Ирем әнисе белән бергә мине гаиләдән куып чыгарды да, хәзер «бала хакына» кушылырга тели
Никахлар күкләрдә языла диләр. Белмим, бәлки шулайдыр да. Тик менә алар тәгаен җирдә таркала, җитмәсә иң якын кешеләреңнең «ярдәме» белән.
Без Марат белән эштә таныштык. Ул безнең бүлеккә система администраторы булып килде. Озын буйлы, килбәтсезрәк гәүдәле, әмма мөлаем карашлы һәм оялчан елмаюлы иде. Компьютер белән ярдәм итүен сорагач, аның кыенсынып куюы шундук ошады миңа.
Сигез ай очрашып йөргәннән соң ул мине әнисе белән таныштырды. Бу очрашуны ни өчен озакка сузганын аңладым инде соңыннан.
Рузалия апа мине өйләренә үлем зәхмәте алып килгән кеше кебек каршы алды. Юк, ул елмайды, дөрес сүзләр сөйләде, табын корды. Тик күзләре… Мин әле өстәл янына утырганчы ук, аның күз карашыннан хөкем карарын укып өлгергән идем.
Шул кичтән соң Марат үзгәрде. Сирәгрәк шалтырата башлады, очрашулардан качты, ниндидер сәер акланулар уйлап тапты. Мин башта нәрсә булганын аңламый йөдәдем, тик соңыннан аның әнисе белән телефоннан сөйләшкәнен очраклы гына ишетеп алдым. Рузалия апа берәм-берәм минем җитешсезлекләрне санады: киенүем дөрес түгел, белемем дә юньле түгел, гаиләм дә имин түгел икән. Соңгысы дөрес анысы – әти-әнием эчәргә ярата. Әмма мин бит башка, ул сазлыкка батмадым.
Марат миңа тәкъдим ясагач, бәхетем чиктән ашты. Мәхәббәт җиңде, дип сабыйларча беркатлыланып ышандым. Чынында исә, Марат минем һәм әнисе арасында бәргәләнеп арыган иде һәм компромисска барды – өйләнде, ләкин әнисеннән дә читләшмәде. Кайнанам моны шәхси кимсенү һәм җиңелү буларак кабул итте. Ә бу ханым җиңелүләрне кичерми иде.
Туй аннан-моннан гына узды. Кайнанам мәҗлес буе, бөтен кеше күрерлек, ишетерлек итеп елады, тик бу күз яшьләре бәхет-шатлыктан булмады. Туйдагы кунакларга берничә мәртәбә кычкырып «Марат үкенәчәк әле», дип кабатлады. Банкетта да таштай йөз белән утырды, «кан басымым уйный», дигән булып иң беренче кайтып китте.
Беренче елны аерым яшәдек, фатир ялладык. Матди яктан авыр булса да, мораль яктан чагыштырмача тыныч иде. Кайнанам улына көн саен, кайвакыт көненә берничә мәртәбә шалтыратты. Мин артык игътибар бирмәскә тырыштым. Моны нормаль хәл, әни кеше улы өчен кайгыра, дип үземне ышандырдым.
Мин балага узгач, барысы да үзгәрде.
Йөклелегемнең бишенче ае киткәч, Марат эшсез калды. Фатир өчен түләргә акча булмады һәм без кайнанам янына күчәргә мәҗбүр булдык.
«Вакытлыча гына», – диде ирем. Әмма «вакытлыча» ике елга сузылды.
Кайнанам теләгенә иреште – улын тулысынча үз контроленә алды һәм тәүлек әйләнәсе мине күзәтү мөмкинлеге дә туды.
Бала гаиләбезне берләштерер, дип уйлаган идем. Тиле булганмын. Кайнанам миңа тамчы да ярдәм итмәде. Әмма, адым саен хаталарымны төртеп күрсәтеп торды. Баланы дөрес тотмыйм, дөрес имезмим, биләүгә дә дөрес төрмим, гел кулда йөртәм…
Берсендә улым тешләре чыкканда төне буе елап чыкты. Миндә йоклый алмадым, иртәнгә суы сыгылган лимон кебек идем. Кофе пешереп эчим дип, кухняга кереп барганда кайнанамның Маратка әйткән сүзләрен ишеттем.
Кухняга кердем. Кулларым калтырый иде.
«Әни, мин төне буе бала белән йоклый алмадым. Мин шундый яраксыз әни булгач, бәлки бераз булышырсыз?» – дидем.
Ул миңа боздай салкын карашын төбәде.
«Ул синең балаң. Мин үз баламны үстердем инде, ә син үзеңнекен үстер. Булдыра алсаң, әлбәттә», – диде күз карашы белән бораулап.
Марат берни дәшмәде.
Мин аннан яклау, сыену эзләдем. Әни белән сөйләшеп каравын сорадым. Ул кул гына селтәде.
«Арттырма, әллә ни уйлап чыгарма инде. Әни безгә яхшылык кына тели», – диде.
Ә соңрак ирем дә әнисе сүзләрен кабатлый башлады. Янәсе, мин истеричка, барысын да күпертәм, баланы да карый алмыйм…
Ирем һәм кайнанам җайга салынган сәгать механизмы сыман, бер көйгә эшләде. Кайнанам коткы сала, мин кызып китәм.
«Менә күрәсеңме, әни хаклы», – дип, Марат башын селки.
Алар икәүләп мине акылдан язган хатын итеп калдырмакчы булды һәм мин дә үземне шулай хис итә башладым.
