар сүз дә әйтә алмыйм. Без бик бәхетле идек. Гаилә тормышыбыз бик бәхетле булды», – дип йомгаклады сүзен Эльмира.

Фото: © Журавлевлар гаиләсенең шәхси архивыннан

«Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100