Доброволецларның, контрактникларның һәм мобилизацияләнгәннәрнең аермасы нәрсәдә
Иреклеләр (добровольцы, ирекле формированиеләрдә катнашучылар) мобилизацияләнгәннәрдән һәм контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләрдән аермалы буларак, хәрби хезмәткәрләр булып саналмый. Бу хакта «Оъясняем.РФ» сайты яза.
Иреклеләрнең хезмәт срогы контрактларының гамәлдә булу вакытына бәйле. Ә мобилизацияләнгәннәр һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр махсус хәрби операция беткәнче хезмәт итә.
Шул ук вакытта, махсус хәрби операциядә катнашучы иреклеләргә, мобилизацияләнгәннәргә һәм контракт буенча хезмәт итүчеләргә акча бер үк төрле күләмдә түләнә.