Улыма бер яшь тулгач минем нерв өянәге булды. Мин ванна идәнендә үкереп еладым, туктый алмадым. Тәнем бизгәк тоткандай дер-дер калтырады, тамагымнан улауга охшаша авазлар чыкты. Марат ишек янында миңа җирәнүле караш белән карап тора иде.
Бер атнада ул аерылышырга гариза бирәчәген, баланың үзе белән калачагын әйтте.
«Кара инде үзеңә. Синнән нинди әни чыга? Эшең дә, яшәр җирең дә, акчаң да юк. Нервыларың да бер таба түгел. Әни булышачак, ул вәгъдә итте», – диде ул.
Ә кайнанам улы янында басып тора һәм тантаналы елмаю белән баш кага иде.
«Борчылма, улыкаем. Кайбер кешеләрдән аермалы буларак, оныгымнан кеше ясый алам мин», – диде кинаяле елмаеп.
Мин карышмадым. Карышырга да, көрәшергә дә көчем юк иде. Булган әйберләремне бер сумкага җыйдым да киттем.
Әти-әнидән башка кайтып керер җирем булмады. Кайчандыр үзем чыгып качкан фатирга яңадан кайтып кердем. Перегар исе, пычрак савыт-саба, шешенеп беткән әни. Боҗра кабат йомылды.
Беренче атналарны мин ятып кына тордым. Түшәмгә текәлеп тик яттым. Вакыт-вакыт әти белән әни миңа аракылы стакан сузды – «эч, җиңелрәк булачак», янәсе. Берсендә эчтем. Аннан тагын, тагын…
Мине нәрсә туктатып калгандыр, белмим. Бәлки телефонда улымның фотоларыдыр, бәлки үз-үземне саклау инстинкты уянгандыр. Берсендә иртән көзгегә карадым да, анда әнинең чагылышын күрдем. Көзгедән нәкъ әни карап тора иде – шундый ук шешенгән йөз, шундый ук нурсыз күз карашы…
Мин чын мәгънәсендә укшытты. Бу сазлыктан тиз генә арынып та булмады. Ярты ел чамасы вакыт кирәк булды. Башта эш таптым, теләсә нинди эшкә риза идем, кибеткә кассир булып урнаштым. Соңыннан кечкенә генә бүлмә «снимать» итеп яши башладым. Соңыннан офиска сәркатип булып урнаштым. Хезмәт хакы күп түгел, әмма айныкын-айга төгәл биреп баралар.
Улым белән күрешү хокукын даулап судка мөрәҗәгать иттем. Көрәшергә әзерләндем, характеристикалар, төрле белешәләр җыйдым. Ә көрәш булмады. Марат үзе дә карышып тормады.
Бактың исә, кайнанам биргән вәгъдәләрен үтәргә җыенмаган икән. Без аерылышкан вакытта гына булышып йөргән, ә соңыннан – вәссәләм. Аны үз тормышы – иптәш хатыннары, шифаханәләр, тик менә няня булып ялланмаган икән. Ә Маратка чын няня ялларга туры килгән, ә бу бер дә арзан түгел.
Озак аерылып торудан соң улым белән беренче очрашу иң авыры һәм шуул ук вакытта иң бәхетлесе дә булды. Аңа ике яшь иде инде. Ул миңа сагаеп карады, танымады. Ә соңыннан көтмәгәндә кулларын сузды да: «Әни», диде.
Хәзер улымны гел күрәм. Марат каршы килми, киресенчә, шат та бугай. Күптән түгел, улыбыз минем белән яшәсен, дип сүз катты.
«Бәлки аны үзеңә алырсың. Аңа синең янда яхшырак булачак. Нәрсә дисәң дә, няня чит-ят кеше бит инде», – диде.
Мин баш селкедем.
«Әлегә юк, ала алмыйм. Мин коммуналка бүлмәсендә яшим. Ә синең аерым фатирың бар,урыны да яхшы. Улыбызга анда яхшырак. Әлегә», – дидем.
Бу «әлегә» дигән сүзне ишетмәмешкә салышты кебек. Тик башкасына ишарәләү җаен ычкындырмады:
«Кара, ни дип уйлаган идем… Бәлки яңадан кушылып карарбыз? Мин хаклы булмаганмын. Кызып киттем», – диде.
Мин аздан гына көлеп җибәрмәдем. Кызып киттем, имеш. Ике ел буе минем тормышымны агулап, җәберләп яшәү – кызып китү икән…
«Юк, Марат», – дидем каты гына.
«Нигә? Бала хакына, ичмасам...» – диде.
«Бала хакына бигрәк тә. Аның әнисен кешелектән чыгаруларын күреп үсүен теләмим. Син үз әниеңне сайладың, Марат. Менә аның белән яшә инде», – дидем.
Мин элекке ирем һәм балам тормышында кабат барлыкка килгәч, кайнанам да активлашты. Кабат шалтыратулар, төртмә сүзләр, минем урынымны күрсәтергә омтылулар. Әмма мин хәзер башка инде. Хәзер минем эшем, кечкенә булса да, яшәр җирем, ә иң мөһиме миндә – үзем бар. Гаилә корып югалткан һәм янәдән табылган ҮЗЕМ бар.
Улыма карыйм да, киләчәкне күрәм. Кайчан да булса минем дә кешечә фатирым булыр һәм улым да минем белән яшәр. Кайчан да булса, мин аның «әни» дигәнен ялларда гына түгел, ә көн саен ишетәчәкмен.
Ә Марат әнисе белән тормышын үзе хәл итсен. Бу үзе сайлаган язмыш һәм минем башка бу кешеләр белән бәйләнешәсем килми.